Мәүлид ае

Мәүлид ае

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мәүлидин-Нәби, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне ел саен Рабигел-әүвәл аеның 12сендә билгеләп үтелә.

Мәүлид сүзе гарәп теленнән тәрҗемәсе – туу, туу вакыты дигәнне аңлата. Ислам динендә мәүлид – ул Аллаһның сөеклесе булган, Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешеләр һәм җеннәр өчен барча галәмнәргә җибәрелгән пәйгамбәрләрнең соңгы Илчесе, безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм исән булганда, аның туган көне үткәрелмәде. Пәйгамбәрлекнең тәмамлануына һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең ахирәткә күчүенә 300 ел үткәннән соң, Мәүлид бәйрәм буларак мөселман календарында үз урынын алды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рабигыл-әүвәлнең 12сендә, дүшәмбе көн, милади буенча 571 елның 20 апрелендә, фил елында дөньяга килде. Бер хәдистә әйтелгән: “Аллаһның Илчесе дүшәмбе көн бу дөньяга килде, дүшәмбе көн Мәдинәгә һиҗрәт кылды, дүшәмбе көн ахирәткә күчте. Дүшәмбе көн ул Кәгъбәдә хәҗәрүл-әсвәдне (ягъни кара ташны) урнаштырды

Дүшәмбе көн Бәдер сугышында җиңү яуладылар. Дүшәмбе көн “Мәидә” сүрәсенең: “Бүген Мин сезнең динегезне тәмам кылдым”, 3 аяте иңдерелде”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм туган кичтә бик күп гаҗәеп вакыйгалар булды. Кәгъбәдәге барча потлар йөзләре белән түбән төштеләр. Аларны янә урыннарына урнаштырып куярга теләсәләр дә, алар янә төшеп киттеләр. Мәдәин шәһәрендә Иран башлыгының 14 каланчасы ишелеп төште. Дәмәшыкътагы меңнәрчә еллар буена җансыз Сәмәвә үзәнлеге Пәйгамбәребез галәйһиссәләм туган көндә су белән тулды. Күктә яңа йолдыз кабынды һәм галимнәр Аллаһның сөеклесенең дөньяга килүен аңладылар. Кадер киченнән соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләм туган кич мөбарәк кичәләрдән санала. Мәүлид бәйрәме – ул Аллаһ Тәгаләнең кешеләрне хакыйкатькә өйрәтүче һәм аларга туры юлны күрсәтүче Үзенең Илчесен җибәргәне өчен Аңа шөкер итү. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Һичшиксез Аллаһ мөэминнәргә карата мәрхәмәтле булды ки, Ул үзләреннән аларга Аның аятьләрен укыган, аларны пакьләгән Китап вә хикмәтне өйрәткән бер пәйгамбәр җибәрде. Хәлбуки, элек алар апачык адашуда иделәр”. (3:164)

Мәүлид Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең бу дөньяга килүенә чиксез шатлану һәм аны яратуны һәм хөрмәт итүне аңлата. Күп кенә зәгыйфь мөселманнар мондый сорау бирәләр: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сәхабәләренә үзенең туган көнен үткәрү хакында Коръәндә һәм Сөннәттә дәлил бармы? Җавап шул: Мәүлид ул максат булып тормый. Моның максаты – ул Аллаһның Илчесенең бу дөньяга килүенә шатлану. Ә шатлыкка килгәндә, ул шәригатьтә канунлаштырылган гамәл генә түгел, ә һәрбер мөселманның вазыйфасы буларак билгеләнгән. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әйт: Аллаһның фазылы белән һәм Аның гына рәхмәте белән, шуңа гына шатлансыннар...” (10:58). Икенче бер аятьтә әйтелгән: “Һәм Без сине (әй, Мөхәммәд) барча галәмнәр өчен рәхмәт буларак җибәрдек”. (21:107). Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу аятьләрдән аңлашылганча, мөселманнар Аллаһның Илчесенең дөньяга килүенә шатланырга тиеш. Бу хакта Ибне Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) тәфсирендә әйтелгәнчә: Аллаһның игелеге – ул гыйлем, ә Аның рәхмәте – ул Мөхәммәд галәйһиссәләм. Болар барысы да Аллаһның әмере, Коръән Кәримдә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм – Аллаһның сөеклесе, Аллаһка буйсыну – ул Аның Илчесенә дә буйсыну, диелгән. “Әйт: “Аллаһка һәм Аның Илчесенә итәгать итегез”. Әгәр алар йөз чөерсәләр, Аллаһ кәферләрне яратмый”. (3:32) “...һәм Аллаһның Илчесен рәнҗетүчеләргә рәнҗетүче газап булачак. Алар сезгә ярар өчен Аллаһ исеме белән ант итәләр. Әгәр алар хак мөэмин булсалар, Аллаһ һәм Аның рәсүленә ярау (башкаларны канәгать 1әм әат итүдән) исә кирәклерәк”. (9:61-62)

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мәүлид – ул диннең нигезләренә һәм Коръәнгә һәм Сөннәткә каршы килмәгән күркәм бер гадәт. Пәйгамбәрләргә иман китерү һәм шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иман китерү ул иман шартларының берсе. Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә безне Пәйгамбәрне яратырга һәм салават әйтергә өнди. Мөселманнар Пәйгамбәр галәйһиссәләмне кеше һәм Аллаһның Илчесе буларак ихлас яратуларын күрсәтәләр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзенең туган көнен яраткан, бу дөньяга килүенең кадерен белгән, чөнки ул үз өстенә билгеләнгән вазыйфаның никадәр әһәмиятле булуын аңлаган. Ул дүшәмбе көн туган һәм бу көнен ул уразада үткәргән. Пәйгамбәребез e ни өчен бу көндә ураза тотасың, дип сорагач, ул болай дип җавап биргән: “Бу көндә мин туганмын, бу көнне мин кешеләргә хаклыкны ирештерергә юнәлдерелдем һәм бу көнне Коръән иңдерелде”. Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янына берәү килеп: “Әй Аллаһның Илчесе, Ахырзаман кайчан килер?” – дип сораган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аның соравына каршы: “Ә син ахирәт өчен нәрсә әзерләдең?” – дип сораган. Бу кеше: “Аллаһны һәм Аның Илчесен яратуны”, - дип җавап биргән.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Ул вакытта ахирәттә син бу дөньяда кемне яраткан булсаң, шулар белән бергә булырсың” – дигән. Аллаһ Тәгаләнең теләген үтәү, Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән бергә булу, аның шәфәгатен алу – нәкъ менә бу мөэминчелекләрне бирә Мәүлид. Бер бөек галим Мәүлид турында үзенең әсәрендә болай дип язган: “Кайбер кешеләрнең Мәүлидне олылаулары һәм аны бәйрәм итүләре ниятләре изгелек кылу һәм Аллаһның Илчесен олылау нияте белән башкарылганда саваплы гамәл”. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мәүлид ае дәвам итә һәм без әлбәттә бу айда күбрәк Коръән укырга, зикер кылырга һәм салаватлар әйтергә, кешеләргә Аллаһның Илчесенең тормыш юлы һәм пәйгамбәрлеге хакында сөйләргә, садака бирергә, фәкыйрьләрне ашатырга, туганнарны, дусларны кунак итәргә, кешеләрне Ислам диненә өндәргә тиеш булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – ул безнең өчен һәм барча мөселманнар өчен әхлаклылыкның үрнәге. Шуңа күрә Мәүлид – ул йөрәкләребездә иманны ныгыту, әхлагыбызны яхшырту, болар барысы да Аллаһның ризалыгының нигезе. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә иярү – ул Аллаһка иярү. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Пәйгамбәргә итәгать иткән бәндә Аллаһка итәгать иткән булыр. Әгәр берәү йөз чөерсә, Без бит сине аларга сакчы итеп җибәрмәдек” (4:80)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Мин сезнең өчен атаанагыздан һәм дөньядагы бөтен кешеләрдән дә сөеклерәк һәм хөрмәтлерәк булганчыга кадәр, сезнең берегез дә хакыйкый иман китерүчеләрдән булмас”. Вәгаземне тәмамлап Аллаһ Тәгаләдән безне һәм бөтен мөселманнарны туры юлга бастыруын сорыйм. Барыбыз да Коръән Кәримгә һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәтенә итәгать итсәк иде, Аллаһ Тәгалә әмер иткәнчә һәм Пәйгамбәребез кушканча гамәл кылсак иде. Аллаһ Тәгаләдән изге гамәлләребезне кабул итүен, гөнаһларыбызны, әтиәниләребезнең гөнаһларын һәм барча мөселманнарның гөнаһларын гафу итүен, ике дөнья бәхетен бирүен сорыйм. Әмиин.

Фәрхәд хәзрәт Мәүлюддин вәгазе

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...