Уңышлы мөселман яшьләренең җиде матур гадәте

Уңышлы мөселман яшьләренең җиде матур гадәте

Уңышлы мөселман яшьләренең җиде матур гадәте

Бүгенге көндә кемнең генә уңышлы буласы килми? Китап киштәләре интернет битләре ничек уңышка ирешергә, бай булырга өйрәтүче төрле әсбаплар, күрсәтмәләр белән тулган. Шул әсбапларның авторлары бу дөньяда ничек итеп зур дәрәҗәләргә күтәрелергә, уңышка ничек ирешергә өйрәтә. Ләкин күп кенә мөэмин-мөселманнар бу авторлар әйткән сүзләрнең күптәнге Ислам дине тәгълиматлары булуы турында уйлап карамый.

 

Чын уңыш – ул дин буенча бу дөньядагы уңыш түгел. Шулай ук уңышлы кеше булу өчен бай булу да мөһим түгел, ә иң мөһиме Аллаһның синнән разый булуы һәм тирә-юньдәгеләрнең ихтирам итүләре. Шул вакытта кеше ике дөнья уңышына ирешкән булыр.

Яшь чактан ук кешедә тәрбияләнгән кайбер яхшы гадәтләр ике дөнья уңышына ирешүгә сәбәп була.

 

  1. Тәкъвалы булыгыз.

Дини вазыйфаларны үтәү – ул кешенең башка тормышыннан аерылып торырыга тиеш түгел. Башта намаз укып аннары кемнедер алдарга (яисә хурларга, әрләшергә, рәнҗетергә) ярамый.

Кызганычка каршы кайбер кешеләрнең динлелеге мәчеткә килгәч кенә күренә, ә аннан чыгуга ул бетә. Бу хәл мөселман кешегә хас түгел, чөнки мөэмин – ул гаиләсендә дә, эшендә дә һәм чит кешеләр янында яисә беркем күрмәгәндә дә мөэмин булып калырга тиеш. Чөнки кая гына барсак та, кем белән генә булсак та, Аллаһ Тәгалә күрә һәм Ул барысын да белә.

 

  1. Тугрылыклы булыгыз.

Тугрылык – ул ихласлыкны, гаделлекне, тәртипле булуны үз эченә ала. Хәтта вак кына эшләрдә дә гадел булырга кирәк. Тугрылык хакыйкый мөэмин кешенең бер сыйфаты. Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән: “Әй Аллаһның Илчесе, мөселман куркак була аламы?” – дип сораганнар. Ул: “Әйе”, - дип җавап биргән. Аннан соң: “Мөселман саран була аламы?” – дип сораганнар, ул янә: “Әйе”, - дигән. Аннан соң: “Мөселман ялганчы була аламы?” – дигән сорау бирелгән. Ул: “Юк”, - дип җавап биргән.

Шуны да истә тотарга кирәк, кеше үз-үзе каршында да алдакчы була ала. Без еллар буена үзебездәге яшәргә комачаулый торган сыйфатыбызны танымыйча яшәргә, килеп туган мәшәкатьләр үзебездән торуын белеп тә, башка нәрсәләргә сылтарга мөмкин. Тугрылык – ул шулай ук үз-үзеңне мактаудан, башкалар каршында кыланудан баш тарту. Тугрылыклы кеше үзенең хаталарын танудан, үз хатасын танып гафу үтенүдән курыкмый.

 

  1. Ышанычлы булыгыз.

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам яшь вакытыннан ук Мәккәдә “әл-Әмин” – ышанычлы буларак мәшһүрлек ала. Кешеләр аңа зур суммадагы акчаларын, яисә башка кыйммәтле әйберләрен сакларга биргәннәр һәм аларның мөлкәтенә бернинди зыян килмәячәгенә ышанычлы булганнар. Бәхәсләр килеп чыкканда, аның янына килеп казый буларак аны сайлаганнар, чөнки аның гаделлегеннән шикләнмәгәнәр.

Ышанычлы булу – ул һәрвакыт вәгъдәңне үтәү, әгәр нәрсәне дә булса эшли алмаса, кешеләр аңа өмет багламасыннар өчен дөресен әйтү.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Икейөзле кешене 3 билгесе фаш итә: сөйләгәндә, алдый; вәгъдә иткәндә сүзендә тормый (вәгъдәсен боза); аңа ышаныч белдергәндә, хыянәт итә».

 

  1. Тәртипне яратыгыз.

Ягъни кешегә бер эш кушсалар, ул аны башыннан алып ахырына кадәр җиткерә. Әгәр аңарга берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итсәләр, ул кешенең үтенечен онытмый. Ул берничә эшне бервакытта эшләргә алынмый. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән, нинди гамәл Аллаһ каршында хәерлерәк, дип сорагач, ул кешенең даими эшләнә торган гамәле, хәтта ул бер кечкенә генә изге гамәл булса да, дигән сүзе күпләргә таныш.

“Туры юлдан барыгыз, шуны белегез, Аллаһның иң яраткан гамәле – даими булганы, хәтта ул аз гына булса да” (Бохари, Мөслим)

 

  1. Пунктуаль һәм таләпчән булыгыз.

Ягъни үз вакытыңны дөрес куллана белү. Шул вакытта кешенең бер генә минуты да бушка үтми. Анңдый кешенең көндәлек эшләре язылган һәм һәрбер эшенең үз вакыты билгеләнгән була. Чөнки хәдистә әйтелгәнчә, Кыямәт көнендә кешедән беренче соралган нәрсә – ул үзенә бирелгән вакытны ничек итеп сарыф итүе турында булыр.

Пунктуаль кеше үз вакытын да кешенекен дә хөрмәт итә, кешеләрне көттереп соңга калып йөрми.

Мөселман кешенең вакыты биш вакыт намаз тирәсенә бәйләнгән, чөнки һәрбер намазның үз билгеләнгән вакыты бар. Әгәр кеше намазын вакытында укырга өйрәнсә, аңа башка эшләрен планлаштыру һәм тәртипкә салу авыр булмаячак.

 

  1. Хәзерге вакытта эшләнелә торган эшегезгә җаваплы булыгыз

Мөэмин кеше – ул җаваплы, эшли торган эшенә игътибарлы. Аның уйлары мөһим эшенә тупланган булырга тиеш, чөнки игътибарсызлык максатка комачаулый. Мондый сыйфатны үзеңдә булдыруның бер яхшы ысулы – намазны Аллаһ Тәгаләгә тулысынча тапшырылып, Аның каршында курку белән уку.

Кызганычка каршы, бүгенге көндәге даими үзгәреп торучы сурәтләр, интернет игътабрсызлыкны арттыра һәм кеше фикерен бергә туплый алмый.

 

  1. Яхшылыкка омтылыгыз.

Яхшы дусларга, күркәм сүзләргә, гамәлләргә, әхлаклы булырга омтылыгыз. Яман гадәтләрдән, усал кешеләрдән һәм начар уйлардан ерак торыгыз.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүче бары тик яхшы сүзләр генә сөйләсен яисә дәшмәсен. Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүче күршесенә зыян салмасын. Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүче кунакка хөрмәт күрсәтсен”.

Әгәр шулай эшләсәгез, Кыямәт көнендә Аллаһның Гарешенең күләгәсе астында булу хөрмәтенә лаек булучы җиде төркемнең бер төркеменә кергән булырсыз.

 

Әсма Ильясова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...