Бәраәт кичәсендә гыйбадәт

Мөбарәк дип саналган Бәраәт кичәсенең үзе һәм бу кичәдә кылынган гыйбадәт хакында фикерләр ике. Шулай, Бәраәт кичәсен аерым рәвештә хөрмәт итәргә, бу кичәгә махсус намазлар укырга кирәклеген сөйләүчеләр дә бар һәм шулай ук киресенчә, бу дөрес түгел дип әйтүчеләр дә бар.
Бу хосуста хәзерге әйтәчәк сүзебез шул, бу кичәне хөрмәт итәргә, мөмкин кадәр уяу уздырырга кирәклеге, бу төндә ялварган колларның кайсеберләреннән башка гафу ителәчәкләре турында сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сүзләре бар. Хәдисләрдә бу кичәгә хас аерым нинди дә булса берәр намаз турында әйтелмәгән булса да, төнен гыйбадәт белән уздыру, көндезен ураза тоту турындагы Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сүзләрен Тирмизи, Ибен Мәҗәһ кебек танылган хәдис галимнәре китапларына керткәннәр.
“Ихйа кылу”ны ягъни уяу уздыруны, гади йокысыз гына түгел, төрле гыйбадәт белән үткәрү дип аңлаталар. Ләкин бу гыйбадәтне намазсыз башкару – акылга сыймый, бигрәк тә шундый төндә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм “фарыз намазлардан соң иң өстен – төнге намаз” дип тәһәҗҗүд турында сөйләгән. “Дога кылмастан элек иң яхшысы – намаз, доганың кабул булуына тәэсир иткән нәрсә – намаз” дигән сүзләрен, күктәге тулган айга туры килгән календарь аеның 13,14,15 нче көннәрендә ураза тотып, төннәрендә мөмкин кадәр гыйбадәттә үткәрү хакындагы киңәшләрен исәпкә алып, Рәсүлуллаһ галәйһиссәләмнең төнлә намаз укый-укый аяклары шешеп бетүен аңлаткан сәхабәләр сүзләренә колак салып, бөек галимнәрнең, хәдисләргә таянып төнге нәфел намазларында сәҗдәләрнең, сәламнәрнең, ягъни рәкәгать санының артыграк булуы хәерле дигән хөкемнәрен һ.б. исәпкә алып халык арасында укырга гадәтләнелгән, календарьларда исә төрле рәкәгать саннары, нинди сүрәләр укуы һәм уку вакытлары аңлатылган төрле намазларның кадәре хәл теләгәннәр тарафыннан кылынуы мөмкин икәнлеге нәтиҗәсендә барыла. Дөресен бер Аллаһ белүче