ТР «Хәләл» стандарты комитеты Меморандумнар имзалады

ТР «Хәләл» стандарты комитеты Меморандумнар имзалады

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты белән Кыргызстан, Казахстан һәм Беларусь Республикасының хәләл сертификацияләү өчен вәкаләтле органнары арасында үзара тану турындагы Меморандумнар имзаланды. Хәзер Комитетның хәләл өлкәсендәге хезмәттәшлеге Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Халал Даму» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге; Кыргызстан Республикасы Икътисад һәм коммерция министрлыгы каршындагы «Хәләл индустрияне үстерү үзәге» дәүләт учреждениесе һәм Белоруссиянең «БелХәләл» ҖЧҖ «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге белән документаль рәвештә беркетелде.

Әлеге меморандумның предметы булып хәләл индустриясен үстерү һәм ныгыту, идарә итү, җитештерү процессларын яхшырту, стандартлаштыру, сертификацияләү өлкәсендә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты менеджменты системаларын кертү, шулай ук яклар арасында хәләл сертификатларын гомуми тану максатында якларның һәрьяклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру тора.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...