Юмартлык, шәфкатьлелек һәм үзеңне аямау

Шуны белегез, юмартлыкның нигезе – ул башкалар өчен нәрсәне дә булса корбан иткәндә, күңелдә авыр хисләрнең булмавы. Шулай ук мондый сүз дә бар: “Юмартлык – ул иң беренче күңелдә туган ярдәм итәргә теләү хисен тотып, булган нәрсәне корбан итәргә әзер булу”.
Әд-Даххәк (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дигән: “Бай кешенең ярлы бәндәгә ярдәм итүе юмартлык булып саналмый. Юмартлык – ул мохтаҗ кешенең хәлле кешегә ярдәм итүе”. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Дәхи алар мөһаҗирләр Мәдинәгә күчеп килгәнче иман китерделәр, алар Мәккәдән күчеп килгән мөһаҗирләрне сөяләр, вә мөһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен аларның күңелендә ачу вә хөсетлек күренмәс, вә үзләрен бүлеп бирелгән малларын мөһаҗирләр белән уртаклашалар, гәрчә ул заманда ачлык сәбәпле ул нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек табучылардан булыр”. (әл-Хәшер сүрәсе, 9 аять)
Бу аять Мәдинәдә яшәгән ансарлар һәм аларның Мәккәдән күчеп килгән мөһаҗирләргә ярдәм итүе турында хәбәр итә. Ансарлар Мәдинәгә күчеп килгән мәккәлеләрне бик яраттылар, мөһаҗирләр өчен билгеләнгән ганимәт өчен алар ихтыяҗ күрсәтмәделәр. Ганимәтне бүлгәндә Аллаһ Тәгалә аеруча мөһаҗирләрне аерым билгеләгәч тә, аларның йөрәкләрендә Аллаһның әмеренә каршы килә торган бер генә уй да юк иде. Ансарларның да үз ихтыяҗлары зур иде, әмма бу мохтаҗлык аларга авырлык тудырмады, чөнки аларның күңелләре киң һәм иманнары нык иде.
Шулай ук аятьнең иңүенә сәбәп шул, Мәдинәдә яшәүче бер мөселманга пешерелгән сарык башы бүләк итәләр һәм ул кем белән булса да бүлешү максатыннан җиде йортны әйләнеп чыга, әмма һәр йортның әһеле икенче мохтаҗрак кешегә бирергә тәкъдим итәләр, үзләренә алып калмыйлар. Шулай итеп ул башны күтәреп янәдән беренче өйгә кайтып керә. Шулай ук бу аятьнең иңү сәбәбенә икенче бер вакыйга да кергән. Мәдинәдә яшәүче берәүгә кунак килгәч, бу ансар өстәлгә ризык куя һәм бу хуҗа кунак үзе белән бергә ашый дип уйласын өчен шәмне сүндерә. Шулай итеп бу ансар кунакны хөрмәт итү йөзеннән, булган ризыкны бары тик кунакка гына ашата. Һәм бу хакта Аллаһ Тәгалә аять иңдергән. “Миһербанлы кеше – ул кунаклары һәм кардәшләре өчен йорт төзеп бирүче. Саран кеше – ул үзе өчен йорт төзүче, дигән гыйбарә дә бар. Үзеңне аямау сыйфатына ия булган кеше – ул ач булганда да үз ризыгын тук бәндгә бирүче”. Ягъни үз-үзен аямаучы үзенеэ мәнфәгатьләренә караганда икенче берәүнең мәнфәгатьләрен күбәрк кайгырта, үзенең ихтыяҗларына артык игътибар бирми. Ул ач булганда да, үз ризыгын икенче берәүгә бирер. Хәдистә әйтелгән: “Бу дөньяда ансарлардан да юмартрак халык беркайчан да булмады. Дөреслектә алар барысы да юмартлар һәм алар арасында сараннар юк”.
Хөзәйфә әл-Гадәви исемле сәхабә (Аллаһ аңардан разый булсын) болай дигән: “Ярмук сугышы көнендә мин икетуган кардәшемне эзләп киттем. Минем үзем белән аны эчерерлек бераз суым гына бар иде. Аның янына килеп җиткәч, мин: “Мин сиңа су бирәм”, - дидем. Һәм ул ризалык биреп башын какты. Шунда без үлем ачысын татучы бер кешенең сусаудан уфтануын ишеттек. Ул Хишам бине Ас (Аллаһ аңардан разый булсын) иде. Минем икетуган кардәшем башы белән кагып бу кешегә су эчертүемне сорады. Мин тагын бер тапкыр, суны аңа биримме дип сорадым һәм ул ризалык белдереп баш какты. Ул арада Һишам икенче бер яралының сусаудан уфтануын ишетте һәм миңа ишарәләп, суны аңа бирергә кушты. Мин аның янына килеп җиткәнче бу кеше вафат булды. Мин янә Һишам янына килдем, әмма ул да бу дөньядан киткән иде. Аннары мин икетуган кардәшем янына килдем, ул да шулай ук бу дөньядан киткән иде”. Бу мисаллар безгә үз-үзеңне аямыйча икенче кеше өчен үзеңне корбан итүгә мисал булып тора. Мондый аяусызлык малыңнан садака бирүгә караганда күпкә олуграк гамәл.
“Әт-Тәкмилә” китабында әйтелгән: “бу аятьнең иңү сәбәпләренә караганда, иң дөресе Әбү Тальхә әл-Әнсари исемле сәхабәгә кагылышлы вакыйга белән бәйле. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмгә кунак килгәч, аның йортындакунакны сыйларлык бернәрсә дә булмый. Шунда Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сәхәбәләргә мөрәҗәгать итеп: сезнең арагыздан бу кешене кунак итүче табылмасмы, Аллаһ аңа бәрәкәтен бирсен?” – дип сорый. Шунда Әбү Тальхә торып бу кунакны өенә алып кайта һәм хатынына әйтә: “Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм кунагын хөрмәт ит”, - дип. Хатыны ашарга утырырга җыенган балаларны йокларга яткыза һәм утны сүндереп кунакны ашата. Хуҗалар үзләре дә кунак белән бергә утырып ашаган булалар, әмма үзләре берни дә ашамыйлар. Шул вакытта бу аять иңә. Тәкъвалы бәндәләр аз ризык, аз малдан риза була беләләр. Риваять ителә: бер патша вәзиренә әйткән: “Суфиларга караганда галимнәр халәтлре һәм кальбләре белән яхшырак”. Вәзир бу сүзгә каршы чыгып: “Без аларны ике гамәл белән сынарбыз”, - ди.
1. Ул бер кешене берничә мең дирһәм белән мәдрәсәгә җибәрә һәм галимнәргә: “Патша миңа бу дирһәмнәрне сезнең арагыздан иң лаеклы иң камил галимгә бирергә кушты. Кем ул?”, - дип сорый. Шунда аларның берсе: “Ул мин”, - дип җавап бирә, ә икенчесе: “Ул алдый, иң лаеклысы мин ул”, - ди. Шулай итеп аларның һәрберсе үзен иң лаеклы дип саный. Шунда бу илче: “Мин сезнең кайсыгыз иң лаеклы булуын билгели алмыйм, - дип әйтә дә, акчаларны алып китә. Патшага килеп булган хәлләрне сөйләп бирә. Шундай вәзир бу дирһәмнәрне суфилар ханакасына җибәрә. Алар киресенчә: “Ул миннән яхшырак! Ул миннән лаеклырак”, - дип берберсен тәкъдим итәләр.
2. Вәзир илчегә кылыч тоттырып: “Суфилар ханакасына бар һәм аларга: “Патша сезнең әмирнең башын чабарга әмер итте. Кем ул?” – дип әйт”, - диде. Илче килеп бу сүзләрне җиткерде һәм араларыннан берсе: “Мин башлык”, ә икенчесе каршы килеп: “Юк, мин”, - диде. Барысы да шундый ук җавапны бирделәр, кардәшләренең гомерен саклап калырга теләп үз-үзләрен аямадылар. Илче башлыклары кем икәнен белә алмыйча кире вәзир янына кайтып булган хәлне сөйләп бирде. Аннары аны кылыч тоттырып галимнәр янына җибәрделәр, алар суфыйлар кылганның капма-каршысын эшләделәр. Шулай итеп вәзирнең дәлиле патшаның дәлиленә караганда кыйммәтрәк булып чыкты. Күргәнегезчә, бүгенге көндәге авыллардагы һәм шәһәрләрдәге мөридләр үз-үзләре тотышлары белән элгәреге мөридләрдән бик аерылалар. Үзләрен бөтенләй башкача тоталар. Олуг галим Әбү Язид Бистами (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйтте: “Балхадан килгән яшь егет мине җиңде. Ул миннән: “Сезнең өчен зөһетлекнең чиге кайда?” – дип сорады. Мин: “Әгәр без ашарга ярарлык ризыкны тапсак, без аны ашыйбыз, әгәр тапмасак, ул вакытта сабыр итәбез”, - дип җавап бирдем. Бу яшь егет: “Безнең Балхада этләр шулай эшлиләр. Ә без ашарга ризык таба алмасак, Аллаһка шөкер итәбез, әгәр тапсак, үзебез ашаганчы башкаларга тәкъдим итәбез”, - диде.
Миһербанлыкның һәм юмартлыкның дәрәҗәсе
Мөэминнәр анасы Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Юмарт кеше Аллаһка, кешеләргә, җәннәткә якын, әмма Җәһәннәмнән ерак. Саран кеше Аллаһ Тәгаләдән, кешеләрдән, Җәннәттән ерак, әмма Җәһәннәмгә якын. Аллаһ Тәгалә юмарт надан кешене даими гыйбадәт кылучы саран кешегә караганда күбрәк сөя”. Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Бирүче кул алучы кулга караганда яхшырак”. Бишр бин әл-Харис әйтте: “Саран кешегә күз салу йөрәкне искертә. Риваять ителә: бервакыт мөэминнәр әмире Гали бине Әбү Талиб (Аллаһ аңардан разый булсын) елап җибәрде. Елавының сәбәбен сорагач, ул болай дип җавап бирде: “Инде бер атнадан бирле миңа кунак килгәне юк.Аллаһ Тәгалә мине бу хәл белән хур кылыр дип куркам”. Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итеп әйтте: “Йортның зәкәте – ул йорттагы кунаклар өчен аерым ясалган бүлмә”.
Миһербанлык һәм юмартлык турында матур гыйбарәләр:
1. Бер галим әйтте: “Мин мохтаҗ кешене кире кагырга яратмыйм. Чөнки, әгәр ул вөҗданлы кеше булса, мин аның вөҗданын саклармын, әгәр ул вөҗдансыз булса, ул вакытта үземнең вөҗданымны аңардан саклармын”.
2. “Вөҗданлы кешенең кунагы да вөҗданлы”.
3. Ибраһим әл-Җөнәед (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Намуслы кешедә, хәтта ул әмир булса да, беркайчан да кире кагылмый торган 4 сыйфат бар: җәмәгать белән булган вакытта әтисе керсә, аңа хөрмәт йөзеннән торып басу; кунакны хөрмәтләү; гыйлем таратучы дин галименә хезмәт итү; белмәгән нәрсәне сорау”.
4. Габдулла бин Мөбарәк әйтте: “Чит малдан баш тартуда күренгән күңел юмартлыгы, үз малыңнан садака таратуга караганда кыйммәтлерәк”. Ягъни, үз малыңнан башкалар өчен садака таратуга караганда, башкалар бирә торган нәрсәдән баш тартырга сәләтле булса, бу тәкъвалык ягыннан кыйммәтлерәк санала.
Дагыстан мөфтие Шәех
Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан