ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте. Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

«Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең “Благонравие праведников” китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләп үттеләр. Бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Тантанада шулай ук ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов, Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Татарстандагы вәкиле, конкурсны оештыручыларның берсе Әхмәд Расүлов катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләкләү тантанасын Коръән аятьләре укып һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткереп башлап җибәрде. “Коръәндә гыйбадәткә 130 аять багышланган булса, әдәп белән әхлакка – 1504! Безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ дә болай әйткән: “Мин әхлакны камилләштерер өчен сезгә җибәрелдем”.

Шуңа күрә әдәп – динебездә иң төп фәннәрнең берсе”, – дип билгеләп үтте хәзрәт. Мөселман галимнәренең хезмәтләренә таянып, ул мөселманның рухи үсеше хәерле әдәп һәм әхлакка кайтып калырга тиешлеген әйтте: “Без кешеләрне аларның әдәбе һәм әхлагы буенча бәялибез. Ягъни без башта әдәпкә өйрәнәбез, ә аннары әдәбебезгә карап безнең никадәр дәрәҗәдә шәригать белемнәрен үзләштерүебез һәм яхшы мөселман дип атарга мөмкинме икәнлеге аңлашыла. Әдәп бар җирдә дә кирәк: укытучылар, өлкәннәр белән мөнәсәбәттә, балалар тәрбияләгәндә, бигрәк тә хатын белән… Пәйгамбәр ﷺ сезнең арагызда иң яхшыларыгыз хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз дип ни өчен әйткән? Чөнки чит кешеләр алдында без әхлакны матур яктан күрсәтергә тырышабыз, ә хатын каршында — ничек бар, шулай. Әгәр кеше хатыны белән әдәпле булса, димәк, ул чын-чынлап яхшы әхлакка ия, дигән сүз” – дип аңлатты Татарстан мөфтие һәм рухи авырулар, кимчелекләрне Аллаһны искә төшереп җиңәргә мөмкин булуын искәртте. Конкурсның өченче йомгаклау этабы 22 августта Махачкала шәһәрендә тест һәм язма биремнәр рәвешендә үткәреләчәк. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә.

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар арасындагы бәхәс-низагъларны хәл итү белән бәйле. Шуңа күрә чираттагы курсларда практикага зур әһәмият биреләчәк, халык белән эшләү барышында килеп ирешкән сорауларны хәл итү юллары кузгатылачак. Дәресләрне ноябрь башында үткәрү ниятләнә.

Көн тәртибендә икенче сорау буларак, мөселман зиратының эчке тәртип кагыйдәләренә бәйле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Казыйлар шәригать кушканча мәет җирләү, каберләрне карап тору, зиярәт кылу әдәпләре хакында халыкка ирештереп тору кирәклеген искә төшерделәр. Казыйлар шулай ук бер гаиләнең хәлен өйрәнеп, гаиләне саклап калу буенча киңәшләрен җиткерде.

Моннан тыш, бүгенге җыелышта сүз авылмәхәлләләрдә Мәүлид бәйрәмен оештыру, Яшел Үзән мәчетенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтү, яңа уку елына әзерлек буенча фикер алышулар булып узды.

Чүпрәле мөхтәсибәте 2 тоннадан артык макулатура җыйды

Чүпрәле мөхтәсибәте мәхәлләләр арасында макулатура җыю буенча акция игълан итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районның һәр мәчете әлеге изге эштә актив катнашты, кайбер мәчетләр кәгазьне ел башында ук җыя башлаган иде. Шулай итеп, мәхәлләләр гомуми бәясе 14 мең 800 сум күләмендә 2 тоннадан артык макулатура җыйды. Мөхтәсиб ассызыклап үткәнчә, макулатура җыюдан кергән барлык акчалар Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылачак һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясенә тотылачак. Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит». Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Кукмарада «Өркеш укулары»

Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаеннан, 8нче августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә “Өркеш укулары” үткәрелде. Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелде. Әлеге чараны олылап килгән кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россиянең һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, шулай ук Арча, Мамадыш, Саба районнары мөхтәсибләре, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин, Мамадыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар, имамнар, дин эшлеклеләре бар иде.

Өркеш авылы мәчетендә батыр йөрәкле Фәниябикә абыстай һәм Габдерәшит хәзрәт Җәләлиевлар үзләренең барлык тырышлыкларын балаларны, олыларны Ислам дине кушканча тәрбияләүгә куялар. Өркеш укулары балалар өчен болында сабантуй бәйрәме белән дәвам итте. Барлык кунаклар да әлеге чараның оештыручылары булган Өркеш мәхәлләсе имамы, абыстае һәм авыл халкына бик рәхмәтле булып киттеләр.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...