Татарстанда Изге Болгар җыены

Татарстанда Изге Болгар җыены

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә 1099 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәмдә Мәскәүдән күпсанлы рәсми кунаклар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, дини лидерлар, муниципаль берәмлек башлыклары, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшендә катнашкан мөселман дин әһелләре катнашты.

Изге Болгар җыенында катнашучыларны тантаналы ачылышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин фестивальдә катнашучыларны РФ Хөкүмәте Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, республика җитәкчелегенә 1100 ел элек нигез салынган, бөтен ил өчен шундый мөһим булган чара уздырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ил Президенты В.В.Путин берничә тапкыр илебезнең рухи мәдәниятенең нигезе һәм аның дәүләтчелеген ныгыту шарты булган дини традицияләрне саклауның аеруча мөһим булуын ассызыклады. Бүген үткән киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2022 елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Татарстан Республикасы һәм хөрмәтле дин әһелләре белән берлектә әлеге мөһим вакыйганы югары дәрәҗәдә оештырып уздырырга мөмкин булыр, дип ышанычын белдерде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...