Аллаһның тәкъдиреннән риза булу һәм тулысынча Аңа буйсыну
Аллаһның тәкъдиреннән риза булу һәм тулысынча Аңа буйсыну

Аллаһның тәкдиреннән риза булып Аңа итәгатьле булу (тәслим) исә, Раббысы каршындагы коллыкның олуг дәрәҗәсенең күренүе. Нәкъ менә бу сыйфатларда, итәгатьлектә һәм тәвәккәллектә Ислам диненең камиллеге чагыла. Дөреслектә, итәгатьлек сыйфатына ия булучыга Аллаһның ачуы төшсә дә, ул үзенең иманыннан һәм Ислам диненнән канәгать булган кебек, Раббысының тәкъдиреннән разый булыр. Шуңа күрә ихластан гыйбадәт кылучы үзенең гамәленнән түгел, ә Аллаһның карарыннан һәм тәкъдиреннән риза булып калыр. Әгәр кеше бер авыр хәлгә тарган икән һәм бу аны бик борчыса, бу очракта ул нәфесенең колы була. Ә инде нинди халәттә калуда (яхшымы яки начармы) аерма күрмәсә, ул Раббысының ихлас колларыннан була. Бу һәр гамәлнең нигезе һәм асылы. Әй туры юлга баскан бәндә, Аллаһ һәрвакыт синең Раббың булып калган кебек, сиңа да һәрвакыт Раббыңның колы булу ләзем.
Барча тарикат мәшәехләре әүвәлдә әйтелгәннәр хакында бер фикердә. Бервакыт Имам әш-Шәграни үзенең остазы Гали әл-Хәввастән: “Фәкыйрьләргә карата ничек булыйм: садака биреп юмартлык күрсәтимме яисә Аллаһның тәкъдиренә карата әдәплелек күрсәтеп аларны шул хәлдә калдырыйммы? Фәкыйрьлекне алар өчен Аллаһ Тәгалә биргән бит”, - дип сораган. Гали әл-Хәввас: “Минем фикеремчә, әдәпне үтәргә. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә бай кешене фәкыйрьлеккә Үзенең хикмәте белән китерә. Аллаһ Тәгалә бөтен нәрсәне белүче һәм күрүче, шуңа күрә Аллаһның колын шул халәттә калдырып, син Аллаһка карата ихтирамлыкны күрсәт. Аллаһ Тәгаләнең рөхсәтеннән башка аның хәлен үзгәртергә тырышма. Чөнки Аллаһ ул бәндәне фәкыйрь иткән икән, син Аңардан аны баетуын сорап Аллаһка карата булган әдәпне бозуың ихтимал. Ул вакытта Аллаһ бу бәндәгә фәкрыйьлекне биргән кебек, аның ризыгын сиңа биреп, ә син яраткан һәм риза булган нәрсәне син яратмаган нәрсә белән алмаштырырга мөмкин. Әгәр Аллаһ сине гафу итә икән һәм сине бу хәлгә дучар итми икән, бу гафу итүне сизмичә дә калырсың һәм нәтиҗәдә рухи һәләкәткә дучар булырсың”.
Тынычлык тулысынча итәгать кылуда
Шуны белегез, кол тарафыннан булган ихтирамсызлыкның иң яманы – ул Раббысыннан нәрсәнедер үзсүзләнеп сорый, теләге кабул булгач, килгән авырлыклар сәбәпле Раббысыннан бу нәрсәдән аза итүен үтенә башлый. Әгәр бәндә Аллаһ каршында оялчанлык күрсәтеп бернәрсә дә сорамаса, ул вакытта Раббысы колы өчен хәерле булган нәрсәне биреп, көткәннән дә артыграгын насыйп иткән булыр иде. Шуңа күрә Аллаһтан сораганда үзсүзләнмәскә кирәк. Әмма бу дога кылучының үзе өчен кылган догасына кагыла, ә инде башкалар өчен хәерлесен сорап дога кылганда бернинди тыюлар юк.
Кайвакытта бәндә өчен хәерле булган нәрсә сынауларга яшерелгән була, ә сынаулар – нигъмәтләрдә. Әгәр без нигъмәтнең яшерен мәгънәсенә төшенергә теләсәк, ул вакытта күп сынаулар табарбыз. Һәм боларның иң киме – ул Аллаһның колыннан Раббысы каршында булган вазыйфаларын үтәүне таләп итүе, ягъни даими рәвештә шөкер итү, тел белән генә түгел кальб белән дә һәм Раббысы биргән нигъмәтләрне хәерле эшләрдә генә кулланырга тырышу. Әгәр без килгән сынауларның асылын төшенергә тырышсак, ул сынауларда күп нигъмәтләр яшеренгән булуын күрербез, чөнки сынаулар, бездә кызгану хисе, итәгатьлек һәм тыйнаклык сыйфатларын уяталар һәм тәкәбберлектән азат итәләр.
Аллаһ Тәгалә безгә гыйбадәт кылуны һәм аның нинди рәвештә булуын хәбәр итте, шулай ук догаларыбыз белән Аллаһ Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итү өчен гыйлем алуны әмер итте. Шулай итеп Аллаһның әмерләрен үтәп, пәйгамбәрләрнең һәм камил мөршидләрнең нәфесе итәгатьлекнең һәм буйсынуның иң бөек дәрәҗәсенә ирештеләр. Нәкъ шуңа күрә дә андый дәрәҗәдәге кешеләрнең нәфесләре төрле кимчелекләр белән сыналмыйлар.
Ә хәзер икенче нәрсә турында фикерләп карыйк. Аллаһның колы нәфесен пакьләмичә гыйбадәт кылса, ул һичшиксез үзенең гамәлләре белән горурлана башлый, ул вакытта әгәр Үзенең рәхмәтен бирсә, Ул колын сынар, мәсәлән аны зинага дучар итеп. Аллаһ аны гөнаһка этәрүче бәндә янына китереп, күршеләре, танышлары каршында хур кыла һәм гөнаһ кылучыны җәзалау өчен хаким каршына бастыра. Бу кешенең исеме гөнаһлылар исемлегенә язылгач, аның үз-үзенә карата нәфрәт туа. Бервакыт Имам Әш-Шәгърани төшендә бер тавыш ишетте: “Әй Габделваһһаб, барча илаһи китапларда әйтелгәннәрнең үлчәве булган бу сүзләрне фикерләп кара”. Һәм имам төшендә җавап итеп: “Итәгать белән тыңлыйм”, - диде. Аннан соң аңа әйтелде: “Аллаһның колы күңелендә нәрсәне дә булса сайлау турындагы уйлар белән шөгыльләнергә кирәкми, хәтта сулыш алу-алмау турында да. Әмма ул аның өчен бар кылынган гамәлгә тиешлесен үтәргә тиеш. Әгәр бу гамәл гыйбадәт булса, ул вакытта Аллаһка шөкер итсен, кимчелекләре өчен гафу үтенсен. Әгәр инде бу гамәл итәгатьсезлеккә китерүче гамәл булса, Аллаһтан гафу үтенеп, тәкъдиреннән риза булсын. Һәр кимчелекне яхшы гамәлләр белән алмаштырырга кирәк. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә сиңа әдәб юлын күрсәтте”. Димәк, һәр гамәл бәндә өчен дәва булып тора. Колның хакыйкый халәте – ул капка төбендә басып торучы сакчы кебек. Бары ихлас бәндә генә нинди халәттә булуына карамастан, һәр гамәленә тиешелесен бирә. Камиллеккә ирешкән бәндә тормыштагы бәйләнешләргә акыллы күзләр белән карый. Һәркем гамәлләрен үзе кылам дип уйласа, ул Аллаһка ширек китерүче була. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә бездән гамәлләрне бар кылуны таләп итми. Ул бары тик әйтте: “Шуны белегез, ул гамәлнең бар кылучысы Мин, башка беркем дә түгел”. Моннан чыгып, кылган гөнаһлар өчен үкенү колның гамәле белән булган бәйләнештән тора. Гөнаһларны нәҗес дип санау дөрес түгел, әмма гөнаһларны зурга санау бик мөһим һәм тиешле. Чөнки ул кальбне ихласлык дәрәҗәләреннән өскә күтәрә. Кол бу халәттә булганда Аллаһның гафу итүен гөнаһларыннан өстен итеп күрә һәм хакыйкый Бар кылучы – ул Аллаһ Тәгалә икәнен аңлый.
Әй мөселманнар, адәм баласын кальбнең ихласлык дәрәҗәсенә кагылган нәрсәләргә чакырудан сакланыгыз, кылган гөнаһлары өчен кайгыруга өндәмәгез, бу аны һәлакәткә китерә. Шуны белегез, Аллаһны таныган кеше гамәлләрне бар кылуда катнашы юклыгын белә, ул үзен Раббысы бар кылган гамәлләрнең тәне итеп күрә. Чөнки гамәлләр алар тән аша күренгән сыйфатлар. Ә инде тән әгъзалары гамәлләр өчен ишек вазыйфасын үтиләр. Бу ишекләр аша чыккан кешеләрнең әлеге ишеккә турыдан-туры бернинди катнашы юк. Колның асылы Аллаһның мәхлугы булгач, ничек итеп кол Аллаһтан башка нәрсәне дә булса булдыра алсын һәм аннан соң бу гамәлнең кабул булуын көтә алсын?! Нәфес үзе һәм аның барча гамәлләре Аллаһныкы һәм бер генә мизгелгә дә Аның хакимлеге астыннан чыкмыйлар. Моны аңлаган кеше хәерле гамәлләренең күп булуына шатланмый, аларның кимүенә дә кайгырмый.
Аллаһтан риза булучыга Аның ризалыгы билгеләнгән
Аллаһның бәндәсеннән канәгать булуының галәмәте – ул колының Раббысыннан канәгать булуы. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Аллаһ алардан канәгать һәм алар да Аллаһтан канәгать” (Бәйинә сүрәсе, 8 аять)
Бер укучы үзенең остазына болай дигән: “Үземнең кальбемне Аллаһтан канәгать итеп тапканда, Аллаһның да миннән канәгать булуын беләм”. Остазы аңа: “Әй улым, син дөрес уйлыйсың”, - диде.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдереп әйтте: “Әй Гыймран улы, дөреслектә Минем ризалыгым - синең Минем тәкъдиремнән риза булуыңда яшренгән”.