Гыйбәдәт кешегә нинди файда бирә?

Гыйбәдәт кешегә нинди файда бирә?

Гыйбәдәт кешегә нинди файда бирә?

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Намаз (кешене) яман һәм гөнаһлы гамәлләрдән саклый” (“әл-Гәнкәбут” сүрәсе, 45 аят)

 

Аллаһ Тәгалә ирләргә һәм хатын-кызларга төрле вазыйфалар йөкләде. Димәк, һәркем үзенең тормышын Аллаһның әмерләре һәм теләге буенча үткәрергә тиеш. Бу дөнья вакытлыча, кайчан да булса ул юкка чыгачак, ә Ахирәт мәңгелек. Бер хикмәт иясе менә мондый киңәш биргән:

“Кеше бу дөньяда күпме яшәргә җыенуыннан чыгып тырышсын, кәсеп итсен. Шулай ук Ахирәттә күпме булачагына карап, Ахирәт өчен тырышсын, кәсеп итсен”.

Кешеләр бу дөньяда йөз елдан артык яшәмиләр, ә Ахирәттәге тормыш мәңгелек. Әгәр күк белән җир арасындагы бушлык бөртек белән тулган булса, мең ел буена бер кош берәр бөртекне ашап торса да, бу бөртекләр бетәр, әмма мәңгелек тормыш бетмәс.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, һәм үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, әлбәттә, аның урыны җәннәт булыр”. (“ән-Нәзигат” сүрәсе, 40, 41 аятьләр)

Үлемнең кайчан киләсен беркем белми, шуңа күрә кеше аның килүенә әзер булырга тиеш. Зур өйләрдә яшәү яисә бер-берең белән байлыкта көндәшлек итү – ул бу тормышның максаты түгел, киресенчә яшәешнең максаты – ул Аллаһны зикер итүдә һәм Аңа итәгатьле булуда.

Аллаһы Тәгалә байлыкны һәм табышны кешеләр арасында Үзе теләгәнчә төрле дәрәҗәдә бүлде. Кеше Аллаһ Тәгаләгә якынайсын һәм тәкъвалыкка ирешсен өчен, кирәгеннән артык малны саклап тотырга тиеш түгел, ә бәлки хәер-садака итеп тарату, күркәм эшләргә сарыф итү тиешле. Кызганычка каршы кешенең малы, байлыгы күбәйгән саен, зәкәт түләү теләге кими бара. Бу очракта күбрәк хатын-кызлар алтын-көмеш бизәнү әйберләре тоталар, әмма зәкәт түләргә оныталар.

Кайвакытта хатын-кызлар кунакларга аш әзерлисе булганга яисә хәле авыраеп торган сылтаулар табып намазларын калдыралар. Ялкаулану сәбәпле намазны соңга калдыру яисә бөтенләй укымау кешенең рухи халәте өчен яман хәл. Намазны калдыруның җәзасы җәһәннәм – ул ут казаны, аның ишекләре дә уттан ясалган. Әгәр берәү белә торып намазын калдырса, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә бу кешенең исемен җәһәннәмнең бер ишегенә язып куярга әмер итә. Кыямәт көнендә намаз калдыручыга һичшиксез шул ишек аша үтәргә туры киләчәк.

Һәрбер дини мәҗлеснең яки дини урынның билгеле бер әдәпләре бар. Коръән укуның һәм тыңлауның да үз әдәпләре билгеле. Чынаяк ялтыраганчы юылган булырга мөмкин. Әмма чынаяк әйләндереп капланган булса, ул бер тамчы суны да сыйдыра алмаячак. Ләкин бу бит суның гаебе түгел, ә гаеп чынаякта. Чөнки чынаяк тиешенчә куелмаган. Коръән укыла торган яисә өйрәтелә торган урынга Аллаһның бәрәкәте яңгыр кебек ява. Әмма бу бәрәкәтне бары тик ихлас һәм йөрәкләре игътибар белән тыңлаучылар гына файда алалар. Ә гафләттә булучылар, игътибарсызлар бернәрсә дә сизмәсләр, тоймаслар.

Аллаһ һәм Аның Пәйгамбәре галәйһиссәлам мактаган мәҗлесләр бу дөньяда бик сирәк була. Димәк, берәүгә шундый бәрәкәтле мәҗлестә булырга туры килсә, ул итәгатьле булып утырырга, игътибар белән тыңларга тиеш. Гарәп мәкалендә әйтелгәнчә, “Әгәр берәү нидер эзләсә, һичшиксез эзләгәнен табар”.

 

Резидә Замалетдинова

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...