Рамазан алдыннан Коръән укырга өйрәнү курслары

Рамазан алдыннан Коръән укырга өйрәнү курслары

Рамазан алдыннан Коръән укырга өйрәнү курслары

Рамазан алдыннан Казанда һәм шәһәр яны мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башланды. Кайбер төркемнәрдә беренче дәресләр үтте, ә кайберләре исә дәресләрне шушы көннәрдә башлап җибәрәчәк. Дәресләргә теләгән һәр кеше язылып кушыла ала.

Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 2025нче елның гыйнвар һәм февраль айларында алып барыла.

Курслар Казанның 8 мәчетендә (“Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп. 2), “Әхмәдзәки” (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36) мәчетләрендә), шулай ук Питрәч районы Званка һәм Яңа Шигали авылы мәчетендә һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28) үткәрелә.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып бара. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...