Үз-үзеңне тикшерү

Үз-үзеңне тикшерү

Үз-үзеңне тикшерү

Дөреслектә, нәфесне яхшыртуның һәм пакьләүнең иң яхшы юлы – ул нәфес хуҗасына нәрсә әйтүен һәм нәрсә әмер итүен хисаплап тору. Әгәр синең эшләреңне хисаплап торучы вәкилең булса, син аның артыннан күзәтеп йөрмисең. Әгәр инде ул хисап тота алмаса, ул вакытта син аның хисап тотуын таләп итәчәксең. Синең гамәлләрең белән дә шул ук хәл, алар Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Бер гамәлне кылганда, Аллаһ миннән бу хакта сорамас дип уйлау дөрес түгел.

Аллаһ Тәгаләне тану дәрәҗәсенә ирешкән галимнәр өчен мондый хисап тоту юлы гадәти хәл булган. Шәех Мәкинуддин әл-Әсмар (Аллаһ аңардан разый булсын) әйткән: “Юлымның башында мин тегүче булып эшләдем. Ул вакытта мин көне буе әйткән сүзләремне санадым. Яхшы сүзләрем өчен мин Аллаһка шөкер иттем һәм Аны мактадым. Ә калган сүзләрем өчен тәүбә кылдым, Аллаһтан гафу итүен сорадым”. Әбү Хафес әл-Хәддәд ән-Нисабури әйткән: “Кешенең нәфесе – ул караңгылык. (Кешенең нәфесе – ул тулы караңгылык. Аның лампасы – ул кол белән Раббысының арасындагы сер, кол үзенең көчсез һәм куәтсез булуын күргәч, Аллаһка үзенең гөнаһлы һәм зәгыйфь булуы турында икърар кыла. Аннан соң ул Аллаһның ярдәмен ала һәм бу аны нәфесенең яманлыгыннан саклый. Бөтен нәрсә дә Раббысы каршында никадәр зәгыйфь булуы хакында ачкан сере сәбәпкә, аннан соң Аллаһ колына биргән ярдәмгә нигезләнә. Шуңа күрә галимнәр фикеренчә, “Берәүнең сере булмаса, ул гөнаһ кылуын дәвам итәр”.

Нәфесне яктыручы лампа – ул аның сере (сирр). Бу лампаның яктылыгы Аллаһның ярдәме – ягъни тәүфикъ”. “Нәфесне яктыручы лампа – ул аның сере (сирр)” сүзенең мәгънәсе шул ки, галим Аллаһ белән кол арасындагы серне аңлата. Һәм бу сер – аның ихласлыгының урыны, шул сәбәптән ул кол икърар кыла һәм аңлый, аның тормышына кагылышлы бөтен нәрсә дә үзеннән-үзе барлыкка килми, бары тик Аллаһ Тәгаләдән килә. Шулай итеп кол изгелек кылуда һәм начарлык эшләүдә үзенең куәте җитмәгәнлеген аңлый. Аннан соң Аллаһның ярдәме белән кеше үзенең нәфесе кылган яманлыктан котыла. Колның үз-үзен хисапта тотуына китерүче иң гамәли фактор – нәсихәтләр аша нәфесне уяту, һәм аны төзәтү максатыннан аның ничек бар кылынуын исенә төшерү. Бер тәкъва иясе нәфесенә мөрәҗәгать итеп әйткән: “Әй нәфесем, син әүвәлге буыннарга игътибар итмисеңме? Алар йортлар төзеделәр, аны тәртипкә китерделәр, аннан соң шул йортларын калдырып ахирәткә күчтеләр. Аллаһ ничек итеп аларның җирләрен һәм йортларын дошманнарына калдырды?! Әллә син күрмисеңме, кешеләр ничек итеп ашамаган нәрсәләрне җыялар, ничек итеп алар үзләре яшәмәгән җирләрендә төзелеш алып барарлар, беркайчан да тормышка ашмаслык нәрсәләр турында хыялланалар?! Әй нәфесем, синең гамәлләрең гаҗәеп!

Ни өчен син бу ачык дәлилләрне күрмисең? Әй нәфесем, бәлки син җәмгыятьтәге бөек дәрәҗәгә гашыйк булу белән исергәнсең һәм тәкәбберлегең сәбәпле моны аңламыйсыңдыр?! Шөһрәт яратуның максаты – ул бары тик кешеләрнең үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларына ирешерегә теләү һәм аларның йөрәкләрен үз тарафыңа аударырга тырышу. Әгәр бөтен кешеләр дә бу җир йөзендә синең каршыңда баш исәләр һәм сиңа буйсынсалар да, 50 ел вакыт үткәч, син дә һәм ул кешеләр дә бу җир йөзендә булмаслар. Шундый вакыт килер, сине беркем дә искә алмас. Әй нәфесем, ни өчен син мәңгелекне 50 елдан юк булучы нәрсәгә алмаштырасың?! Әй нәфесем, сиңа оят түгелме?!Син тышкы кыяфәтеңне кешеләр өчен бизисең, ә гөнаһлар кылып эчтән Аллаһ Тәгаләгә каршы торасың! Әй нәфесем! Әгәр син белсәң икән, син үзеңне нәрсәдән торганыңны белсәң, ул вакытта бөтен бәлаләр һәм бәхетсезлекләр бары тик яманлык сәбәпле икәнен аңларсың!. Гаҗәеп, син бу дөнья малының артуына шатланасың, әмма сиңа бирелгән көннәрнең кимүенә кайгырмыйсың! Синең гомерең кыскарганда, байлыкның артуыннан ни файда?!”

Нәфес белән көрәшү

Нәфес теләкләренә иярү һәм Аллаһның әмерләрен үтәүдән баш тару – бу нәфеснең ике сыйфаты, кешегә дәрәҗәләргә ирешүгә киртә булып тора. Шуңа күрә нәфес каршы торганда бик ачулы. Мондый нәфескә каршы торуның иң кулай ысулы – ул күркәм әхлаклы булу. Әхлак ачуны баса, үзенең йомашклыгы белән ачу утын сүндерә. Ягъни гөнаһка өндәүче нәфесне сындырырга, аның белән көрәшергә кирәк.

Моның өчен аны түбәнсетергә кирәк. Зөннун әл-Мисри әйтте: “Рухи һәлакәт, кешеләрнең әхлагының түбән тәгәрәве алты сәбәп аркасында килеп чыга: беренчесе, ахирәт өчен гамәл кылганда ниятнең зәгыйфьлеге; икенчесе – кешеләрнең тәне шәһвәт тоткыны булуы; өченчесе – озын хыяллар һәм ышаныч аларны җиңүе; дөртенчесе – кешеләр Аллаһның ризалыгы урынына кешенең ризалыгын өстен күрүе; бишенчесе – Пәйгамбәребез сөннәтен онытып шәһвәтләренә иярүе; алтынчысы – үзләренең һәм әүвәлге тәкъва ияләренең кечкенә хаталарын искә төшерделәр, әмма гөнаһларын акладылар”. Нәфес белән көрәшүнең ысуллары күп, бу хакта олуг шәехләрнең китапларында зикер ителә. Аллаһның ризалыгына өметләнүчеләр алар турында гел истә тотсыннар өчен аларның кайбер гыйбрәтле сүзләрен искә төшереп китик.

1. Аллаһны таныган бер галим әйткән: “Без суфичылыкка сүзләр һәм гыйрабәләр белән түгел, ә ачлык, дөнья малыннан, яман гадәтләрдән баш тарту сәбәпле һәм Аллаһның әмерен үтәү һәм Аның тыйганнарыннан тыелу сәбәпле ирештек”.

2. Икенче бер хикмәт иясеннән сорадылар: “Нәфесне нинди богауларга богауларга?” – дип. Ул болай дип җавап биргән: “Аны ачлык һәм сусау белән богаула, шәһвәтләрне сүндереп, шөһрәткә һәм бөеклеккә омтылуны сүндереп аны түбәнсет, бай кешеләрдә булган нәрсәләрдән баш тартып аны сындыр”.

3. Әбү Язидтән риваять итәләр: “Мин Раббымны төшемдә күрдем һәм Аңардан: “Әй Раббым, Сине тануга юл күрсәт!” Аллаһ Тәгалә әйтте: “Нәфесеңне калдыр һәм Миңа кил”.

4. Шәехләрнең берсе әйткән: “Безнең юл өч кагыйдәгә нигезләнгән: ач булганда гына аша, бик нык йокы килгәндә генә йокла һәм кирәк булган да гына сөйләш”.

5. Икенче Шәех үзенең укучысына әйткән: “Бәла өч сәбәп аркасында килә: Яман әхлак, горефгадәтләргә тулысынча иярү һәм начар дуслык”. Укучысы: “Яман әхлак нәрсәне аңлата?” – дип сораган. Шәех җавап биреп: “Ягъни хәрамны куллану”, - дигән. Аннан соң укучысы: “Гореф-гадәтләргә тулысынча иярүне ничек аңларга?” – дип сораган. Шәех җавап биреп: “Ягъни хәрамга карау, хәрамнан ләззәт табу һәм гайбәткә омтылу”, - дигән. Укучысы янәдән: “Начар дуслык нәрсәне аңлата?” – дип сораган. Шәех җавап биреп: “Ягъни күңелдә шәһвәт барлыкка килүгә аңа иярү”, - дигән.

6. Бер галим әйткән: “Безгә карата начарлык кылучыдан үч алу – ул безнең вазифа түгел, киресенчә, аның каршында тыйнаклык күрсәтеп гафу үтенү. Чөнки йөрәкне кемгә карата булса да нәфрәттән пакьләү өчен ул кешегә яхшылык кылырга кирәк”. Димәк, нәфесен яраткан кеше өчен дин җирәнгеч була. Һәм киресенчә, динен яраткан кеше өчен нәфесе җирәнгеч була. Гади кешеләр гамәлләрен камилләштерергә, ә хосусый бәндәләр үзләренең рухи халәтләрен пакьләргә тырышалар. Ачлыкка түзү һәм төннәрне йокламыйча Аллаһка гыйбадәт кылып үткәрү – ул җиңел эш. Ә менә әхлакны тергезү, начар гадәтләрдән арыну – ул бик авыр эш.

Васыятьнамә

“Әл-Бәхҗә” китабында Имам Баһаведдин Нәкышбәндинең ике васыяте бар, ул аларны үзенең укучысына калдырган. Бу васыятьләрне фикерләүчеләр өчен китерәбез.

1. “Суфичылык юлындагы ихлас мөрид нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, ул үзен бары тик юлның башында беренче адымнарын ясаучы итеп күрергә тиеш”.

2. “Мөрид камиллек юлында иң бөек дәрәҗәгә менсә дә, ул барыбер үзен фиргавеннән дә йөз тапкыр яманрак итеп санарга тиеш”. Акыллы кеше үз-үзен һәрвакыт хисап кыла, хәтта нәфесе олуг дәрәҗәләргә ирешсә дә. Чөнки ул теләсә кайсы дәрәҗәдә нәфесенең хәйләкәр ысулларыннан сакланган дигән сүз түгел. Без гади кешеләр үз-үзебездән һәм олуг дәрәҗәләрне яратучы буларак ничек итеп нәфестән котылырбыз?! Бары тик бер Аллаһ кына ярдәм Итүче.

Дөрестән дә, нәфес тозагыннан ялгыз гына котыла алмыйбыз, әгәр Раббыбыз безне коткармаса. Һичшиксез, кешене кимчелекләре гөнаһка һәм итәгатьсезлеккә китерә. Шуңа күрә яман әхлаклар – ул авыру, моңа дәва - ул тарикать. Шелтәле сыйфатлар – алар рухи нәҗес, ә тарикать – ул су кебек. Нәфесне чистарту өчен су кирәк. Аллаһ Тәгалә бөтен нәрсәне Белүче. Бары тик Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән генә шелтәле гамәлләрне калдырырга һәм изгелекләр кылырга көч табып була.

ДАГЫСТАН МӨФТИЕ ШӘЕХ ӘХМӘД ӘФӘНДЕ ДАГЫСТАНИ “ТӘКЪВАЛЫЛАР ӘХЛАГЫ” КИТАБЫННАН

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...