Шөкер итүнең асылы

Шөкер итүнең асылы

Шөкер итү – ул адәм баласының үзенең зәгый-фьлеген тануы һәм Аллаһ Тәгаләгә ихластан шөкер итү.

 

Җөнәед Багдади бу хакта әйткән: “Шөкер итү – ул үз-үзеңне изгелеккә лаеклы дип санамау. Шөкер итүнең асылы ниндидер бер нигъмәтне күрү түгел. Аның асылы Аллаһ бүләк итеп биргән нигъмәтләрне итәгатьлек белән кабул итү һәм барча нигъмәтләр бары тик Аллаһтан гына икәненә төшенү”.

Шулай ук болай дип тә әйтелгән: “Шөкер итү – ул нигъмәтнең Аллаһтан булуына йөрәк белән инану һәм даими Аллаһка шөкер итү һәм Аны мактау”.

Шуны белегез, шөкер итә белү ул үзе Аллаһ Тәгаләнең бәндәсенә карата игелеге, бер нигъмәте. Әгәр Аллаһ сезне Аңа шөкер итә белүчеләрдән кылмаса, сез үзегез моны булдыра алмас идегез.

Муса пәйгамбәр Аллаһка мөрәҗәгать итеп әйтте: “Әй Раббым, Син Адәмне бар кылдың һәм аны фәлән-фәлән нигъмәтләр белән бүләкләдең. Ул ничек итеп Сиңа шөкер кылды?” Аллаһ Тәгалә вәхи кылып белдерде: “Ул барча нигъмәтләрнең Миннән икәнен белде һәм аның моны икърар итүе – ул Миңа шөкер итүгә тиң булды”.

Тәкъвалык әһелләре – ул Аллаһка якын булучылар, алар үзләрен Аллаһка тапшыручылар. Аллаһ Тәгалә Үзенә тәвәккәл кылган бәндәләренә хыянәт итмәс. Шулай ук тәкъвалы бәндәләргә үзләренең мактаулы сыйфатлары белән мактану хас булырга тиеш түгел, бары тик Аллаһка шөкер итәргә теләгәндә яисә башкаларга үрнәк булсын өчен күрсәтергә мөмкин. Башка очракларда тәкъвалы бәндәләр үзләренең мактаулы сыйфатларын яшерәләр һәм моны Аллаһ ризалыгы өчен кылалар. Алар оялу сәбәпле яисә кешеләрнең мактауларыннан куркып җәмәгать каршында чыгыш ясамыйлар. Мактауга бары тик Аллаһ кына лаек.

Имам Газали әйтүенчә, мактау ул макталучыга бары тик зыян гына китерә. Мактау аның күңелендә тәкәбберлекне арттыра һәм үз-үзен артык олылауга китерә. Кайвакытта ул мактауга шатлана һәм бу аның изге гамәлләрен боза. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр сез берәүне мактауларын күрсәгез, аларның йөзләренә туфрак атыгыз”.

Шәех Әбу Хәсән Шәзили болай дигән: “Аллаһ Тәгалә бер бәндәсенә игелек теләсә, Ул аның нәфесенең камиллеген яшерә. Аллаһ аны Үзенең пакь, ихлас колы итә”. Нәфес ияләшкән нәрсәләрдән, гыйлем һәм мәгърифәттән кол баш тартырга тиеш, хәтта бу яшерен рухи халәт булса да. Әгәр Аллаһ Тәгалә аны сайлап алса һәм аңардан канәгать булса, аның бернинди гыйлеме булмаса да, аңа бернинди зыян килмәс.

Галимнәр фикеренчә, Аллаһка шөкер итүнең иң кечкенә халәте тел белән шөкер итү. Теле белән шөкер итә белмәгән кешедән дә зәгыйфьрәк кеше юктыр. Мондый шөкер итү ул бөтенесен эченә алган булырга тиеш.

Дөреслектә, һәрбер нигъмәт өчен тиешенчә шөкер итү бар. Күзләр өчен шөкер итү – ул хәрам нәрсәне яисә кешеләрнең кимчелеген күргәндә карашны аска төшерү. Колаклар өчен шөкер итү – ул кешеләрнең кимчелекләре турында тыңламау, куллар өчен шөкер итү – ул чит кешенең малына кул сузмау. Аяклар өчен шөкер итү – ул Аллаһның әмерләре бозылган җирдән ерак булу. Тәннең башка әгъзаларына карата да шулай ук. Шөкер итүнең асылы шунда ки, Аллаһ биргән нигъмәтләрне тиешенчә куллану. Монда мөлкәт, тән, эчке һәм тышкы әгъзалар да керә. Шуңа күрә дә бу нигъмәтләрнең берсен тиешенчә кулланмасаң, бу нигъмәт өчен шөкер итмәү булып санала.

 

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...