Казанда Russia Halal Market ярминкәсе булып узды

Казанда Russia Halal Market ярминкәсе булып узды

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды.

Хәләл маркетның рәсми ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТРның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров, Казан мэры Илсур Метшин, мөселман дин әһелләре, KazanForum кунаклары катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә 20 млн мөселман яши. Икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек хәләл индустриясе үсеш кичерә: моңа азык-төлек һәм сәнәгать товарлары җитештерү, туризм, мәгариф, финанслар һәм инвестицияләр керә. Республика Рәисе Татарстанда гына да азык-төлек товарларын хәләл стандартына туры китереп җитештерүчеләрнең 100 дән артып китүен искәртте. Бу товарлар актив рәвештә якын һәм ерак чит илләргә чыгарыла.

Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры Сираҗетдин Сухаими шулай ук Россиянең, аерым алганда, Татарстанның хәләл индустриясе потенциалын югары бәяләде. “Без бу өлкәдәге тәҗрибә белән бүлешүебезгә шатбыз, һәм моның Россиядә хәләлнең үсешенә файда китерер дип ышанабыз”, - диде ул.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50 дән артык иленнән кайтарылган: Россия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Иран, Малайзия кебек илләрдән. Барлыгы исә ярминкәдә сатып ачулылар өчен 400ләп сату ноктасы эшләде. Россия экспонентлары арасында маркетта катнашу өчен Татарстанның 20 районы, шул исәптән Казан шәһәре, шулай ук Саха Республикасы вәкилләре дә бар. Кунакларга тәм-том, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык белән бәйле азыклар, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием-салым һәм косметика, шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителде.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....