Әбү Хәнифәнең укучысы Мөхәммәт бине Хәсән Шәйбәни (Һиҗри 132 — 189, Милади 749 — 804)

Әбү Хәнифәнең укучысы Мөхәммәт бине Хәсән Шәйбәни (Һиҗри 132 — 189, Милади 749 — 804)

Исеме Мөхәммәт, атасы Хәсән әш-Шәйбәни. Кушаматы Әбү Габдулла. Һиҗри буенча 132 елда туган, 189 елда үлгән. Әбү Хәнифә үлгән вакытта 18 яшенә кергән иде. Озак вакыт Әбү Хәнифәдән дәрес алмады. Әмма фикыһ гыйлемен Әбү Йосыфта тәмамлады. Суфьян Сәүридән һәм Әвзагыйдан да дәресләр алды. Мәлик бине Әнәснең янына килеп, аннан хәдис һәм риваять гыйлемен өйрәнде. Мәликнең янында өч ел торды. Остазы Әбү Йосыф кебек баш казый булмаса да, Һарун Рәшид дәверендә казый булып торды. Тел һәм әдәбиятта киң белем иясе. Тел сәнгате һәм әдәбият аңарда бергә тупланган. Киемнәренә игътибар бирер, яхшы киенә иде. Вәкарьле бер күренеше бар иде. Шуның өчен дә имам Шәфигый: «Мөхәммәт бине Хәсән күзне дә йөрәкне дә тутыра», - дигән. Янә Шәфигый аның хакында болай ди: «Ул кешеләрнең иң матур сөйләшүчесе. Сөйләшкән вакытта аны тыңлаган кеше, Коръәнне аның теле белән иңгән дип санар иде».

Хатыйб Багдади риваять итә: «Бер заман Һарун Рәшид килә иде. Кешеләрнең барысы да аягурә басып каршы алды. Мөхәммәт бине Хәсән басмады. Хәлифә килеп, Мөхәммәт бине Хәсәнне үз хозурына чакырды. Иптәшләре курыктылар, аның яныннан чыккач, нәрсә булды, дип сорадылар. Ул болай дип әйтте: «Хәлифә миннән: “Халык белән бергә син нигә аягурә басмадың?” дип сорады. Мин бу җавапны бирдем: — Син мине куйган сыйныфтан чыгуны хуш күрмәдем. Син мине гыйлем сыйныфына лаек күрдең, мин дә шуннан чыгып, хезмәтчеләр сыйныфына керергә теләмәдем». Мөхәммәт бине Хәсән, Әбү Хәнифәнең укучыларыннан булган Әбү Йосыфтан башкасына насыйп булмаган вәзгыятьләрне туплаган иде. Гыйрак фикыһ гыйлемен бик яхшы итеп өйрәнде. Чөнки фикыһны казый Әбү Йосыфтан өйрәнде. Хәдис фикыһен Мәдинәнең остазы имам Мәликтән һәм Шамның остазы Әвзагыйдан өйрәнде. Мәсьәлә чыгаруда һәм хисапта осталыгы бар иде. Әдәбиятка хаким иде. Соңыннан, казыйлык вазифасын үтәгән вакытта тагын да остарып китте. Бу, аның өчен икенче бер мәктәп булды. Аңа гыйлем һәм тәҗрибә казандырды. Фикыһны гамәли җирлеккә тагын да якынлаштырды. Имам Мөхәммәттә китап язуга хирыслык бар иде. Хаклы буларак, Гыйрак фикыһен киләчәк буыннарга тапшыручы ул булды. Аның китерүе бары тик Гыйрак фикыһе белән генә чикләнеп калмады. «Мүәтта» китабының ахырын имам Мәликтән риваять иткән һәм аны язган. Аның риваяте иң матур риваятьләрдән санала.

Имам Мөхәммәтнең гыйраклылар арасындагы дәрәҗәсе бик югары иде. Чөнки ул, фикыһ ягыннан кыйммәтле булган, караш иясе, мөҗтәһид бер кеше. Карашлары дөреслеккә бик якын. Караш һәм хәдис гыйлемен бергә туплаган. Гыйрак фикыһен туплаучы һәм риваять итүчесе һәм аның, килгән нәселләргә җиткерү сыйфаты белән дә кыйммәте тагын да арта. Имам Мөхәммәтнең китаплары хәнәфи фикыһының хәзинәсе булып исәпләнә. Теләсә имам Әбү Йосыфтан риваять ителеп, аңа нисбәт ителгән булсын, теләсә Әбү Йосыфтан һәм башка Гыйрак фәкыйһьләреннән аларак язган әсәрләр булсын, барысы да бер. Имам Мөхәммәтнең китапларыннан кайберсен карап үтик:

Заһир ривая китаплары Әбү Хәнифәнең һәм аның укучыларының фикыһенең нигезе булып санала. Бер мәсьәләнең хөкемен нәрсә булуын сөйләдеме, мәзһәбтә игътибар аңа юнәлер. Аңа каршы булган риваятьләргә игътибар юк. Моннан гаять аз мәсьәләләр искәрмә булган. Болар нигез булуыннан, галимнәр электән бирле бик әһәмият биргән, шәрехләгән, мәсьәләләрне чыгарганнар, асылларны исбат иткәннәр, аларга карап хөкем биргәннәр. Бу әсәрләргә бирелгән әһәмият нәтиҗәседер ки, аларны бер китап рәвешендә тупларга тәкъдим итүчеләр булган, һиҗри буенча дүртенче гасыр башларында Хәким Шәһит исеме белән мәшһүр булган Әбү Фазыл Мөхәммәт бине Мөхәммәт бине Әхмәт Мәрвәзи аларны китап хәлендә туплаган һәм аңа «Әл-кәфи» исемен биргән. Имам Мөхәммәтнең алты китабыннан булганнарны бер урынга туплаган. Кабатланган мәсьәләләрне алган. Мин бу хакта кыскача язуны кирәк дип таптым. Һәр мәсьәләне аңлатканда килгән мәгънәгә артык бер нәрсә дә кушмыйча, алдан уйлау белән чикләнүне дөрес күрдем. Шулай ук төрмәдә булган вакытымда дусларымның кайберсе, җан юлдашлыгы кылып, аларга боларны яздыруымны теләүләре дә моңа этәреш булгач, аларның теләген үтәдем».

Китап матур гыйбарәләр, җиңел бер метод белән язылган. Урау һәм ябык урыннары юк. Тирән урыннары бар. Нечкә кыясларны (чагыштыру) үз эченә ала, ачык гыйбарәләр белән аларны ачып сала.

Мөхәммәт Әбү Зәһраның

“Әбү Хәнифә” китабыннан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...