Бәхрәйн матбугатында татар дин галимнәре турында фәнни монография дөн күрде

Бәхрәйн матбугатында татар дин галимнәре турында фәнни монография дөн күрде

Бәхрәйн матбугатында татар дин галимнәре турында фәнни монография дөн күрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Бәхрәйнга килүгә андагы “Ватан” газетасының бүгенге санында Корольлекнең Югары шәригать суды рәисе, шәригать фәннәре докторы Ибраһим әл-Мурейхиның мәкаләсен бастырган. Ул бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга хәбәр итте, алар «Диннәр арасында диалогның әһәмияте» форумында очрашу уздырды.

Үзенең мәкаләсендә шәйх Мурейхи “Казан галимнәренең иҗазәтләре” дип исемләнгән 3 томлык фәнни монография нәшер ителү турында яза, ул күренекле татар галимнәренең дини эшчәнлегенә багышланган. Әлеге монография, шәехнең Татарстанга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның докторлык диссертациясен яклавында оппонент булып катнашу өчен килгәч, Болгар ислам академиясендә дөнья күргән иде.

Шәех шулай ук мәкаләдә Россия һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләрендә булганда алган тәэсирләре турында яза. Аерым алганда, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтен һәм Татарстан мөселманнарын «ата-бабалары тарихын саклый» дип искә ала. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәхрәйнга килүе хөрмәтенә монография күпләп бастырылды дип хәбәр ителә. “Казан галимнәренең иҗазәтләре"нең өч томлыгын язуга авторның тулаем ике еллап вакыты киткән. Монографиядә татар галимнәре турында сөйләнә. Моннан тыш, хезмәттә Шәех Мурейхиның Казанга сәфәрләре тасвирлана. Кайчандыр Шиһабетдин Мәрҗани «Сафар-Намә»не язганча, Мурейхи да Россиягә һәм Казанга визитлары турында сөйли. Бу китапта ул җирле мөселманнарның дингә игътибар итүләре, шулай ук инфраструктура, дини гыйлем, китап бастыру дәрәҗәсе һ.б.турында бәян итә. Бу хезмәт инглиз, рус, француз һәм татар телләренә тәрҗемә ителгән.

Чыганак: dumrt.ru

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...