Җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды

Җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды

Җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды

Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар тарихи урында - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды.

Турнирның рәсми ачылышында Удмуртия, Башкортостан республикаларыннан, Пермь крае, Үзбәкстан, Казахстан, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 90 га якын укчы һәм кунакларны Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы вәкилләре, «Туган Батыр» проектына нигез салучы, “Туган авылым” милли-туризм комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Татарстан Мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Движение первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшимбиев һәм башкалар сәламләде.

Чараның ачылыш өлеше тәмамлану белән, мөселманнар Алабуга шәһәрчегендә X гасырга караган борынгы Болгар мәчете урынында җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Намазны Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкләде.

Турнир уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан үткәрелде. Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәрелде. Ярышлар җиде этаптан торды: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы. Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан катнашты.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...