Мәүлид – уртак шатлык һәм хөрмәтләү мөмкинчелеге

Мәүлид – уртак шатлык һәм хөрмәтләү мөмкинчелеге

Мәүлид – уртак шатлык һәм хөрмәтләү мөмкинчелеге

Рәсәй мөселманнары Дини җыены каршындагы Мәскәү мөфтиятендә Рабигел әүвәл аендагы Мәүлид көненә багышланган чара үткәрелде. Мәүлидкә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата булган хөрмәт һәм ярату белән бергә җыелган мөселманнар Мәскәүнең үзеннән һәм Мәскәү асты шәһәрләреннән килгәннәр.

Бу чарага җыелучылар каршында Мәскәү мөфтие Рәсәй мөселманнары Дини Җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясады. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең никадәр юмарт, күркәм әхлак иясе, сабыр һәм гыйлемле булуын, гомере буе яхшылыкка һәм мәрхәмәтле булуга өндәп яшәвен ассызыклап үтте. Ул Ислам диненең кыйммәтлекләрен таратуга һәм кешеләргә туры юл күрсәтүгә бөтен көчен куйган шәхес булуын сөйләде. Шулай ук Әлбир хәзрәт мондый чараларны еш оештырырга тәкъдим итте, чөнки нәкъ менә мондый уртак очрашулар мөселманнарны берләштерүен, аларны әхлакый яктан тәрбияләвен дә әйтеп китте.

Чарага килгән кунаклар күркәм Коръән аятьләрне тыңлады, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә багышланган мөнәҗәтләр, нәшидләр ишетте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....