Хәбәрләр

Хәбәрләр

Мөселман волонтерлары Тирән күлне чистартырга ярдәм итте

Халыкара күлләрне чистарту көнендә, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе Казан янындагы Тирән күлдә экологик өмә оештырды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте активистлары да катнашты. Акция барышында яшь мөселманнар күл ярларыннан чүп-чар җыйды һәм төбәк клубларына су төбен чистартырга булышты.

Акциядә барлыгы 350 дән артык кеше катнашты. Алар 7 кубометрдан артык чүп җыйды. Өмәдә катнашучылар - 62000 квадрат метр мәйданда коры җирне, ә дайверлар 7000 квадрат метр мәйданда су төбен чистартты.

«Ихлас» мәчете һәм «Ирбис» ягулык салу станциясе Россия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ача

«Мәскәү–Уфа» М7 федераль трассасының 710 нчы чакрымында «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станциясе территориясендә Россия федераль трассаларында стационар намаз уку бүлмәләрен ачу буенча «Юлчы намазы» проектын гамәлгә ашыруга рәсми старт бирелде.

«Юлчы намазы» проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге эшнең башлап җибәрүчесе - «Ихлас» мәчете (Татарстан Республикасы Лаеш районының Усад авылы), шушы ук мәчеткә нигез салучы, «Тернәкләндерү һәм җәмгыятькә җайлаштыру үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма (АНО ЦРА) генераль директоры Азат Гайнетдинов. Төп партнер - «Транзит Сити» компанияләр төркеменә караган «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләре. Моннан тыш, иганәчеләр, мөселман эшмәкәрләре һәм битараф булмаган дин кардәшләр дә ярдәм итә.

«Юлчы намазы» проекты Россия федераль трассаларында урнашкан «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләре территорияләрендә намаз уку бүлмәләрен урнаштырудан гыйбарәт. Барлыгы «Волга» М7 һәм «Урал» М5 трассаларында илнең 7 төбәгендә: Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Мари Эл Республикалары, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Пенза өлкәсендә 24 стационар мүсаллә (намаз уку урыны) ачу ниятләнә. Намаз бүлмәләре челтәре картасы автомобиль юлларының теге яки бу участокларында булган ихтыяҗдан чыгып төзелде.

Бүген беренче намаз бүлмәсе үз ишекләрен М7 трассасының 710 километрында Чувашия Республикасының Сине-Кинчере авылында ачты. Ул сендвич-панельләрдән төзелгән, бәдрәфе һәм тәһарәтханәсе бар, электр һәм су кертелгән, җылы идәннәр ясалган, онлайн-камералар белән җиһазландырылган. Мәйданы - 15 кв. м., берьюлы 10 кеше намаз укый ала.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге башлангыч кысаларында намаз уку өчен барлык бүлмәләр дә бертөрле проект буенча урнаштырылачак. Мәсәлән, тагын шундый ук 3 бүлмә ачылырга әзер:

- М7 трассасының 350 километрында, Түбән Новгород өлкәсе Володар районының Ильиногорск шәһәр тибындагы бистәсе;

- М7 трассасының 454 километрында, Түбән Новгород өлкәсе Кстов районының Подлесово авылы;

- М7 трассасының 611 километрында, Чувашия Республикасы Моргауш районының Юнгапоси авылы. Бу бүлмәләр дә эшли башлады инде.

Мөслимдә «Киемгә икенче тормыш» акциясе үтте

Мөслимдә «Киемгә - икенче тормыш» акциясе үтте. Чара Мөслим районы мөхтәсибәте, социаль яклау үзәге, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге инициативасы белән «Хәләл үзәк» бинасында оештырылды. Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, халыкның киң катламнарын хәйриячелек эшенә җәлеп итүне максат итеп куя.

Киң күңеле райондашларыбыз бик күп кием-салым, аяк киемнәре китерде. Иң беренчеләрдән булып Яңа Сәет авылыннан үзләре дә күп бала тәрбияләп үстергән Муллашәех һәм Тихния Галиевлар кием алып килде. Кабат кулланырга яраклы, яхшы хәлдәге, чиста итеп юылган җәйге күлмәкләр, аяк киемнәре, кышкы өс киемнәре, ир-ат костюм-чалбарлары, балалар өчен уенчыклар бар иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган төп тантаналардан соң беренче очрашу Яңа татар зиратын караудан башланды. Хәзрәтләр күренекле татар дин әһелләре каберләрен зиярат кылды. Биредә хәзер Татарстанда һәм Россиядә хезмәт куючы күп кенә мөфтиләр һәм имамнарның остазлары - Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Габделхак хәзрәт Саматов җирләнгән.

Буа районы Өч мунча авылында яңа манара калыкты

Буа районы Өч мунча авылы мәчетенең иске манарасын яңага алыштыру уңаеннан, тарихи тантана булып узды.

Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Җәгъфәр хәзрәт, төп иганәче, эшмәкәр Әхмәтшин Раил Расих улы һәм Буа районы имамнары катнашты.

Илмир хәзрәт тантанага килүчеләргә, авыл халкына вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерде, шушы вакыйга белән тәбрикләде. Җәгъфәр хәзрәт төп иганәчегә – Раил Расих улына, авыл халкына, манараны эшләүче Фоат әфәнде Сөләймановка, аның янында хезмәт итүчеләргә мәхәллә һәм үз исеменнән олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Фәһим хәзрәт: “Чыннан да, бүген бөтен мөмкинчелекләр бар, бүгенге көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк”, – дип, авыл халкын дин исламга, мәчет юлына чыкырды. Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин Өчмунчалыларны тәбрикләп, көчебездән килгән хәтле гамәлләр кылуны ассызыклап үтте. Раил Расих улы үзенең чыгышында Өч мунчада мәчет салган мизгелләрне искә алды. Фоат әфәнде Сөләйманов үзенең чыгышында төп иганәчегә эшендә зур уңышлар теләде, авыл халкына бердәм булганы өчен зур рәхмәтләрен ирештерде.

Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачылды

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәл РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән куелды һәм Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча мәдәни һәм фәнни чаралар, шулай ук Касыйм шәһәренә нигез салынуның 870 еллыгын һәм Касыйм ханлыгына нигез салынуның 570 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылды. Әлеге чаралар Касыйм шәһәре хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) һ. б. ярдәмендә оештырылды.

Һәйкәлне ачу тантанасына илнең төрле почмакларыннан килгән татар дин әһелләре, җәмәгать, сәясәт, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм шәһәр халкы килде.

Ачылышның рәсми өлешендә һәйкәлне куюга, татар мәдәниятен саклауга, татар халкы тарихын өйрәнүгә, җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр белдерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...