Ата-анага мөнәсәбәт

Ата-анага мөнәсәбәт

Ата-анага мөнәсәбәт

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек белдереп): “Уф!” - дип тә әйтмә. (Сүз гамәлләре сиңа ошамаса да) аларга кычкырма, күркәм сүз әйт”. (17:23)

 

Аллаһ Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән ата-ананың күңелләрен мәрхәмәт һәм мәхәббәт белән бәрәкәтләндерде. Шуңа күрә ата-ананың балаларына карата булган мәхәббәте ул гадәти халәт.

Әгәр хайваннарны читтән генә күзәтеп торсак, аларның да үз балаларына карата бик игътибарлы булуын күрәбез. Мәсәлән, чыпчыкка карасак, ул кечкенә генә кошчык булуына карамастан, балалары өчен оя кора, аларны ашата һәм үстерә. Тавыкка карасак, ул зәгыйфь йорт кошы, әмма чебиләрен яклап ул хәтта мәчегә дә каршы чыга, канатлары белән кагынып чебиләрен саклый.

Адәм балалары Аллаһ Тәгаләнең иң күркәм мәхлуклары. Аллаһ Тәгалә кешеләрне акыллы итеп бар кылган һәм кеше үзенең баласына карата билгеле бер хис тойгылар белән яши. Шул ярату һәм кайгырту сәбәпле ата-ана баласын үстергәндә һәм тәрбияләгәндә бөтен нәрсәсен бүләк итеп бирергә әзер. Ә инде балалар тарафыннан ата-анага хөрмәт күрсәтү, аларга карата итәгатьле булу зарури хәл. Бала ата-анасына чын күңелдән хезмәт күрсәтергә һәм итәгатьле булырга тиеш.

Балаларга карата булган яратуның никадәр зур булуын бары тик ана кеше генә аңлый һәм белә ала. Мондый мәхәббәтне Аллаһ Тәгалә ана күңеленә салган. Бу ярату тау кебек аның бөеклегенә беркем дә ирешә алмый, шулай ук бу ярату океан кебек, аның тамчыларын беркем дә санап бетерә алмый. Баласы тыңласа да, тыңламаса да, әхлаклы булса да, булмаса да, ана кеше баласын барыбер ярата. Аллаһ Тәгаләдән соң һәм Аның Пәйгамбәреннән соң гөнаһлы кешене бары тик ана кеше генә ярата ала. Бу дөнья уңышка ирешүне һәм яхшылыкны ярата, нәфрәтне һәм хөрмәтсезлекне кире кага. Әмма нәрсә генә булса да, ана барыбер ана булып кала, балалары яхшымы, яманмы, ул алар өчен кайгыра һәм өзгәләнә.

Мөселман беренче чиратта Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш, Аллаһ Тәгаләдән соң рәхмәткә лаеклы кешеләр – ул ата-ана. Коръән Кәримдә бу хакта берничә аятьтә әйтелгән: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, ата-анага игелек кылыгыз...” (4:36)

Аллаһ Тәгалә мөэминнәргә ата-ананың нинди авырлыклар аша үтүен, бигрәк тә ананың баласын тәрбияләгәндә күргән авырлыкларын искәртә. Шуңа күрә алар үзләренә карата хөрмәткә һәм яхшы мөгамәләгә лаек булучылар.

Ата-анага итәгатьле булу – ул аларга бүләкләр бирү, алар белән гел матур һәм йомшак итеп сөйләшү, чит җирләргә киткәндә, аларның рөхсәтен алу. Ата-анага карата итәгатьлек аларның вафат булуы белән тәмамланмый. Без алар өчен дога кылырга, Аллаһ Тәгаләнең аларны гафу итүен сорап ялварырга тиеш булабыз. Мөселман һәрвакыт: “Әй Аллаһым, мине һәм минем ата-анамны гафу ит!” – дип дога кылырга тиеш. Балалар туганнарының вәгъдәсен үтәргә, алар исеменнән садака бирергә тиеш булалар.

Ата-ана баласының уңышларына үзенекенә караганда да күбрәк шатлана. Баласы өчен уңыш сорап намаз саен дога кыла. Балалар да алар өчен Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп мондый дога кылырга тиеш: “Әй Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!” (17:24)

 

Рәхмәтулла Сөнгатов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...