Кеше ике әйбердән тора: тән һәм җан

Кеше ике әйбердән тора: тән һәм җан

Тән – ул өй кебек, җан – бу өйнең хуҗасы. Тән – ул кеше үзе түгел, ә җан исә тән эчендәге чын кеше. Тән балчыктан тора, ә җан – Аллаһның теләге белән бар булган бер мәхлук... Бу ике әйбер бергә кушылгач кеше була.

Тәннең формалашу урыны

Ана карыны – ул тәннең формалашу урыны. Әгәр бер баланың тәне карында яхшы үсмәсә, ул бу дөньяга килгәч дөрес формалаша алмый. Мәсәлән, әгәр бала туганда ук сукыр булса, табиплар никадәр генә тырышсалар да, бу балага күз ясап куя алмыйлар.

Әгәр баланың бармаклары юк икән, табиплар бу очракта аңа бармак ясый алмыйлар. Табиплар фикеренчә, әгәр ана йөкле булганда карындагы балада берәр кимчелек калса, ул аны бу дөньяда камилләштерә алмас.

Шәхеснең тәрбияләнү урыны

Шулай ук дөньядагы һәм Ахирәттәге урыны. Җир “карыны” шәхесне үстерү урыны – аның гадәтләре, тәртибе, идеяләре һәм характеры. Әгәр характерында берәр кимчелек калса, аны Ахирәттә төзәтеп булмый.

Нәкъ менә шуның өчен дә бу дөньяда үткән вакытның әһәмияте бик зур. Гомер кыска, әмма әһәмиятле булу ягыннан караганда, ул бик кыйммәт!

 

“Хикмәт Мәрҗәннәре” хөтбәләр җыентыгы

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Кешеләрнең байлар һәм фәкыйрьләр булып яратылуында хикмәт нәрсәдә?

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.   Аллаһы Раббыбыз –...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...