ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Россиянең фәнни-белем бирү киңлегендә традицион диннәр теологиясе буенча халыкара конференция

Казанда «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» исемле ике көнлек Халыкара фәннигамәли конференциясе ачылды. Конференциянең төп оештыручысы булып «Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе» (НОТА) тора. Конференцияне оештыручылар статусында — Россия ислам институты үткәрә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе, Казан православ рухи семинариясе, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды.

Катнаш форматта уза торган конференциядә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россиянең 40ка якын «Теология» укыту юнәлешен тормышка ашыручы, шул исәптән Ислам дини югары уку йортлары ректорлары һәм башка вәкилләре катнашты.

Татарстан дини уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәре һәм шәкертләре бүләкләнде

Республиканың мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы барышында иң яхшы остазлар һәм иң алдынгы шәкертләр бүләкләнде. Татарстанның ислам мәгарифе системасында алдынгы хезмәт күрсәткечләре белән аерылып торган педагогларны хөрмәтләүдән тыш, дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә Татарстан мөфтие стипендияләре тапшыру тантанасы да булып узды. Әлеге акчалата бүләккә дини уку йортларында белем алучы барлыгы сигез студент лаек булды. Мөселман мәгариф эшлеклеләре форумы Нәзарәт тарафыннан ел саен уздырыла, ә иң яхшы мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне бүләкләү күркәм традициягә әверелде.

Буа мөхтәсибәте өлкәннәрне хөрмәтләде

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте районның өлкән яшьтәге актив хатын-кызларын хөрмәтләп, корбан ашы оештырды. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә үтте. Күп еллар дәвамында мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив катнашып, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә зур өлеш керткән апаларны Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Үзенең чыгышында имам-мөхтәсиб ихласлы булу, карт кешеләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын искәртте. Кичәне Буа районы мөслимәләре җитәкчесе Гөлирә ханым Шәйдуллина алып барды, ул үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Өлкәннәрне хөрмәтләү чарасында барлыгы утыздан артык хатын-кыз катнашты, алар Буа шәһәреннән генә түгел, Татар Буасы, Чәчкап, Наратбаш, Бикмураз авылларыннан килде.

“Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды

Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчетендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иваново өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит хәзрәт Ляпин булды. “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәчеттә кунак өчен махсус экскурсия үткәрде, аны мөселман дини оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды һәм үзенең басылып чыккан китапларын бүләк итте. Җомга намазына кадәр Фәрит хәзрәт Ляпин мәчеткә җыелган мәхәллә халкы алдында чыгыш ясады һәм Иваново өлкәсенең татар оешмасы, шулай ук Иваново өлкәсе мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды.

“Казан басма” дизайнлы компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә “Казан басма” исемле махсус эшләнгән дизайнлы компьютер шрифты нигезендә җыелган Коръән басмасының электрон нөсхәсе тапшырылды. Проектның цифрлаштырылган мәгълүматларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абайдан кабул итте. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирделәр. «Казан басма» исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Аны файдаланып Коръәннең яңа «Казан басмасын» чыгару — мөфтиятнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

Түбән Кама мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Түбән Кама районы Трудовой бистәсендә яңа мәчет ачылды. Күптән көтеп алынган мәчет ачылышы тантанасы Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкчелегендә узды. Күркәм вакыйганы зурлап, бистә халкының сөенечен уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар килде. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Тантана барышында мәчет төзелешендә актив катнашучылар Татарстан мөфтияте һәм Түбән Кама мөхтәсибәтенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Түбән Кама районы Трудовой бистәсе мәчете имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Гыйльманов билгеләп узганча, мәхәллә халкы мәчет салу өчен зур тырышлык күрсәткән һәм бик актив катнашкан. Мәхәллә халкы бергә җыелып, киңәшләшеп 2018 елда төзелешкә рөхсәт алып, 14 июль көнне нигез салынды. 2021 елның 10 июлендә манара һәм ай куелды. Төзелеш эшләрендә төрле милләт вәкилләре катнаша. Мәчетнең тирәягы төзекләндерелгән, мәчет берьюлы үзенә 50 кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган кухня һәм тәһарәтханә бар, инвалидлар өчен керү-чыгу урыны (пандус) бар.

Әл-Хәрам мәчете мөселманнарны тулысынча кабул итәргә әзер

Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете хаҗиларны һәм гомумән мөселманнарны тулысынча кабул итәргә әзер, чөнки Согуд Гарәбстаны COVID-19 чикләүләрен ала, дип хәбәр итте Әл-Хәрам мәчете эшләре буенча генераль секретарьнең урынбасары Сәгед бин Мөхәммәд әл-Мөхәймид. Ул шулай ук мәчеткә килүчеләр битлектән килергә һәм гомрә кылырга яки намаз укырга килүе хакында алдан хәбәр итәргә тиеш булачак, дип белдерде. Әл-Хәрам хезмәткәрләре шимбә көн кичтән кешеләргә искә төшереп торучы игъланнарны алдылар һәм бу, әлбәттә, пандемия сәбәпле 1-2 метр ара калдырып намаз укулар артта калуын белдерә. Якшәмбедән алып транспортта, рестораннарда, кинотеатрларда һәм сәүдә үзәкләрендә кешеләр берберсеннән ара калдыру, шулай ук билгеле бер урыннардан һәм ике Әл-хәрам мәчетеннән кала ачык һавада битлек кию дә мәҗбүри түгел.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...