Дин әхлагы сыйфатлары

1) Ачлык – суфиларның сыйфаты һәм нәфес белән көрәшү ысулы. Ачлыкның әдәбе шул ки, кешенең көндәлек туклана торган ризык күләмен киметүе. Ачлык – ул нур, ә тук булу – ул ут. Бу ут хуҗасын яндырмыйча сүнмәс. Туклык дөнья гамәлләренә китерә торган ачкыч, ә ачлык – исә ахирәт гамәлләренә китерүче ачкыч булып тора. Фатыйма Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә бер кисәк икмәк китергәч, ул аңардан: “Әй Фатыйма, бу нинди икмәк?” – дип сорады. Фатыйма җавап биреп: “Бу үзем пешергән икмәк, шул икмәкнең бер өлешен сиңа китермичә, күңелем тынычланмады”- диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм:
“Бу әтиеңнең өч көн буена ашаган беренче ризыгы” – диде. Бер шәехкә көнгә бер тапкыр гына ашаучы кеше турында хәбәр иткәч, ул: “Бу Аллаһка якын булучыларның туклануы”, - дигән. Аңардан көнгә ике тапкыр ашаучы турында сорагач, ул: “Бу мөэминнәрнең туклануы” – дигән. Ә инде көнгә өч тапкыр ашаучылар турында сорагач, ул: “Йорт әһелләреңә әйт, сиңа утлык әзерләсеннәр”, - дигән. Әбү Габдулла бин Хәфифнең укучыларыннан берсе сөйләвеннән: “Остазым миңа ифтарга көн саен 10 данә йөзем алып килергә кушты. Бервакыт мин аны кызгандым һәм 15 данә йөзем алып килдем”. Шунда ул миңа карап: “Кем сиңа шулкадәр алып килергә кушты?” – диде. Ул барыбер 10 данәсен генә ашады”. 2)
Истикамәт – ул нәфес гадәтләреннән ерак тору һәм даими рәвештә хакыйкатькә иярү, Аллаһ кушкан туры юлдан бару. Әй балалар, яшерен һәм ачык гыйлемнәргә ышанучылар арасында булыгыз һәм истикамәт тирәсенә җыелыгыз, бу кәрамәтләргә караганда да зуррак сыйфат. Шуны онытмагыз истикамәтнең булуы тәкъвалыкны камилләштерә. Истикамәт – ул нәфесне Коръәндә һәм сөннәттә әйтелгән әхлакка һәм әдәпкә өйрәтү. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Кешеләргә карата мәрхәмәтле бул, яхшылыкка өндә, яманлыктан тый” (әл-Әграф сүрәсе, 199).
Замандашларыңа карата яшьләр өчен ата кебек, ә олылар өчен угыл кебек бул. Кешеләрне Раббыңның юлына хикмәт белән өндә, аларга яхшылык белән аңлат. Йомшак бул, кешеләргә аларның акыллары аңларлык дәрәҗәдә, аларның телендә аңлат. Шул вакытта Аллаһ Тәгалә сине өметле кешеләрдән итәр һәм сиңа ярдәмчегә мөэминнәрне бирер. Истикамәт тирәлегеннән чыкма һәм Аллаһ сине саклар дип исәпләмә, чөнки бу иң яшерен серләрнең берсе. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Һичшиксез, “Раббыбыз – Аллаһ!” – диючеләргә, шуннан соң (ширеккә кайтмыйча, фарызларны ихласлык белән үтәп) ныклык күрсәтүчеләргә фәрештәләр (дөньяда һәм ахирәттә юлыккан һәр кыенлыкларда, бигрәк тә курку һәм борчылуга бирелгән чакларында, үлем сәгатендә, кабердә һәм терелү вакытында) иңәләр: “(Киләчәгегез белән бәйле бернидән дә) курыкмагыз һәм (артыгызда калдырганнарыгыз өчен) борчылмагыз, сезгә (пәйгамбәрләр аша дөньяда) вәгъдә ителгән Җәннәткә сөенегез” (Фуссыйләт сүрәсе, 30)
Ягъни мөэминнәр гамәлләрен ихластан кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен һәм шәригать кануннарын тотып, Аллаһка гыйбадәт кылу белән шөгыльләнәләр. Әбү Бәкер Сиддык (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтүенчә, бу шуны аңлата ки, алар Аллаһтан башкага ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсеннәр, дигән мәгънәдә. Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) фикеренчә, моның мәгънәсе, алар туры юлны сайлагач читкә тайпылмасыннар, шәригать кануннарын читләтеп узарга маташып, төлке кебек хәйләкәрлек кылмасыннар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Туры юлдан барыгыз һәм сез моның әҗерен санап бетерә алмассыз. Шуны белегез, диндәге иң яхшы гамәл - ул намаз. Бары ихлас мөэмин генә даими таһәратен сакларга тырыша”. Шуны да белегез, диндә туры юлдан бару – ул камиллеккә ирешүнең дәрәҗәсе һәм һәрбер гамәлнең тулылыгы. Бу дәрәҗәгә бары көчле рухлы кешеләр генә ирешә. Бер Шәех Пәйгамбәребезне төшендә күргән һәм аңардан: “Әй Аллаһның Илчесе, синең, “Һуд” сүрәсе иңгәндә минем чәчем агарды, дигән сүзләреңне сөйлиләр. Сине бу сүрәдәге кайсы вакыйга чәчең агаруга китерде: пәйгамбәрләр турындагы риваятьләрме яисә һәлак булган кавемнәр тарихымы?”. Ул җавап биреп: “Алар түгел, ә Раббымның: “Сиңа әмер ителгән рәвештә туры юлдан бар”, дигән сүзләре” – дип җавап бирде.
3) Түбәнчелек. Әй мөселманнар, шуны белегез, тынычлыкны сөйгән һәм түбәнчелек күрсәткән кеше шәһитләр тормышын яшәгәндәй була. Чөнки кешеләр белән иминлектә яшәү – пәйгамбәрләрнең һәм тәкъвалы бәндәләрнең күркәм әхлакларыннан санала. Кешеләр белән йомшак мөгамәләдә булучыларны Аллаһ Тәгалә җәһәннәм өчен хәрам кылды. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм йомшак кеше иде. Сәхәбәләр дөнья турында искә алганда, ул аларны тыймады, ә ахирәт турында сөйләшкәндә, ул сөйләшүгә кушыла иде, ризык турында сөйләшкәндә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм читтә калмас иде. Гомәр бине Хәттаб (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Сез бүген катылык белән дорфалык арасында торасыз. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сәхабәләре, коллар һәм хезмәтчеләр белән йомшак мөгамәләдә һәм кайгыртучан булды”. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһ мөэминнәргә карата мәрхәмәтле” (әл-Әхзәб сүрәсе, 43). Икенче аятьтә әйтелгән: “Сезнең арагыздан Илче килде. Сезгә бәла килгәндә аңа авыр, ул сезнең иман китерүегезне тели, туры юлга басуыгызны көтә, ә мөэминнәргә карата ул кайгыртучан һәм мәрхәмәтле” (Тәүбә сүрәсе, 128). Ягъни Аллаһның Илчесе сезгә килде һәм ул сезнең кебек үк кеше иде. Аллаһ Тәгалә аның дәрәҗәсен күтәрде һәм аңа мәрхәмәт киемен кидерде һәм сезнең өстән әмир итеп билгеләде. Чөнки ул сезгә карата мәрхәмәтле һәм кайгыртучан. Аның төп максаты кешекләргә тәүхидне ирештерү.
Әүвәлдә әйтелгәннәрне шулай ук башкача да ирештерергә мөмкин: әй гарәбләр, сезгә Илче килде, ул да сезнең кебек үк гарәб һәм сезнең телдә сөйләшә. Чөнки телнең охшашлыгы дуслыкка китерә, бәхәсләрдән ерак кыла һәм дәлилләрне аңларга күбрәк мөмкинчелек ача. Туры юлга өндәгәндә халыкның телен белмәсәң, аларга хакыйкатьне ирештерү мөмкни түгел. Шулай ук Пәйгамбәр – ул Аллаһ Тәгалә бар кылган мәхлукларның иң кыйммәтлесе. Әбү Һөрайра (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм Җәбрали фәрештәдән сорап: “Әй Җәбраил, сиңа ничә яшь?” – диде. Фәрештә җавап биреп әйтте: “Әй Аллаһның Илчесе, миңа ничә яшь икәнен белмим, әмма дүртенче күктә бер йолдыз бар, ул һәр 70 мең ел саен чыга. Мин ул йолдызны 72 мең тапкыр күрдем” – диде. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Әй Җәбраил, Раббымның олуглыгы белән ант итәм. Ул йолдыз – мин”. Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне бар кылгач аның аркасына Мөхәммәд пәйгамбәрнең нурын урнаштырды һәм ул нур Адәм галәйһиссәләмнең маңгаенда балкыр иде.
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең күркәмлеге – барча мәхлуклар арасында иң яхшысы булуы. Аның пакь рухы – барча пакь рухлар арасында иң олугы. Аның нәселе барча нәселләрдән дә өстене. Аның теле - иң гүзәле. Аңа иңдерелгән китап – барча илаһи китаплардан иң яхшысы. Аның сәхабәләре һәм гаиләсе – иң мәртәбәлеләре. Ул туган вакыт – иң бәрәкәтле вакыт. Ә аның нурлы кабере – җир йөзендә иң хөрмәткә лаек булганы. Аның бармак арасыннан агып чыккан су – бөтен сулардан да яхшырагы. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сезнең иман китерүегезне бик тели һәм руханият дәрәҗәсен яхшыртуыгызга өметләнә. Аллаһ Тәгаләнең кайгыртуы һәм мәрхәмәте бары тик мөэминнәргә юнәлтелгән. Шуңа күрә дә: яхшы мөгамәлә бөтен эшләрдә дә барча хушбуйлар арасындагы мускус кебек, дигән әйтем бар.
Дагыстан мөфтие
Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан