Габделкадир Җиләни – мәшһүр остаз
Габделкадир Җиләни – мәшһүр остаз

Габделкадир Җиләни (Аллаһның рәхмәтендә булсын) һиҗри буенча 470 нче елда (милади буенча якынча 1075 елда) фарсы җирендә, Иранның Җилән шәһәрендә туган. Аның нәсел шәҗәрәсе Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә Хәсән бине Гали (Аллаһ аңардан разый булсын) аша килеп тоташа. Аның әнисе Өммелхәйр Фатыймада мөхтәрәм һәм тәкъвалы гаиләдән булган, үзенең гыйбадәт кылудагы ихласлыгы һәм күркәм әхлагы белән аерылып торган.
Габделкадир Җиләнинең бу дөньяда бөек дәрәҗәләргә ирешәчәге балачактан ук билгеле була. Рамазан аенда ул көндезен әнисенең сөтен имүдән баш тарткан. ШӘрифләр (ягъни Пәйгамбәрбез галәйһиссәләм нәселендә) малай тууы һәм көндезен күкрәк сөтен имүдән баш тартуы турындагы хәбәр бөтен җиргә тарала. Киләсе елда томан сәбәпле Рамазан аеның башланганмы, юкмы икәнен билгеләү авырлыклар тугач, шәһәр халкы Габделкадирның әнисе янына килгәннәр, баласы бу көнне күкрәк сөтен имгәнме =,юкмы икәнен белү өчен. Ул көнне Габделкадир ураза тоткан, һәм соңыннан дөрестән дә бу Рамазан аеның беренче көне булуы билгеле булган. 18 яше тулгач әнисеннән рөхсәт алып ул укуын дәвам итү өчен Багдадка юнәлгән. Әнисе аңа юлга 40 алтын тәңкә бирә һәм аларны күлмәгенә яшереп тегеп куя. Улын юлга озатканда, беркайчан да алдама, дип нәсихәт әйтеп җибәрә. Габделкадир юлдашлары белән бергә юлга чыга. Аларның юлларына юлбасарлар очрый һәм бөтен кешенең акчаларын кыйммәтле әйберләрен талап алалар. Бер юлбасар шаяртып кына Габделкадирдән: “Әй малай, синең берәр нәрсәң бармы?” дип сорый.
Ул: “Минем 40 алтын тәңкәм бар”, - дип җавап бирә. Юлбасар бу малай шаярта дип уйлап көлгән генә. Икенче юлбасар да Габделкадиргә шул ук сорауны бирә һәм шундый ук җавапны ала. Алар малайны үзләренең башлыклары янына китерәләр һәм аңардан тәңкәләрнең кая яшеренгән булуы хакында сорыйлар. Ул: “Алар күлмәккә тегелеп куелган” – дип җавап бирә. Юлбасарлар тикшереп карагач, дөрестән дә малайның алдамавын беләләр һәм гаҗәпкә калалар. Башлыклары: “Ни өчен син ул тәңкәләр хакында безгә әйттең?” – дип сорый. Ул: “Чөнки мин әниемә беркайчан да ялган сөйләмәскә вәгъдә бирдем”, - дип җавап бирә. Бу сүзләр юлабасарның күңеленә керә һәм ул елап: “Син әниеңә биргән сүзеңне тотасың, ә мин күпме еллар буе Раббымның кануннарын бозып яшим”, - дп тәүбәгә килгән һәм башлыкларына карап башка юлбасарлар да тәүбә кылганнар. Багдадта Габделкадир мәшһүр галимнәр белән таныша, аларның күбесеннән гыйлем ала һәм югары белем алырга да өлгерә. Галимнәр аның зиһенле һәм тирән гыйлемле булуына сокланганнар. Ул шундый бөек дәрәҗәгә ирешә Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләре буенча фәтвә бирә башлый. Гыйрак галимнәре аның фәтваларын кабул иткәннәр. Бервакыт аңа Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне төшендә күрә һәм ул аңардан ни өчен вәгазьләр сөйләмисең, дип сорый.
Габделкадир җавап биреп: “Ий Аллаһның Илчесе (галәйһиссәләм) ничек итеп мин Багдадның талантлы зур галимнәре каршында вәгазь сөйли алыйм? Мин бит әгҗәми (гарәп түгел)”. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссәләм аның авызын ачып 7 тапкыр өргән һәм аңа вәгазьләр укырга әмер иткән. Башта аның вәгазьләрен ике-өч кеше тыңласа, тора бара кешеләр күбрәк җыела башлаган. Ахыр чиктә ул вәгазь сөйләгән мәчеткә кешеләр сыймый башлаган һәм ул шәһәрдән читтә, ачык урында вәгазьләрен укыган. Соңрак аның вәгазьләрен тыңларга 70 меңнән артык кеше килгән. Шәехне тыңлап 5 меңнән артык насара һәм яһүд иман китергән, 100 меңнән артык мөселман тәүбәгә килгән. Ул заманның бөтен галимнәре дә аны ул вакытның олуг кешесе итеп таныганнар. Һиҗри буенча 561 нче елда (милади буенча 1163 ел) Багдадта вафат була һәм күмелүе дә шул ук шәһәрдә, мәчет белән мәдрәсә урнашкан җирдә. Габделкадир Җиләнинең язып калдырган китаплары күп һәм алар төрле телләрдә язылган һәм күп тапкырлар нәшер ителгән. Шуларның берсе “Футухул-гайб” (гаибне ачыш) дип атала. Төрек тикшеренүчесе Сөләйман Улудаг бу остазның китаплары турында болай дигән: “Габделкадир Җиләни үзенең вәгазьләрен бик гади телдә сөйләгән. Шулай ук үзеннән элгәре мәшһүр галимнәрнең сүзләрен ирештергәндә, ул аларны бөтен кешегә дә аңлашырлык итеп аңлатма биргән.
Шуңа күрә аның хезмәтләре суфичылык әдәбиятында күркәм үрнәк булып тора. “Әл-фәтхүр-Раббани” (Раббыңны тану) һәм “Футухулгайб” (Гаибне тану) китапларында ул кешеләрне илһамландыра һәм кайгырта торган сүзләр белән тасвирлый. Аның бу гади ысулы тарикатенең таралуына һәм Ислам дөньясына аның тәэсир итүендә аеруча зур роль уйный». “Футухул-гайб” китабы аның мәҗлесләрендә улы Шәех Габдераззак тарафыннан язылып барылган 78 вәгазен туплаган. Бу вәгазьләрдә төрле темалар каралган – диннән алып иҗтимагый тормышка кадәр, ул заманнардагы икътисади очраклардан алып сәяхәтләргә кадәр. Вәгазьләрдә шулай ук мөэмин кеше нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш, кешене бәхетсезлеккә китерүче нәрсәләр, рухи үлем нәрсәне аңлату һәм Аллаһка ничек итеп якынаерга, суфичылык мәкамнәре, Аллаһка тәвәккәлләү, зөһедлек, тугрылык, ихласлык, нәфес белән көрәшү турында сөйләнелә. Аның китабыннан бер өзек: “Сине бөтен кимчелекләрең, хаталарың, гөнаһларың, бүләкләрең белән бергә яратучы һәм син хаталанган очракта да сине калдырмаучы – ул Аллаһ. Әгәр син моны белсәң, син Аңардан башка бернәрсәгә дә гыйбадәт кылмас идең”.
“Әгәр Аллаһ сине байлык белән нигмәтләндерсә, әмма байлык сине Аңа итәгать итүдән ерагайтса, ул вакытта байлыгың Аллаһ белән синең арадагы пәрдәгә әйләнер. Һәм Ул байлыгыңны кире алыр, чөнки син шул байлык белән бүләкләүче белән шөгыльләнмисең, ә ул биргән бүләк белән генә шөгыльләнәсең”. “Йөрәгеңне мәхлуклар белән генә шөгыльләндермә”. “Әгәр сиңа авырлык килсә, сабыр ит. Бу сынаудан разый бул, әлеге халәтеңнән игелек эзлә”. “Әгәр берәү нәрсәне дә булса яратса, ул башка нәрсәгә игътибар итәрме? Бәхетсезлек – ул Аллаһтан башка бернәрсәгә дә күңелне багларга бирми торган халәт, Раббыңнан башка беркем белән дә, беркая да күңел тынычлыгын табу мөмкин түгел, Аллаһтан башка беркемгә дә тәвәккәл кылум мөмкин түгел”. “Шуны бел, ахыры хәерле булсын өчен сабырлык кирәк, а чыгу юлы авырлыкларга яшеренгән”. “Аллаһтан тәкъдирдән канәгать булуны сора, чөнки син үзең өчен нәрсәнең хәерле булуын белмисең”.
“Тәсаввыф дип аталган нәрсә – ул буш сүз сөйләп килми. Тәсаввыфка ия булучылар нәфес теләгән гадәтләрдән, нәфес өчен рәхәтлек китерә торган нәрсәләрдән баш тартып кына ия булдылар. Бары тик йомшаклык белән генә дәрвиш булып була, чөнки гыйлем дәрвишләрдән куркуга китерә, ә йомшаклык дәрвишләр белән кешеләр арасындыгы дуслыкка сәбәп була”.
ШӘФИКА КУРНАЗОВА