Диндәге тәүфыйклылык, тәкъвалык

Шуны белегез, шәригать кануннарын тотудагы җентеклелек, тәүфыйклылык һәм тәкъвалык ул шикле нәрсәләрне калдырудан гыйбарәт. Диндәге шикле нәрсә – ул бер нәрсәнең хәләл яисә хәрам булуыннан шикләнү, шөбһәләнү һәм аның асылы тулысынча ачылып бетмәү.
Шәригатьтәге җентеклелек Шәех Әбү Хәсәннең сүзләрендә болай итеп тасвирлана: “ Кальбеңне дөньяга омтылудан, хатыннарны яратудан, нәфес теләкләренә иярүдән сакла. Бу нәрсәләрнең барысыннан да Аллаһ Тәгалә биргән кадәреннән канәгать бул. Әгәр син боларны хәләл юл белән тапкансың икән, Аңа шөкер ит. Әгәр Аллаһның ризасызлыгына китерә торган юл белән тапкансың икән, сабырлык кылып баш тарт”. Аллаһны ярату – ул тирәсендә төрле нигъмәтләр әйләнеп йөргән күчәр кебек. Ә бу нигъмәтләр өчен саклагыч кальгә булып дүрт сыйфат тора: ихлас тәкъвалык, тугры ният, гамәлләрдәге ихласлык һәм дин гыйлеме белән дуслык. Әмма бу дүрт хасият камил булмас, мәгәр шәех белән яисә тәкъвалы дус белән бәйләнештә булмасаң. Кешеләрдән дөнья малын алудан тыел. Казыйлар хәрам юл белән алырга күнеккән нәрсәдән тыел. Иблис аларга нәҗесне алтын итеп күрсәтә. Шикәр кебек татлы булган үтерә торган агуны ашау һәм алтын булып күренгән яман нәҗесне сайлау – ул надан кешенең гамәле. Дөреслектә, бу дөньяның матди бәясе бик арзан. Дөньяның күп өлеше юк булды, бары тик аз өлеше генә калды, анысы да кызганычка каршы бозылган. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Мәңгелек тормыш – ул яхшырак һәм ул үтми торган” ( әл-Әглә сүрәсе, 17). Аның вакыты чикләнмәгән. Бер шәех бурычка акча алган укучысына мөрәҗәгать итеп:
“Әй улым, суфичылык юлыннан баручылар фикеренчә, кешелеклелек, кыюлык һәм батырлык зарури шарт булып тора, әгәр син Аллаһ юлыннан барсаң. Әмма син хурлыкны, куркуны хуп күрдең. Син кыюлыкның асылын аңламадың. Син түбәнчелеккә китерә торган гамәлне кылдың. Син ничек ул кешедән акча алырга оялмадың?! Син бит беләсең, шәригать бүләктән баш тартуны хуплый, ә мин аны кабул итмим, вак нәрсәләрдән кала. Хәтта вак нәрсәләрне алсам да, мин аларны кире кайтарырга тырышам. Син оят пәрдәсен алгансың, син түбән кешеләрдән оялмагансың. Әй улым, мин кешеләрнең кулында булган нәрсәдән баш тартып һәм ул нәрсәләрне кире кагып тау кәҗәсе кебек булуны хуплыйм. Кешеләрдән дөнья малы кебек бернәрсә алып, кәҗәгә охшап каласым килми. Дөньядагы бөтен малларны бергә җыйсаң да, ул черки канаты кадәр күләмдә дә булмас”. Ибраһим бин Әдхәм әйтте: “Ризыкны шәригать рөхсәт иткән юл белән тап. Шул вакытта синең өчен көндезен нәфел уразаларын тотуда ихтыяҗың булмас”.
Хакыйкый тәкъвалык белән Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләреннән файдалануны берләштерергә була. Тәкъвалык ул хәрамнан һәм мәкруһ гамәлләрдән тыелуны аңлата. Галимнәр әйтүенчә, “Мөриднең гамәле ул хәрамнан һәм шикле нәрсәләрдән тыелу, ә боларның барысының да терәге булып ризыкларны җентекләп тикшерү тора. Хәләл ризыкны ашаучы гөнаһ кылырга теләсә, ул моны эшли алмас. Шулай ук хәрамны ашаучы Аллаһка гыйбадәт кылырга теләсә дә моны эшли алмас”. Шуны да игътибарга алырга кирәк, хәләлне калдыру ул тәкъвалык булып саналмый. Хәдистә әйтелгән: “Берәү кояш астында басып ураза тотарга нәзер кылды. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм аңа күләгәгә керергә һәм уразасын тәмамларга кушты”.
Аллаһның Илчесе аңа Аллаһка гыйбадәт кылу булып саналган гамәлне туктатырга кушты һәм гыйбадәткә кагылмаган гамәлдән баш тартырга кушты. Эх, әгәр тәкъвалы бәндә хәләлдән баш тартып чисталыкта сакланып кала алса икән! Әмма, киресенчә, ул гөнаһкәр була, чөнки шәригатьтә булмаган нәрсәне дингә кертә. Ул бер гамәлнең икенче гамәлгә караганда өстенрәк дип уйлый, бу ялгышу - шәригатьнең кануны ике нәрсәгә дә бер үк төрле. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бал белән ясалган татлы ризык, ит ашарга яраткан. Бигрәк тә түшкәнең алгы өлешен, аның өчен эчемлекне хөрмә һәм йөзем салып ясаганнар һәм ул хушбуй белән куллана иде.
Тәкъвалык турында матур сүзләр
- Бер галим әйткән: “Тәкъвалык – ул шикле нәрсәләрдән баш тарту”
- Шулай ук болай диелгән: “Ачык тәкъвалык – ул һәрбер хәрәкәтне Аллаһ ризалыгы өчен кылу. Яшерен тәкъвалык – ул кальбтә бары тик Аллаһны гына зикер итү”
- Суфьян Сәүри әйтте: “Тәкъвалыктан да гадирәк гыйбадәт тапмадым: шикләнгән нәрсәне калдырасың гына”
- “Тәкъвалык – ул телне мактаудан һәм тәнкыйтьләүдән саклау”
- Бервакыт галимнән болай дип сорадылар: “Диндә иң мөһиме нәрсә?”. Ул җавап биреп: “Тәкъвалык”, - диде. “Ә диндәге бәла нәрсә ул?” – дип сорагач, ул: “Дөнья малына комсызлык”, - диде.
- Шулай ук болай диелгән: “Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдерде: “Минем колларым дөнья малыннан баш тартып тәкъвалык аша Миңа якынаялар”.
- Әбүл-Фәвәрис әлКирәни әйткән: “Тәкъвалыкның галәмәте – тәүфыйклылык, ә тәүфыйклылыкның галәмәте – шикле нәрсәләрне кылудан баш тарту”.
- Шулай ук әйтелгән: “Ялганнан, яла ягудан ерак торыгыз, аннан соң нәрсә теләсәгез, шуны кылыгыз” .
- Гаделлек ияләре болай дигән: “Хәрамнан карашын алган, шикле нәрсәне кылудан нәфесен тыйган, руханиятен Аллаһны зикер итү белән тутырган, ә тышкы яктан Пәйгамбәрбез сөннәте белән бизәлгән, үз-үзен бары тик хәләлне генә кылуга өйрәнгән кешене үткенлеге уңайсыз хәлдә калдырмас».
- Шәкыйк әйткән: “Кешенең иң матур әхлакый сыйфатлары дүрт: ачуланганда йомшаклык кылу, ярлылыкта юмартлык күрсәтү, теләсә кайсы халәттә дә хаклыкны тоту, аулакта калганда тәкъвалы булу”.
- Бер галим әйткән: “Кешенең тәкъвалыгы камилләшми, хәтта ул ун нәрсәне үзе өчен тиеш дип тапканчыга кадәр: 1. Телне яладан саклау; 2. Кемне дә булса мыскыллауан тыелу; 3. Берәү турында начар уйлау; 4. Хәрам нәрсәгә караудан тыелу; 5. Сөйләмдә бары тик дөреслекне генә сөйләү; 6. Үз-үзеңә сокланудан тыелу өчен Аллаһның рәхмәтен тану; 7. Малны изгелеккә сарыф итү; 8. Тәкәбберлектән баш тарту; 9. Фарыз намазларга карата сакчыл булу һәм җәмәгать белән кылырга тырышу; 10. Сөннәт юлыннан баручыларга иярү”.
Изге элгәрләрнең тәкъвалыктагы мисаллары
Түбәндә тәкъвалыкның, шәригать кануннарын үтәүдәге җентеклелекнең тарихтагы чагылышы турында берничә мисал китерербез:
1. Риваять ителә: “Хәссән бине Әбү Сәннән яткан килеш йокламаган, майлы ризык ашамаган һәм салкын су эчмәгән”.
2. Харисның әтисе вафат булгач, ул мирастан баш тартуны тәкъвалык дип санаган, чөнки ул әтисен Сөннәт әһелләреннән булуыннан шикләнгән. Чөнки хәдискә нигезләнеп шуны әйтергә кирәк, диннәре төрле булган кешеләр варис була алмыйлар. “Төрле дин кешеләре бер-берсеннән мирас алмыйлар”.
3. Әбү Гали әд-Даххәк әйткән: “Әгәр Харис әл-Мөхәсиби кулын шикле нәрсәгә сузса, аның бармагындагы кан тамырлары селкенә башлаган. Бервакыт Җөнәед Багдади Харисә туй мәҗлесеннән ризык алып килгән. Әмма Харис аңардан баш тарткан. Ә берничә көннән соң аңа берничә кисәк киптерелгән ипи китергәч, ул аларны ашаган һәм: “Әгәр мөридне ашатырга теләсәгез, иң яхшысы шушыдыр” – дигән.
4. Хәмдүн әл-Кәссәрнең дусты үлем түшәгендә булганда аның янында торган. Ул вафат булгач, Хәмдүн лампаны сүндереп куйган. Аның янәшәсендә булучылар: “Мондый очракта лампадагы майны арттыралар”, - дигәннәр. Хәмдүн моңа җавап итеп әйткән: “Моңа кадәр лампаның май хуҗасы ул иде, әмма хәзерге вакыттан алып ул варисларның милке санала”
5. Изге элгәрләребез ризыкта, эчемлектә, киемдә һәм йорт җирендәге зиннәттән баш тартканнар. Мөселманнар әмире Гомәр бине әл-Хәттаб улына берүк вакытта ике төрле ризыкны ашаудан тыйган, ашыйсы килүне басу өчен берсе дә җитә дигән, артык калганын башкаларга таратырга әмер иткән.
Дагыстан мөфтие Шәех
Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан