Бәхетле гаилә серләре

Бәхетле гаилә серләре

Бәхетле гаилә серләре

Ир белән хатын, бер-берсен бик яратсалар да, иманнары нык булса да, ике арада каршылыклар һәм проблемалар туу котылгысыз.

 

Күп кешеләр дөрес сайланган парлар арасында бернинди кыенлыклар килеп чыкмый дип ышана. Һәм бу ялгыш фикер. Әгәр чыннан да күпчелек кеше шундый фикердә булса, бәхетле гаиләләр саны тагын да әзрәк булыр иде.

Күпләр:  «Тату тора алмыйбыз, димәк бер-беребезгә туры килмибез?» – дип уйлый. Аерылуга төрле сәбәпләр китерергә мөмкин: динлелекнең, рухи кыйммәтләрнең төрле дәрәҗәдә булуы, карашлар төрлелеге.

Әгәр дә ир яки хатын, дөньяви кыйммәтләрне кайгыртып, икенчесенең төп игътибары мәңгелек дөньяга юнәлгән булса, мондый парга бер-берсен аңлау бик кыенга туры киләчәк. Керем мәсьәләсе, балалар тәрбияләүгә карашлар да каршылыклар тудырып, аерылуга сәбәп булып тора ала. Каршылыклар бер юнәлештә баручылар арасында да туарга мөмкин. Иң мөһиме, кыенлыклар туган вакытта, тормыш бетте, гаилә таркалды дип уйларга кирәкми. Проблема һәм кыенлыклар – бәхетсез никах һәм уңышсыз мөнәсәбәтләр күрсәткече түгел.

Беренчедән, без барыбыз да төрле, һәрберебезнең үз холкы һәм карашлары, икенчедән, без барыбыз да камиллектән ерак, шуңа күрә ике кеше мөнәсәбәткә кергәндә аңлашылмаучанлыклар да котылгысыз. Бу – табигый күренеш, һәм без моны читләтеп уза алмыйбыз. Без бары тик шушы кыенлыкларга мөнәсәбәтебезне үзгәртә алабыз.

Проблема һәм кыенлыклар – бәхетсез никах һәм уңышсыз мөнәсәбәтләр күрсәткече түгел, ул Аллаһтан бирелгән тагын бер сынау.

Бу сынауны сабырлык белән узып, Аның канәгатен яулау, бер-береңә тагын да якынаю мөмкинлеге.

Мөхәммәт пәйгамбәр (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм): «Кеше үзенең хәлиленең динен кабул итсен, һәр кеше үзенең хәлиленең кем икәнен карасын», – дигән. Һәр кешенең янәшәсендә иң беренче аның якыннары – гаиләсе, тормыш иптәше була. Гаилә кору белән кеше шәхси яктан үзгәреш кичерә. Үзгәрешләр котылгысыз, ләкин бу үзгәреш уңай яки тискәре якка булырга мөмкин. Гаилә тормышы кешене бәхетлерәк, кешелеклерәк, йомшаграк ясарга, яки, киресенчә, агрессив, бәхетсез, усалрак ясарга мөмкин. Бу кешенең шәхси карашы һәм тормыш юлдашының йогынтысына бәйле. Аллаһ илчесе (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш иптәше һәм дуслар сайлаганда, акыл һәм зирәклек белән эш итәргә кушкан. Үзеңә, динеңә (димәк, бәхетеңә) файда китерә һәм уңай йогынты ясый торган кешеләрне сайларга кушкан.

Һәр гаиләдә аңлашылмаучан-лыклар туа, кыенлыклар килеп чыга, без ирләребезне аңламыйбыз, алар безне ишетми кебек. Бу кыенлыкларга башка яктан караш ташлагыз, алар чыннан да кирәксезме икән? Алар Аллаһ тарафыннан гаиләне җимерү өчен җибәреләме икән? Әлбәттә, юк. Гаилә проблемалары сынау буларак җибәрелә. Сынау, гомумән, кешене рухи яктан үсеш алыр өчен җибәрелсә, гаиләдәге кыенлыклар парларны якынайту һәм аларның мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен җибәрелә. Гаиләдә кыенлык туды икән, бу сез тормыш иптәшен дөрес сайламагансыз дигән сүз түгел.

Гаиләдә туган конфликтларны чишүнең төп ысулы – ачыктан-ачык сөйләшү һәм уртак максатка килү. Бу уртак максат – үзеңнең дөреслегеңне исбат итү түгел, бер-береңне аңлау, татулыкка ирешү, гаилә бәхетен саклап калу нияте булырга тиеш. Бу гамәл ике яктан да күп түземлек, сабырлык, зур мәхәббәт һәм хөрмәт таләп итә, мөнәсәбәтләрнең уңышка ирешү теләге кешедә бу сыйфатларны арттырып тәрбияли. Әлеге ният белән эш йөрткән парлар, икесе дә яхшы якка үзгәрә, мөнәсәбәтләре дә якыная, көчлерәк була. Иң мөһиме – кыенлыклар алдында югалып калмаска, аларны бергә хәл итәргә омтылырга. Бу гаиләдә туган проблемаларның иң кыен, ләкин иң кыска чишелеш юлы. Барысын да ташлау, хисләреңә бирелеп араларны өзү җиңел, ә менә сынауны сабыр кылып, хисләреңне йөгәнләп уздыру өчен көчле рух һәм Аллаһка буйсынучанлык кирәк. Аерылышу – Аллаһ яратмаган гамәлләрнең берсе, ул бик кискен шартларда гына рөхсәт ителә. Аллаһ үзе безгә гаиләләребезне сакларга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне кайгыртырга кушкан.

Әгәр дә кыенлыклар туктаусыз кычкыру, әрләшүгә китерсә, ир белән хатын арасында салкынлык урнашачак. Кыенлыклар бер-береңә ышаныч, ачыклык, йомшаклык, тугрылык белән хәл ителсә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт тагын да ныгыячак, мәхәббәт артачак һәм Аллаһ бәрәкәте иңәчәк.

 

Нурия Сабырҗан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...