Кыйммәтле нәрсәнең үлчәме
Кыйммәтле нәрсәнең үлчәме

“Әй Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүчеләр, үзегезне Аллаһның “Ахирәт тормышы – иң яхшысы һәм ул мәңгелек” (Әглә сүрәсе, 17 аять) сүзләре белән сынагыз. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең: “Садака бирүдән байлык кимеми”, “Җәберләүне гафу иткән кол һичшиксез зур дәрәҗәгә ия булыр; “Кеше сәдака бирсә, аның савапы 700 тапкыр һәм аннан да артыграк булыр”; “Әгәр бөтен җеннәр һәм кешеләр бергә җыелып колның тузан бөртеге кадәр булса да ризыгын алырга теләсәләр дә, Аллаһның теләгенән башка алар берни дә эшли алмаслар”.
Шуны бел, әгәр синнән дөнья малы йөз чөерсә һәм син үзеңнең нәфесеңне канәгать халәттә тойсаң, димәк син ихлас мөэмин. Шунда син дөньяны ахирәттән аерырга өйрәнерсең. Шуны бел, кешеләрне кайгыга китергән һәм шул сәбәпле кешеләр бер-берсе белән бәхәсләшсәләр, бу дөнья малыннан Аллаһ Тәгалә ваз кичергә әмер итте. Ахирәт гамәлләрендә дөнья гамәле юк, аларда бәхәскә дә урын юк. Мондый гамәлләргә ураза тоту, төннәрен Аллаһка гыйбадәт кылу, еш садака бирү, коелар казуга сәдака бирү, кешеләрне су белән тәэмин итү һәм башка шундый хәерле гамәлләр керә.
Мондый эшләрдә кешеләр бер-берсе белән ярышмыйлар. Әмма дәрәҗәсен күтәрү өчен яки бүләкләр алуга китерә торган вазифаларда, шәех, укытучы булырга тырышып ярышулар дөнья малына омтылышны күрсәтә. Бервакыт берәү насара руханиеның монастырда хезмәт итүчегә болай дигәнен ишетә: “Яхшылык кылу мөгамәләсендә син гафләттә һәм зәгыйфь иманлы кеше. Син мөселманнар кебек бу хезмәтең ярдәмендә дөнья малына ия булырга телисең”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хезмәтен тәмамлагач, тиешле хакын таләп итүдән оялган. Бервакыт берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән бергә сарыклар көтүен көткәндә бу кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә мөрәҗәгать итеп: “Әй Мөхәммәд, Хәдиҗәдән безгә тиешле хезмәт хакын сора”, - дигән.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм моңа каршы: “Мин сорарга оялам”, - дип җавап биргән. Дөреслектә галимнәр дөнья малыннан баш тартырга тиеш, зур дәрәҗәләрне һәм җитәкчелек вазифаларын яратудан, нәфесен олылаудан һәм дөнья малына булган шәһвәттән үзен азат итүе хәерле. Шул вакытта гына алар ахирәтнең ихлас галимнәре һәм пәйгамбәрләрнең варислары булырлар, аларның язган каралары Кыямәт көнендә шәһидләрнең каныннан да күбәрк булыр. Алар: “Галимнең йокысы – Аллаһка гыйбадәт кылуга тиң” дигән гыйбарәгә лаек булырлар.
Шул вакытта гына алар ахирәтнең матурлыгын, нурын күрерләр һәм дөньяның никадәр ямьсез булуын тоярлар. Алар ахирәткә мәңгелеккә караган кебек, дөньяга бары тик килеп китүче буларак кына карарлар. Һичшиксез галимнәр ахирәтне артыграк күрерләр, чөнки дөнья белән ахирәт – ике хатын кебек, әгәр берсе канәгать булса, икенчесе ачулы булыр. Әгәр кешегә дөнья мөһим булса, ахирәт аның өчен җирәнгеч булыр, һәм киресенчә, әгәр дөнья тормышы җирәнгеч булса, ахирәт – кыйммәтле булыр. Боларны берничек тә берләштереп булмый.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең бу дөньядан ваз кичүе Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм дөнья малыннан ваз кичкән кешеләрнең иң бөеге. Аллаһ Тәгалә аңа Тихам тавы кадәр алтын-көмеш, мәрҗән тәкъдим итте, һәм бу байлык Пәйгамбәрбез галәйһиссәләмне бөтен җирдә дә озатып йөргән булыр иде. Әмма Мөхәммәд галәйһиссәләм теләмәде һәм: “Әй Аллаһым, мин бер көн ач булырмын һәм икенче көнне тук булырмын”, - диде. Ул шулай ук әйтте: “Өхет тавы кадәр алтын да мине шатландырмас иде, өч көннән соң шулкадәр алтыннан бары тик бурычларымны түләргә дип саклап торган малымнан башка бер тәңкә генә калса да”.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең беркайчан да дөнья малы булмаган. Хәтта Өхет тавы кадәр алтыны булса да, ул аны мөселманнар арасында таратыр һәм үзенә бернәрсә дә калдырмас иде. Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөселманнарны мәхәббәтнең асылына игътибар итәргә өндәде. Мөселманның йөрәген Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне ярату хисе яулап алганчы һәм шул мәхәббәтне олы иткәнчегә кадәр бер генә мөселман да камил иманга ия була алмас. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Берегезнең дә иман камил булмас, хәтта мине гаиләгезгә, балаларыгызга һәм бөтен кешелеккә караганда өстенрәк итеп күргәнчегә кадәр”. Аннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөселманнарга дөнья малын ярату саранлыкка китерүен һәм шулай итеп кешене хур кылуын аңлатты, чөнки дөнья малыннан кеше беркайчан да туймый. Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр Адәм баласы ике дала кадәр алтынга ия булса да, ул өченче шундый даланы теләр, әгәр шундый өч даласы булса, ул дүртенчесен теләр. Чөнки Адәм баласының күзләре туймый, бары тик җир белән генә (ягъни үлгәч кенә) туяр”. Шулай ук Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм һәрбер мөселман пакь һәм намуслы булсын дип тырышты, Аллаһның һәрбер колын дөнья малына өстән карарга өйрәтергә тырышты.
Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, сәдака – кешеләрнең пычрагы һәм аларның гөнаһларының әшәкесе” Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең бу хәдисендә мөэминнең рухы кешеләр омтыла торган нәрсәләрдән олуг, хөрмәтле булуына һәм бары тик Аллаһка гына мохтаҗ булуына ишарәли. Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дөнья малыннан ваз кичү – ул Аллаһның мәхәббәтенең һәм кешеләрнең мәхәббәтенең капкасы. Шуңа күрә дә кешеләр үзләрендә булган нәрсәне таләп итүчене сөймиләр. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөньядан ваз кич һәм сине Аллаһ яратыр. Кешеләрдә булган нәрсәдән баш тарт, кешеләр сине яратырлар”. Галимнәр фикеренчә: “Әй кардәшем, әгәр син бер җитәкчегә мөрәҗәгать итеп кешегә ярдәм итәргә теләсәң, башта бу дөньядан ваз кич.
Бүләкләр һәм сәдака алучылар исемлегенә синең исемең булмасын. Әгәр син шулай итеп гаәмл кылсаң, кешеләрнең йөрәгендә сиңа карата ихлас хөрмәт уяначагына иманыбыз камил. Сине күргән һәрбер кеше сиңа карата хөрмәт тойсын”. Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Аллаһ кешенең гәүдәсендә ике йөрәк бар кылмады” (Әхзәб сүрәсе, 4 аять) ягъни бер йөрәктә дөньяны ярату белән Аллаһны ярату һәм Аның ризалыгына омтылу бөтенесе бергә була алмас”. Дөньядан ваз кичүнең җимешләре Шуны белегез, Аллаһ Тәгалә дөнья малын яратудан баш тарткан бәндәсенең йөрәген баетыр һәм аңа дөнья малын бирер.
Бер галим Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, Сине югалткан бәндә нәрсә тапты һәм Сине тапкан кеше нәрсә югалтты?! Дөреслектә Синнән башка нәрсә белән канәгать булучы уңышсызлыкка дучар булыр!” – диде. Бервакыт берәү Ибраһим бин Әдһәмне киемен ямап утырганын күреп: “Әй Ибраһим, Бәлхадагы хакимлек урынына Аллаһ сине нәрсә белән бүләкләде?” – дип сорады. Ибраһим җавап биреп: “Аллаһ Тәгалә миңа синең акыл ирешә алмаслык нәрсәне бирде. Шулай булса да, мин сиңа кайбер бүләк ителгән һәм синең акылың аңларлык нәрсәне күрсәтермен”, - диде. Ибраһим энәсен диңгезгә атты һәм Аллаһ Тәгаләдән кире кайтаруын сорап дога кылды. Шул ук минутта диңгездә зур балыклар күренде һәм һәркайсының авызында алтын энә иде. Ибраһим әйтте: “Әй Раббым, мин үз энәмнән башканы теләмәгән идем”, - диде. Ибраһим әлеге кешегә мөрәҗәгать итеп: “Менә бу миңа Аллаһның бүләге һәм синең акылың аңларлык дәрәҗәдәге бүләк”, - диде.
Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан өзек