Мактаулы сыйфатлар

27 БҮЛЕК
Гаделлек
Гаделлек – ул нәфес теләкләренә каршы тору. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “ Бер сәгать эчендә гаделлекне урнаштыру – ул алтмыш ел гыйбадәт кылудан яхшырак”. Муса галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләгә дога кылып Фиргавенне юк итүне сорады. Аллаһ Тәгалә аңа вәхи иңдерде: “И Муса, аның көферлеге Миңа зыян салмый, ә Минем колларым өчен аның гадел булуында файда бар”. Соңрак Фиргавен кешеләрне җәберли башлагач, Аллаһ аны юк итте.
28 БҮЛЕК
Аллаһ ризалыгы өчен ярату һәм нәфрәт
Шуны белегез, дөньяны артык яраткан кеше беркайчан да нәфрәттән арына алмас. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңлатып болай диде: “Кешеләр кулында булган нәрсәдән баш тарт һәм алар сине яратырлар”. Димәк, кеше дөньяны күбрк яраткан саен, дошманнары да азрак булыр.
Әгәр син Аллаһ ризалыгы өчен берәүне күрәлмасаң, нәфрәт бары тик кешенең сыйфатына гына кагылырга тиеш, кешенең үзенә түгел. Чөнки кешенең асылы – ул Аллаһның бар кылган мәхлугы һәм ул үзгәрми. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сарымсак турындагы сүзен фикерләп кара: “Бу үсемлекнең исен мин яратмыйм”, - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сарымсакны яратмыйм, димәде, ә аның исен яратмыйм диде.
И мөселманнар, мин сезне үлчәмгә өйрәтермен,сез шул үлчәмнән файдаланып, кешеләргә карата нәфрәтең Аллаһ ризалагы өченме яки нәфес теләкләре өченме икәне шуннан күренер. Сез нәфрәтләнгән кешенең гамәлләрен Коръәннән һәм Сөннәттән чыгып бәялисез. Әгәр аның гамәлләре мактаулы икән, сез аны яратырсыз. Әгәр инде шелтәле икән, ул вакытта аны күрәлмассыз. Шулай ук яратуыгыз һәм нәфрәтегез нәфес теләге булмасын. Мөселманнар нәфес теләгенә таянып кына кешене күрәлмасалар, бу вәгъдәгә каршы килү була. Гөнаһлыларга килгәндә, без аларның гамәлләрен күрәлмаска тиеш. Бу кешеләр турында начар уйлау булып саналмый.
29 БҮЛЕК
Булганнан канәгать булу
Аз нәрсәдән канәгать булу яисә талымсызлык – ул үзеңдә булмаган нәрсәдән баш тарту, Аллаһ биргән тәкъдирдән канәгатьлек. Булган нәрсәдән риза булучы – ул ач булса да канәгать була белер. Акыл иясе ул дөнья эшләрен үзендә булган нәрсә белән алып бара, ахирәт эшләренә килгәндә, тырышлык кыла һәм гыйбадәтләрен соңга калдырмыйча вакытында үти, шулай ук гыйбадәтләрен гыйлеменә туры китереп кыла. Канәгать кеше ул бик аз ризык белән дә туклана.
Аллаһ Тәгалә биш нрәсәне биш урында урнаштырды, олуглыкны – Аллаһка буйсынуда, хурлыкны – гөнаһ кылуда, зур ихтирамны – төнге гыйбадәттә, хикмәтне – буш карында, байлыкны – булган нәрсә белән канәгать булуда.. Әл- Каттани әйткән: “Берәү кешедә булган нәрсәгә кызыкмаса һәм бар нәрсә белән канәгать булса, ул олуглыкка ия булучы”.
Бер галим үзенең тормышында булган вакыйга белән уртаклашкан: “Хаҗ вакытында мин Җөнәед Багдади белән утырганда, аның янына берәү килде һәм 500 динар китерде. Ул акчаларны галим каршына куйды һәм: “Бу акчаларны мөридләргә тарат”, - диде. Шунда Җөнәед (Аллаһның рәхмәтендә булсын): “Синең тагын динарың бармы?” – дип сорады. Бу кеше: “Әйе, минем акчам күп”, - дип җавап бирде. Галим аңардан: “Син тагын да күбрәк динарга ия булырга телисеңме? “ дип сорады. Бу кеше теләген белдереп баш какты. Шунда Җөнәед Багдади аңа: “Динарларыңны алып кит, син аларга безгә караганда күпкә мохтаҗрак”, - диде, аның акчаларын кабул итмәде.
30 БҮЛЕК
Дәшмәү
Шуны белегез, ий мөселманнар, дәшмәү – ул чын ирләрнең һәм камил кешеләрнең сыйфаты, чөнки бу сыйфат Аллаһка якынаю әдәбеннән санала. Әгәр кеше үзенә кирәген генә сөйләсә, ул да шулай ук дәшмичә калучылардан булыр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дәшми калырга өндәп әйтте: “Телеңне тый, чкни дәшми калучы котылган булыр. Синең өчен йортың һәм гөнаһларың өчен елау җитәрлек булсын”. Әгәр син нидер әйтергә теләсәң, дәшмичә кал, әгәр сөйләшмәскә теләсәң, сөйлә.
31 БҮЛЕК
Гадилек
Гадилектә (тыйнаклыкта һәм танылганлыктан баш тартуда) бөтен файда яшерелгән. Кешеләрдәге әхлакны һәм хәзерге заман җәмгыятенең халәтен күз алдында тотып, үзеңнең гамәлләреңне бөтен халык алдында хәбәрдар кылырга ашыкма. Әйтелгән:
Танылганлык – бәла,
Әмма һәркем хыяллана.
Гадилек – иминлек,
Әмма һәркем читләшә.
Бишер әйткән: “Ахирәтнең татлы тәмен танылганлыкны яратучы кеше тоймас”. Бер шәех укучысына нәсихәт итеп әйтте: “Үзеңне тирә-юньдәгеләрдән лаеклырак дип санама, һәрвакыт итагатьле, түбәнчелекле бул. Синең мәшһүрлегеңне арттыручы мәшәкатьләрдән ерак тор. Дөнья малын һәм тәкәбберлекне аларның артыннан чабучыларга калдыр. Бу дөньяда син яратмаган эш белән шөгыльлән һәм аның тәмен татып кара. Бу дөньядан киткән дуслардан һәм танышлардан гыйбрәт ал. Шуны бел, без килеп кушылганчыга һәм бергә булганчыга кадәр алар берая да китмиләр, үз урыннарында калалар”.
32 БҮЛЕК
Дин кардәшләрне зиярат итү
Китапларда язылган, ике дин кардәше очрашканда берсе икенчесеннән: “Син кайдан килдең?” – дип сораган. Икенчесе: “Мин хаҗ кылдым һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм каберен зиярат иттем. Ә син каян катып барасың?” - дигән. Беренчесе: “Мин Аллаһ ризалыгы өчен яраткан дин кардәшемне зиярат итеп кайтып киләм”, - дип җавап биргән. Хаҗ кылучы аңардан: “Дин кардәшеңне зиярат иткәннең савабын миңа бүләк итмисеңме, ә мин сиңа хаҗ гамәлемнең савабын бирермен?!” – дигән. Дин кардәшен зиярат итүче башын иеп озак кына дәшми торды. Шунда ул яшерен тавыш ишетте: “Динкардәшеңне зиярат итү йөз тапкыр сөннәт хаҗ кылудан да кыйммәтрәк”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Дин кардәшен зиярат итүчене 70 мең фәрештә озатып бара”.
Имам Шәгърани остазы Гали әл-Хәввәстән: “Хәзерге вакытта дин кардәшләрне зиярат итәргә кирәкме, яисә аларны мөһим эшләрдән бүлдермәс өчен зиярат итүдән баш тартыргамы?” – дип сораган. Шәех: “Әүвәл син ниятеңне пакьлә, аннан соң зиярат ит. Үзенә файда алу өчен зиярат итүче генә шелтәгә лаеклы”, - дигән.