Имам-дәгъвәтчы булуның әһәмияте һәм өстенлеге

Имам-дәгъвәтчы булуның әһәмияте һәм өстенлеге

Имам-дәгъвәтчы булуның әһәмияте һәм өстенлеге

Имам-дәгъвәтчының төп бурычы: үз тирәсендәге кешеләрне туры юлга, ягъни дин юлына өндәү, башка төрле әйткәндә, күркәм әхлак тәрбиясе бирү, кешеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

 

Шушы сүздән аңлашыла ки, имамның җәмгыятьтәге урыны бик зур. Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә балалар бакчасында балалар була торып, тәрбияче булмаса, мәктәп була торып, укытучылары булмаса, университет, институт була торып, остазлары булмаса, ул биналардан үзләренә һәм җәмгыятькә файдалы нәсел чыгарга мөмкинме? Әлбәттә, юк. Шуның кебек үк, үзенең төп ролен җиренә җиткереп үти торган имамнар булмаса, рухи тәрбиядән өлешсез калган нәселләр һәлак булачаклар. Көтүчесез калган көтү кебек таркалачаклар. Тәндә барлыкка килгән авырулардан котылу өчен ярдәм күрсәтүче табиблар кирәк булган кебек, кешедә булган кайбер кимчелекләрдән котылу һәм яхшы сыйфатларны үзләштерү өчен дә, юл күрсәткән имамнар һичшиксез кирәк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Арагызда (дини һәм дөньяви) хәергә (файдалы эшләргә) чакыра, яхшы гамәлләрне (кылуны) әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр” (“Әәли Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 104-нче аять)

Бу хәдис Ибне Гәббәстән китерелә. Аллаһның илчесе ﷺ әйткән: “Бер көн гәдел (намуслы) имамчылык итү, алтмыш ел гыйбадәт итүдән хәерлерәк”.

Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: “Кыямәт көнне кешеләр арасында Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле һәм иң якын булган кеше – гадел имам”.

Югарыда әйтелгән сүзләрне йомгаклап шуны әйтү кирәк. Имам булу яисә имамнарны тәрбияләү – иң әһәмиятле, саваплы һәм файдалы эшләрдән булып санала.

Имам-дәгъвәтчының эчке сыйфатлары

1) Ихласлы булу, дөрес ният белән имамчылык вазыйфасын башкару,

Аллаһның рәсүле ﷺ әйтте: “Галимнәр янында мактаныр өчен, наданнар белән бәхәсләшер өчен, яисә кешеләрне үзегезгә каратыр өчен белем алмагыз, кем шулай эшләсә, җәһәннәм утына лаек булыр”.

2) Түбәнчелекле булу, тәкәббер булмау, бернәрсә белән дә беркемнән дә үзеңне өстен куймау.

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә булса да, тәкәбберлек булган кеше җәннәткә кермәс.

Сәхабәләр аннан сорадылар:

– Аяк һәм өстенә киенгән киемнәре яхшы булуын сөйгән кеше хакында (ни әйтәсең)?

Пәйгамбәребез ﷺ:

– Тәкәбберлек – ул хакыйкатькә разый булмау һәм кешеләргә лаек булган хакларын бирмичә кимчелек китерү”, – дип җавап кайтара.

3) Тәкъва булу, харамнардан саклану, хәтта шөбһәле нәрсәләрдән дә качу.

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: Шөбһәле әйберләрне шикләнеп эшләүдән тыелмыйча торып, бер кешедә чын тәкъвалардан булып саналмас”.

4) Гайбәттән, сүз йөртеп кешеләр арасын бутаудан, фетнәләрнең килеп чыгуына сәбәпче булудан бик нык саклану.

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Әй телләре белән иман китереп, йөрәкләре белән иман китермәүчеләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның яшерен эшләрен күзәтмәгез. Чөнки, кем аларны күзәтеп йөрсә, Аллаһы Тәгалә дә ул кешенең кимчелекләрен күзәтер һәм аны үзенең өендә оятка калдырыр.

5) Дөрес сүзле булу, ялган сөйләмәү

Пәйгамбәребездән ﷺ сорадылар: “Иманлы кеше куркак була аламы?

– Әйе, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.

– Иманлы кеше саран була аламы?

– Әйе, – дип әйтте пәйгамбәребез ﷺ.

– Иманлы кеше ялганчы була аламы?

– Юк, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.

6) Дөрес фигыльле булу.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Әй, иман китерүче кешеләр, ни өчен сөйлисез, әмма эшләмисез. Эшләмәгән эшләр турында сөйләүләр Аллаһның ачуын олы итә торган бер эш”.

7) Башка диннәрне һәм аларның ияләрен сүкмәү һәм аларга тел тидермәү.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһ Тәгаләдән тыш башка әйберләргә табынучыларны (ягъни, ислам диненнән тыш башка дин белән яшәүчеләрне) сүкмәгез. Әгәр дә аларның диненә сүз тидерсәгез, алар дошманлык күрсәтеп, белемсез хәлләрендә Аллаһ Тәгаләне сүгәрләр”.

8) Мәрхәмәтле булу, кешеләргә карата каты мөнәсәбәтле булудан тыелу.

Аллаһ Тәгалә Үзенең соңгы сөекле пәйгамбәре (с.г.в.) турында әйтә: “(Әй Мөхәммәд (с.г.в.), әгәр дә син усаллык белән хәрәкәт итеп каты күңелле булса идең, кешеләр синең яныңнан качкан булырлар иде”. Димәк, шушы сүзгә таянып һичшиксез әйтеп була: Мөхәммәд (с.г.в.) юлында имамчылык итеп, кешеләрне игелеккә чакырган вакытта кешеләргә карата йомшак мөнәсәбәтле булу кирәк.

9) Кешеләр турында яхшы фикердә булу.

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Кешеләр хакында начар уйлар, фикерләр уйламагыз. Чөнки, фәлән, фәлән, фәсмәтәндер дип берәр кеше турында дәлилсез начар фикер йөртү һәм аны сөйләү иң начар ялган сүз булып санала”.

Ибне Сирин әйтә: “Сиңа кардәшең турында берәр начар сүз килеп ирешсә, син аңа берәр гозер табырга тырыш. Әгәр дә бернәрсә дә таба алмасаң, үз-үзеңә: “Мин кардәшемне аклый торган бер генә гозер дә таба алмадым. Бәлки аның үзе генә белгән берәр гозере бардыр”, – дип әйт”.

10) Кешеләрнең кимчелек-ләрен яшерү.

Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: “Берәр кеше мөселман кардәшенең дөньяга кагылышлы берәр авырлыгын чишәргә ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә дә кыямәт көнне аның авырлыгын чишәр. Берәр кеше, берәр мөселман кардәшенең кимчелеген яшерсә, Аллаһ Тәгалә дә аныкын дөньяда һәм ахирәттә кимчелеген яшерер”.

11) Биргән вәгъдәне үтәү. Әманәтне саклау, хыянәт итмәү.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Дүрт төрле сыйфат бер кешедә барлыкка килсә, ул чын мөнәфыйк булыр. Ә инде дүртесенең берсе булса, димәк мөнәфыйкларның бер сыйфаты бар дигән сүз, хәтта аны калдырганчыга кадәр.

Беренчесе, амәнәт алса – хыянәт итәр. Икенчесе, сөйләсә – ялган сөйләр. Өченчесе, вәгъдә бирсә – үтәмәс. Дүртенчесе, бәхәсләшсә – чиктән чыгып, гөнаһка керер”.

12) Ачуны күңелдә сакламыйча гафу итә белү.

Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйтә: “(Кешеләр бер-берсен) гафу итсеннәр һәм аралашу да йомшаклык күрсәтсеннәр. Әй бәндәләр, сез дә теләмәс идегезме Аллаһ Тәгалә сезне гафу итүне. Аллаһ гафу итүче һәм рәхимле”.

 

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...