Дөнья малына карата мәхәббәт

Дөнья малы кеше өчен дошман. Шуны белегез, дөнья малын ярату бөтен шәригатьләрдә дә шелтәле гамәл булып санала. Чөнки ул фетнәгә китерүче сәбәп һәм һәр гөнаһның башлангычы булып тора. Шуңа күрә Аллаһның колы фани дөньяның матурлыгыннан ваз кичәргә, җәмгыятьтәге зур дәрәҗәләрне яратудан һәм аларга омтылудан йөрәген азат итәргә тиеш. Дөреслектә зур дәрәҗәләрне ярату ул кешегә байлыкны яратуга караганда да күбрәк зыян китерә. Әгәр кешедә бу сыйфатларның икесе дә булса, бу кешенең дошманы булган дөньяны яратуына, һәм дөньяга бирелүенә ишарәли.
Боларның никадәр хурлыклы һәм бу дөньяның бик тиз үтәчәк булуын аңлату өчен бер мисал китерик. Аллаһ Тәгалә Адәм пәйгамбәр белән аның хатынын Һаваны җәннәттән чыгарып җиргә китергәч, алар җәннәт исен тоймый башладылар, бу дөньяның исен сизеп аңнарын югалттылар. Кырык көн шул халәттә калдылар. Шулай ук риваять ителә, Аллаһ Тәгалә бу дөньяны бар кылгач, аңа мөрәҗәгать итеп: “Ий дөнья, Миңа хезмәт итүчегә хезмәт ит, синең нигъмәтләреңә хезмәт итүчене үзеңнең колларың ит”. Бу дөнья нигмәтләре дигәндә, без байлыкны, мөлкәтне, затлы ризыкны, сөйләм һәм йокыны күз алдында тотабыз. Ә син, ий мөрид, килепкитүче ләззәтләр һәм матурлыклар синең йөрәгеңне камап алырга тиеш түгел. Шуны бел, дөнья малы ул йөрәктә үскән чәч кебек, әгәр кешенең йөрәгендә бер бөртек чәч кенә үссә дә, ул шунда ук үләчәк. Нәкъ менә шуның өчен дә Аллаһ Тәгаләнең әмере белән тәндә, тыштан үсә, киресенчә эчтә түгел.
Моның хикмәте шунда, Җәннәткә кергәндә мөэминнәрнең тәннәрендә, битләрендә бернинди чәч тә булмас. Бернинди чәчсез керерләр, күзләре сөрмәләнгән, йөрәкләре барысыныкы да бертөрле, көнчелексез һәм нәфрәтсез булыр. Әгәр аларның тәннәрендә чәч үссә, бу һәлакәткә китерә, чөнки ахирәттә кешеләр физик яктан да, рухи яктан да йөрәк кебек, алар өчен Раббыларыннан бернинди пәрдә һәм киртә булмас. Шуны белегез, мөрид никадәр бу дөнья малын яратса, ул шулкадәр дәрәҗәдә Аллаһның сөймәгәне булыр. Аллаһтан ерагайтучы һәрнәрсә дөнья малы, ә Аллаһ Тәгаләгә дога кылып мөрәҗәгать иткән һәрнәрсә ахирәтнеке булып санала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәдисендә әйтелә: “Дөреслектә, Аллаһ Үзенең бар кылган мәхлукларыннан иң сөймәгәне дөньядыр. Аны бар кылгач Аллаһ аңа бер генә дә карамады”. Шулай ук Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Бу дөнья һәм андагы бар нәрсә ләгънәтле, мәгәр Аллаһны зикер итү һәм бу зикер итүгә китерүче нәрсәләрдән башка”.
Дөньяны ярату белән гыйбадәт капма-каршы
Имам Әбү Хәсән Шәзили әйтте: “Аллаһ колының йөрәгендә бу дөньядагы берәр нәрсәгә омтылышы бар икән, ул Аллаһка якыная алмас. Аллаһка якынаюга бары тик гыйбадәтендә ихлас булган бәндә генә ия булыр. Башкалар исә йөрәкләре бу дөньяда яисә гаибтә булган нәрсәгә омтылса, шуның белән калыр, артык бөек дәрәҗәләргә күтәрелә алмаслар”. Шулай ук Әбү Хәсән Гали бин әл-Мәзин риваять итәләр: “Әгәр кешене артык мактасагыз, аңа сиддыйк, ягъни тугрылыкның бөек дәрәҗәсенә ирешүче дисәгез, Аллаһ Тәгалә аңа барыбер игътибар итмәс, хәтта бу колның йөрәгендә бу дөньяны яратуы аз гына булса да.
Аллаһ белән ант итәм, Аллаһны тану юлында булган мосафирлар күңелләрендә матди байлыкны ярату сәбәпле һәлак булдылар”. Имам Шәзили әйткән: “Аллаһка гыйбадәт кылу дөнья малын ярату хисе белән берләшкән гыйбадәт – ул бары тик борчу, йөрәк өчен шомлану һәм тән өчен арыганлык кына, ул рухсыз тән кебек булып кала. Зөһетлекнең асылы һәм дөнья малыннан ваз кичү дөнья малын ярату хисе булмавына нигезләнгән, ә инде үзеңне мөлкәттән мәхрүм итү түгел. Шуңа күрә Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм безне сәүдә яисә башка кәсепләр белән шөгыльләнүдән тыймады”.
Дөнья малы белән вәсвәсәләнүдән кисәтү
Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм мөэминнәргә еш кына бу дөньяга дөрес караш булуы турында, аларның йөрәген һәм акылын беркайчан да буш итмәскә тиешлеге турында искә төшереп торды. Кеше бу дөньяда үзен мосафир кебек хис итәргә тиеш. Моны истә тоту ул дөнья малын ярату капкынына эләгүдән коткара. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Бу дөньяда чит кеше яисә мосафир кебек булыгыз. Үзегезне бу дөньяны калдырып китүчеләрдән санагыз. Таң аткач, нәфесегезгә кич турында әйтмәгез (кичкә кадәр яшәрмен дип уйламагыз), ә кич булгач, иртәгәсе көн турында әйтмәгез. Сәламәтлек белән авыру килгәнче, яшьлек белән картлык килгәнче, буш вакыт белән мәшгуль булганчыга кадәр, тормышыгыз белән үлем килгәнчегә кадәр файдаланыгыз. Дөреслектә, сезне иртәгә ничек итеп атаулары (ягъни сезне иртәгә исәннәрдән санарлармы яисә мәетләрдән булырсызмы) билгесез”.
Имам Җөнәед Багдадидан: “Нинди гыйлем иң файдалысы?” – дип сорадылар. Ул: “Сине Аллаһ Тәгаләне тануга китерүче, нәфескә иярүдән тыючы гыйлем. Файдалы гыйлемнәр аның хуҗасын буйсынучанлыкка, тыйнаклыкка, нәфес белән көрәшүгә, руханиятен кайгырутчанлыкка, үз-үзеңне хисап кылуга, Аллаһ Тәгаләдән куркуга, дөнья нигмәтләреннән баш тартуга китерә. Мондый гыйлем аздан да канәгать булуга, дөньяга бирелгән бәндәләрдән ерак торуга, кешеләр өчен ихлас остаз һәм киңәшче булырга, аларга яхшылык кылырга, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булырга, мөридләр белән аралашырга, Аллаһның сөекле бәндәләрен хөрмәт итәргә, шулай ук сиңа файда китергән нәрсәләргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтә”, – дип җавап бирде. Гали бин Әбү Талиб (Аллаһ аңардан разый булсын) мөэминнәрне озын гомергә өметләнүдән һәм шәһвәтләргә иярүдән тыйды. Чөнки алар бу дөньяны яратуның җимешләре. Ул болай дигән: “Мин сезнең өчен ике нәрсәдән куркам: озакка сузылган ышанычтан һәм шәһвәтләргә иярүдән. Ахирәт улларыннан булыгыз, фани дөнья әһелләреннән булмагыз”.
Дөнья турында әйтелгән хикмәтле гыйбарәләр
Күп кенә галимнәр, тәкъвалык ияләре дөньяның асылын һәм бу дөньяга бирелү куркынычы турында тәфсилләп аңлаттылар. Һәркем өчен дә файдалы булган кайбер нәсихәтләр:
1. Имам Җөнәед Багдади әйткән: “Берәү иртән тормышына зарланып торса, ул Раббысына зарланучыга тиң булыр. Берәү дөнья мәшәкатьләре сәбәпле кайгы халәтендә булса, ул Аллаһ Тәгаләгә ачулы бәндәгә тиң. Берәү бай кеше каршында аның байлыгы сәбәпле түбәнсенсә, ул диненең өчтән бер өлешеннән мәхрүм калыр”.
2. Бер галим әйткән: “Аллаһ Тәгалә бер бәндәсен Үзенең яраткан колы итәргә теләсә, аның өчен бу дөньяны җирәнгеч итәр”.
3. Бер шәех әйткән: “Ий мөрид, дөньяның маллннан үзеңә кешеләргә сорап барырлык булмаган кадәрен калдыр, бу дөньядан тулысынча ваз кичүдә чамадан чыкма”.
4. Бер шәехнең сүзе: “Ике махсус сыйфат бар, шул сыйфатларга ия булучы имам, мөгаллим булыр, аның артыннан кешеләр иярер. Беренчесе – бу дөньядан ваз кичү һәм дөньяга карата ваемсыз булу; икенчесе – бөтен авырлыкларны сабырлык белән күтәрү, дин кардәшләрдән килгән зарарларга сабыр итү, шул ук вакытта аларны башкалардан артык күрү”.
5. Имам Шәзили әйткән: “Аллаһ Тәгалә бәндәсен яратмас, хәтта ул бәндә бу дөньяны һәм бу дөнья артыннан куучыларны сөймәсә, ике дөньяның да нигъмәтләреннән ваз кичкәнчегә кадәр”.
6. Шулай ук Имам Шәзили әйткәннәрдән: “Бу дөнья яраткан һәркемне Аллаһ Тәгалә күрә алмый. Шуңа күрә мөрид бу дөнья малларыннан ваз кичәргә һәм йөрәген пакьләргә тиеш”.
Шуны белегез, әй мөселманнар, бу дөнья китеп баручы күләгә һәм кол белән Раббысы арасындагы киртә. Кешенең йөрәгендә бу дөньяга карата мәхәббәте тузан кадәрле булса да, Аллаһның ихлас бәндәсе була алмас. Моннан тыш, бу дөньядан тулысынча ваз кичмичә, Раббысы тарафыннан кабул ителмәс.
Дагыстан мөфтие
Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан