ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Нәзарәт халык арасында эчкечелеккә каршы дәгъват алып бара

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында дәгъват юлы белән эчкечелекне профилактикалау» темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды. Фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Габбас хәзрәт Шляпошников, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү буенча дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, профессор, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының наркология курсы белән психиатрия кафедрасы, РФ атказанган табибы Ләйлә Шәйдукова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Республика наркология диспансеры» поликлиникасы буенча баш табиб урынбасары Илмира Камалиева һәм башкалар катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән беренче булып экспертларны Габбас хәзрәт Шляпошников сәламләде. Ул катнашучыларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эчкечелекне булдырмауга каршы юнәлтелгән тәҗрибәсе турында сөйләде.

Моннан тыш, хәзрәт педагогик кадрлар, укучылар, ата-аналар белән эшне көчәйтү, яшүсмерләр арасында бәйлелекне профилактикалау буенча хокук саклау, медицина һәм башка органнар белән уртак эш алып бару кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Диния нәзарәте белгечләрен алкоголь продукциясе, сыра, тәмәкене куллануны профилактикалау һәм Татарстанда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменә кертте. Хөкүмәт комиссиясе утырышы планы кысаларында 2021 ел дәвамында ТР Диния нәзарәте белгечләре программа буенча халык өчен эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның зыяны турында тематик лекцияләр уздырачак.

Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыены

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче хатынкызлар бүлеге вәкилләре Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашты. Җыенга, үзләренең киләчәккә планнары турында сөйләшергә дип, Ульяновск шәһәре мөслимәләре һәм абыстайлары җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина аларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның сәламнәрен җиткерде, Ислам динен таратудагы хезмәтләрен бәяләп, рәхмәт белдерде. Нәзарәтнең хатын-кызлар бүлеге вәкилләре җыенда Татарстанда тормышка ашырыла торган - абыстайлар институтын тыргызу, гаилэ үзәкләрен оештыру белән бәйле проектлар, республика хатынкызларының эшчәнлеге белән таныштырды. Фикер алышулар вакында Нәзарәтнең проектлары Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Алар да шушы юнәлештә үз эшчәнлекләрен көчәйтеп җибәрергә тели. Алга таба Татарстан һәм Ульяновск шәһәре мөслимәләре бу юнәлешләрдә уртак эшчәнлек алып барыр дип көтелә.

Норлатта мохтаҗларны бушлай ашаталар

Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады. Мохтаҗларга, мескеннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр. Һәр көнне иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланчбоксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Ашамлыкларны, итне сәдакага җыелган акчага сатып алалар. Кемдер сәдаканы ризык белән дә китерә. Алга таба барлыгы тәгълим үзәгендә 100 ләп кешене ашатырга җыеналар. Норлат мөхтәсибәте район хакимияте һәм социаль хезмәткәрләр белән бергәлектә эшли.

Камил хәзрәт Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мөхтәрәм кунак – Дагыстан Республикасы мөфтие урынбарсары Әхмәд хаҗи Кахаев белән күреште. Очрашу барышында җитәкчеләр уртак планнар, Россия мөселман дини-илаһият мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру юллары, Россия ислам мәгарифен үстерү хакында сүз алып бардылар. Мөфти Камил хәзрәт моннан биш ел элек булган истәлекле вакыйга — Махачкалада ике күренекле татар хәзрәте Баязит Хәйруллин һәм Зәйнулла Рәсүлев исемнәрен йөрткән мәчетләр ачылуны төшерде. «Ниһаять, татар халкы шушы олы бүләкләргә җавап бирергә әзер — без Казанда «Сәхих-әл Бохариның» Зияветдин әд-Дагыстани кыскарткан хәдисләр җыентыгын русчага тәрҗемә итеп бастырдык», — дип хәбәр итте Камил хәзрәт. Әхмәд хаҗи Татарстан мөфтиятенең хакыйкый дини кыйммәтләрне торгызуда эшчәнлеген югары бәяләп, тирән ихтирамын белдерде.

Шагыйрьне искә алу кичәсе

Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан Мәскәүнең татарлар штабы шагыйрьгә багышланган кичә үткәрде. Бу кичәгә Мәскәүнең татар милли хәрәкәте ветераннары, студентлар һәм төрле һөнәр ияләре килделәр. Күбесе Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Өстәвенә олу буын вәкилләре шагыйрьнең озын поэмаларын хәтерлиләр икән, яттан укыдылар. Кичә бигрәк тә беренче курс стуентларына ошады. Чөнки алар мондый чарада беренче тапкыр катнаштылар. Бу кичәдә булган күтеренке кәеф һәм кызыксыну киләчәктә тагын шундый әдәби-шигъри чаралар үткәрү кирәклеген күрсәтте һәм мондый кичәләрне ешрак оештырырга кирәк дигән уй да туды. Безнең тормышыбызга шигьрият җитешми, татар әдәбиятына килгәндә, ул талантлы шәхесләргә бик бай. Аларны истә тотарга, әсәрләрен укырга кирәк. Мәскәүнең татарлар штабы өчен Муса Җәлилнең исеме бик зур урын алып тора. Без аны шундый кичәләр оештырып һәрберебезнең исенә төшерәбез, кызы Чулпан белән әңгәмәләрне видеога төшереп, ел саен үткәрелә торган бу чарада карыйбыз. Муса Җәлилнең кызы Чулпан Мәскәү татар штабында берничә тапкыр булганы бар. Ике ел элек татарлар штабының актив катнашучылары аның өенә бардылар. Бу елда да өлкәннәр өчен чикләүләр алынгач, Чулпан Муса кызы белән очрашу уздырырга планлаштырылды.

Мәскәүдә 1186 нчы номерлы мәктәп шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә. Штабның бу мәктәп белән мөнәсәбәтләре аеруча да җылы. Штабның каналына куелган видеолар арасындә Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе турында 10 сюжет бар. Татарлар штабының аксакаллары рәтендә мәшһүр академик , профессор Габдулхан Габрахман улы Әхтәмҗан да бар иде. Ул шагыйрьне аклау, Ватанының тугрылыклы шәхесенең абруен күтәрү процессында зур көч куйды, Профессор Әхтәмҗан Германиягә барып документларны һәм башка шәһадәтнамәләрне өйрәнде, ул гел, Муса Җәлил үзенең киләчәк буыннарына матур шигьриятен калдырып герой буларак вафат булды, дип әйтә иде. Татарлар штабы бу гадәтне саклап килә һәм яшь буынга герой шагыйрь турында сөйли, яшьләрдә патроитлык һәм татар халкының иң яхшы уллары тарафыннан калдырылган мирасны ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Бу чарага шулай ук Муса Җәлил исемен йөртүче Мәскәү татар мәктәбенә бару чарасын да кертте. Мәктәптә укучылар белән очрашуга Мәскәү татарлар штабы әгъзалары геройлары да чакырылды. Татарлар штабы ел саен берничә Мәскәү газеталарына һәм региональ газеталарга языла, шуңа күрә Мәскәү һәм Мәскәү асты татарлары безнең зур илебездә татарларның ничек яшәве хакында даими хәбәрдар була ала.

Чыганак: dumrt.ru

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...