Тәкәбберләргә нәсихәт

Тәкәбберләргә нәсихәт

Тәкәбберләргә нәсихәт

Ий мөселманнар, йөрәгегез белән бөтен нәрсә турында фикерләгез һәм сез Аллаһның кодрәтен күрерсез. Сез ничек Аллаһның мәхлукларына нәфрәт белән карый аласыз? Йөрәк һәм күзләр белән Аллаһның мәхлукларын олылагыз. Шуны белегез, башкаларның кимчелекләренә игътибар итеп йөргән мөрид камиллеккә ирешмәс. Башкаларның кимчелегенә карап йөрү мөриднең тәрбиягә, камилеккә омтылуга мохтаҗ булуын күрсәтә, димәк ул үзен зур дәрәҗәләргә ирештерүче остазга мохтаҗ.

Бервакыт Шәех Мөхиддин бин әл-Гараби белән шундый хәл булган. Ул корабка утыргач, җил көчәеп давыл башлана. Ул: “Ий күл, тынычлан, синең өстеңдә гыйлем диңгезе тора”, - дип әйтә. Аның бумсүзләреннән соң дулкыннар тынычлана һәм судан зур бер хайван чыгып Шәехкә: “Ий Мөхиддин, мин сиңа бер сорау бирәм, әгәр син җавап бирә алсаң, галим булырсың, ә җавап бирә алмасаң, надан булырсың”, - дип әйтә. Шәех аңардан: “Нинди сорау?” – дип сорый. Бу хайван: “Әгәр Аллаһ Тәгалә хатынның ирен берәр нәрсәгә әверелдерсә (башка бер мәхлукка), аның гыйддәсе күпме булыр: тол хатын кебек булырмы яисә талак алган хатынныкы кебекме?” – дип сорый. Шәех ни әйтергә дә белми. Шунда бу хайван әйткән: “Әгәр син мине үзеңнең остазың итсәң, мин сиңа бу сорауның җавабын әйтермен”. Шәех ризалаша һәм бу хайван җавап биреп әйтә: “Әгәр ирне тере мәхлукка әверелдерсәләр, ул вакытта хатын талак алган (ягъни аерылган) хатын буларак гыйддә көтә. Әгәр җансыз нәрсәгә әверелдерсәләр, гыйддәсе тол хатынныкы кебек булыр”. Бу очрактан соң Шәех Мөхиддин беркайчан да үзенең гыйлем иясе булуы хакында бер сүз дә әйтмәгән.

Бу сүзләрне фикерләп кара: “Әгәр мин фәлән кешегә карата тыйнаклык күрсәтүдән аның тәкәбберләнүеннән курыкмасам, мин моны эшләр идем”. Бу сүзләрдә тәкәбберлекнең чиге күренә. Чөнки син үзеңне кардәшеңнән өстенрәк итеп күрәсең, аннан соң аның дәрәҗәсенә төшәсең. Аллаһның мәгърифәтенә ирешүчеләрнең тыйнаклыгына килгәндә, ул тәкәбберлектән мәхрүм, чөнки алар үзләренең рухи дәрәҗәләрен теләсә кайсы мөселманныкыннан өстенрәк дип уйламыйлар. Пйәгамбәрләр гөнаһсыз булуларына карамастан, Аллаһ Тәгаләдән шайтаннан, дәдҗәлнең фетнәсеннән саклавын сорап дога кылганнар. Шәех Гали әл-Хәввәс әйткән: “Дәдҗәлнең фетнәсе – ул Дәдҗәл илаһи сыйфатларны дәгъвалый башлагач, шул вакытта яшәүче кешеләрнең аны яклавыннан курку”. Ий мөселманнар, кемне дә булса хөкем итүдән сакланыгыз. Дөреслектә АллаһТәгаләнең коллар сурәтендәге патшалары булган кебек патшалар сурәтендәге коллары бар. Аллаһ Тәгалә Үзенең колына еш кына кол киемен кидерә һәм аны үз алдында кол итеп күрсәтә, әмма тирә-юньдәгеләр өчен ул патша булып күренер. Шуны белегез, үзенең нәфесен Фиргавен нәфесеннән яхшырак дип уйлаучы тәкәббер була. Бурычын түләүне нәфес кебек озакка сузучы башка бер бурычлы да юк. Шайтаннан да яманрак дошман юк. Үз шәһвәтләреңнән дә көчлерәк дошман юк. Тәкәбберлек Аллаһтан килгән ярдәмне ерагайта, чөнки яңгыр суы түбәнлектә җыела, тау башында түгел. Тәкәббер кешеләрнең йөрәкләре дә шундый ук хәлдә: шәфкатьлелек аларныд йөрәкләреннән китә һәм тыйнаклык ияләренең йөрәгенә килеп урнаша. Тәкәбберләр хакыйкатьне кабул итми. Пәйгмбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Тәкәбберлек – ул хакыйкатьне кимсетү”. Ягъни хакыйкатьтән баш тарту һәм кешеләргә карата нәфрәтләнү. Әмма тәкәбберлек бары тик зур дәрәҗәле кешеләргә генә хас дип уйлама. Ул хәтта ашарга ризыгы булмаган мохтаҗларда да булырга мөмкин. Артык масаючанлык барысын да боза, яхшыртмый, чөнки бу Аллаһның мәхлукларына карата һавалы мөгамәлә.

Шуны бел, гөнаһлылар нинди генә яман эш эшләсәләр дә, син үзеңне алардан яхшырак дип санарга тиеш түгел. Әгәр мөрид үзен эттән яисә чебеннән яхшырак дип санаса, ул олуг дәрәҗәле шәехләрнең камиллегеннән мәхрүм булыр. Гөнаһлылар хакыйкатьне калдырып ялган артыннан ияргән өчен һәм Аллаһка якынайтучы юлдан ерагайган өчен син аларны ачулана аласың. Мондый очракта ачулану Аллаһ ризалыгы өчен булыр. Бәлки гөнаһлылар тәүбә кылырлар һәм Аллаһка мөрәҗәгать итәрләр һәм аларны халәте безнекенә караганда яхшырак булып үзгәрер. Шәгърани остазы Гали әл-Хәввәстән болай дип сораган: “Ничек итеп миңа гыйлемемә иярүче галим буларак, үземне наданнан һәм гөнаһлыдан яманрак итеп санарга?” Остазы: “Дөреслектә кешеләрнең бер-берсе каршындагы дәрәҗәләре җисемдә түгел, ә аның сыйфатында”, - дип җавап биргән. Аллаһ Тәгаләнең бу сүзләрен фикерләп кара: (мәгънәсе) “Әйт: «Мин сезнең кебек бер кешемен, миңа Аллаһтан вәхи иңде...” (Кәһеф сүрәсе, 110 аять) Аллаһ Тәгалә кешеләр белән пәйгамбәрләр арасында аерма кылмады, бары тик вәхи иңдерүдән һәм Аллаһ каршындагы итагатьлектән башка. Моннан аңлашылганча, кешеләр арасындагы дәрәҗә даими кабатланган һәм үзгәрми торган нәрсәләр белән билгеләнә. Ә кешенең гыйлеме һәм халәте үзгәреп тора”. Шуңа күрә, әй мөселман, әгәр сине гыйлемнәреңнән мәхрүм итсәләр, наданнар каршында үзеңне олуг тоткан дәрәҗә сине ташлап китәр.

Муса галәйһиссәләм каршында ике кеше үзләренең дәрәҗәле гаиләдән чыгышлары белән мактана башладылар. Шуларның берсе: “Я фәлән, фәләннең улы”, - диде һәм бабаларын тугызынчы буынга кадәр санап чыкты. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдереп әйтте: “Син әйт аңа, сиңа кадәр булганнар барысы да җәһәннәм утында яналар һәм син унынчы булын алар артыннан барырсың”.

Шуны белегез, өч сыйфат игелекле кешеләрнең гамәлләре булып санала: беренчесе, алар малларын мохтаҗлар өчен сарыф итәргә яраталар; икенчесе- алар зәгыйфь мөселманнарга ярдәм итәргә яраталар; өченчесе, тыйнаклыкны һәм кешеләр китергән авырлыкларны яраталар. Әбү Сәид (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһның галимнәре – алар тыйнаклык һәм юашлык ияләре. Дәүләт башлыкларының галимнәре – тәкәбберлек һәм масаючанлык ияләре”.

Шулай ук болай дип әйтелгән: “Тыйнаклык – ул кешеләр көнләшми торган игелек. Тәкәбберлек – ул кешеләрдә кызгану уятмый торган бәла. Кешенең олуглыгы – аның тыйнаклыгында, ә инде моны тәкәбберлектә эзләүче аны беркайчан да таба алмас”.

Пәйгамбәре галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр берәү кешеләр тарафыннан олылауны теләсә, үзенә урынны җәһәннәмдә әзерләсен”. Борынгы элгәрләребез кешеләрне тыйнаклыкларына карап олылаганнар. Шуңа күрә Аллаһка итәгатьле булучы һәм кешеләр янында тыйнаклык күрсәтүче генә ихтирамга һәм хөрмәткә лаеклы.

Шәех Габделкадир Җиләне әйткән: “Мин Аллаһның мәгърифәтенә төнге гыйбадтәләрем һәм көндезгеуразаларым сәбәпле ирешмәдем, ә бәлки мартлык, тыйнаклык, ихласлык аша, Раббыма мөрәҗәгать иткәндә никадәр дәрәҗәдә Аңа мохтаҗ булуымны күрсәтү сәбәпле һәм берәр гамәл кылуда никадәр көчсез булуымны күрсәтү белән генә ирештем”.

Тыйнаклык иясенә Аллаһ Тәгалә Үзенә якынаю мөмкинчелеген бирә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһ Тәгалә кемгә генә Үзен күрсәтсә дә, ул һичшиксез тыйнак һәм юаш була”.

Аллаһның колы берәр кешене җәберләсә яисә аның белән бәхәскә керсә, без аның Аллаһка якын булмаган бәндәләрдән икәнен аңлыйбыз.

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...