Уңышка ирешүнең сере нидә?

Уңышка ирешүнең сере нидә?h3>Адәм баласы бу дөньяда вакытлыча, бары тик кунак кына. Ул дөньяга үз ихтыяры белән килмәгән кебек, киткәндә дә үз ихтыяры белән китә алмый. Шулай булгач, ул тормышын нәфес теләкләренә һәм шәһвәтләренә таянып үткәрергә тиеш түгел, аның моңа хокукы юк. Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килде һәм киткәндә дә Аның әмере белән китәчәк. Әгәр ул Аллаһның әмерләре буенча яшәсә, уңышка ирешә. Безнең яшәешебез – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аңа итәгать итү. Тормышыбызның максаты – Аллаһны зекер итү.

 

Әгәр берәүне түрә янына чакырсалар, ул бу түрә каршында үзен әдәпле тота, аңа ошарга тырыша. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында без дә шулай ук басып торачакбыз. Бу дөньядагы гомер – ул Аллаһ Тәгалә белән очрашуга әзерләнү өчен бирелгән.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әгәр берәү Раббысы белән күркәм хәлдә очрашырга теләсә, яхшы гамәлләр кылсын, Аллаһка ширек кылмасын” (әл-Кәһеф сүрәсе, 110 аят)

Аллаһ Тәгалә адәм баласын бар кылганда, аның күңеленә яхшылыкны да, яманлыкны да салды. Шулай ук, уңышка ирешү юлы бары тик яхшылык юлы гына булуын да белдерде. Кеше изгелек, тәкъвалык юлын сайласа, ул уңышка ирешкән булыр. Яманлык юлын сайлаучы һәлак булыр. Мөэмин кешенең күңелендә яхшылык белән яманлык арасында, ягъни тәкъвалыкның куәте белән шайтан һәм аның юлдан яздырырга тырышуы арасында даими көрәш бара.

Без шайтанны күрмибез, ул гәйбәт, ялган сөйләүче бәндәләр, залим кешеләр аша да тәэсир итә ала. Андый кешеләр шайтанның ярдәмчеләренә әвереләләр. Белепме, белмичәме, алар башкаларны туры юлдан яздыралар.

Золымга каршы торучы көчләр – ул изге гамәл кылучыларның, изгелеккә, тәкъвалыкка өндәүче-ләрнең бәрәкәтенең көче һәм куәте. Мондый юлны сайлау уңышка илтә, ә инде гөнаһлы юл югалтуларга китерә. Бу ике юл һәркемгә дә билгеле.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Без кешене бер тамчы катнашмадан яраттык һәм аны ишетүче һәм күрүче иттек. Без аңа юлларны күрсәттек, ул шөкер итүчеләрдән булырмы яисә имансызлардан булырмы”. (әл-Инсан сүрәсе, 2-3)

Аллаһ Тәгалә шушы ике юлны аермачык итеп күрсәтте, Кыямәт көнендә берәү дә белмәдем дип әйтә алмый. Шулай ук Аллаһ Тәгалә хакыйкатьне безнең күңелебезгә салды. Күзләребезне ачып күңелебез түренә карасак, кальбебез безнең кем булуыбызга шаһитлык бирә. Кальбне берничек тә алдап булмый. Без башкалар каршында күрмәмешкә салына алабыз, әмма кальб – ул безнең хакыйкый асылыбызны күрсәтүче көзге. Аллаһ Тәгаләне алдап булмый, чөнки Ул безнең кальбебездә ни булганын Белүче.

 

 

Резидә Замалетдинова

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...