Бәхетле гаилә - Җирдә җәннәтнең чагылышы

Бәхетле гаилә - Җирдә җәннәтнең чагылышы

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына, тормышта үз урынын табуга зур әһәмият бирелә. Коръән Кәримдә “Рум” сүрәсенең 21нче аятендә болай диелгән:

 

“Аллаһның кодрәтенә ачык дәлилләр: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”.

Гаилә саф һәм нык булсын өчен никах укылырга тиеш. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшиячәкбез, дип вәгъдә бирүләре. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыять тудыра. Никахсыз гаиләдә бәрәкәт булмый, андый гаиләдә игелексез бала туарга мөмкин. Хайваннар никахсыз яши, аларның балалары үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта, аларны кадерләми. Никахсыз яшәсәк яки никахыбызга хилафлык китерсәк, балаларыбызның безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерергә мөмкин, шуңа күрә никах укыту – бик мөһим. Кеше үзенең никахына тугры булып калырга, аны бозмаска, аңа хыянәт итмәскә тиеш.

Гади кеше өчен никах укыту – ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең көчле сөннәте. Шәригать хөкемнәре буенча җенси дәрте (шәһвәте) көчле булган кешегә никах укыту ваҗиб (тиешле) санала, ә үзенең булачак хатынына рәхимле һәм гадел булалмаудан курыккан кешегә никах укыту мәкруһ булып санала. Икенче аятьтә Аллаһы Тәгалә болай ди:

“Үзләрегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне, никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм җарияләрегезне өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, шиксез, Аллаһ – киңлек иясе һәм белеп эш кылучы” (“Нур” сүрәсе, 32нче аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә дин буенча гаилә корган кешегә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерәчәге турында әйтә.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын”.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын”.

Никахның төп нигезе иҗәб (тәкъдим ясау) һәм кабул (ризалык бирү), ягъни егет белән кызның никах сүзләрен ихлас күңелдән үткән заманда әйтүләре. Мәсәлән, “Мин сине хатынлыкка алдым” “Мин сиңа кияүгә чыктым” яисә “Мин риза булдым”.

Шулай ук никахның түбәндәге шартлары бар:

  1. Егет белән кызның мөселман булуы.
  2. Шаһитларның булуы (ике мөселман ир-ат яисә 1 мөселман ир-ат һәм 2 мөселман хатын-кыз).
  3. Егетнең кызга мәһр (бүләк) бирүе.

Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Бер тарихи вакыйга белән танышып үтик. Әбү Хәнифә (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) янына бер хатын килә дә:

 - Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыгаң идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, - ди.

- Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? - дип сорый хәзрәт.

- Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайталар, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле көндә диярлек өйдә тавыш чыга.

Әбү Хәнифә гаҗәпкә калып:

- Аерылырга теләвеңнең сәбәбе, өйгә соңга калып кайтуда гынамы? - дип сорый.

- Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, - дип җавап бирә хатын.

- Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта бернәрсә дә өеңнән алма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә тирә-күрше хатыннардан сорап ал. Сәбәбен дә аларга аңлат, - дип әйтә Әбү Хәнифә. Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:

 - Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, - ди. Күршесе:

 - Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? - дип сорап куя.

 - Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, дип барган идем, - дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:

- Әй, син минем иремне белсәң иде! - дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый. Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.

- Нәрсә тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, - ди күршесе.

- Тозыбыз барын бар, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, дип барган идем, - дип әйтүгә, күршесе Асия:

- Әй, син минем иремне белсәң иде! - дип, озак кына вакыт иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне, аның кулына тоттыра.

- Әй хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.

- Нәрсә булды, кызым? - дип хәзрәт хатыннан сорый.

- Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, - дип җавап кайтара ул.

 Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлык никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын – дуслыкның иң югары дәрәҗәләренә күтәрелгән кешеләр. Әгәр ике дус бер-берсенең кимчелекләрен күзәтеп, бер-берсенә төрттереп әйтә торган булсалар, араларындагы дуслык бик тиз сүнәр.

Шулай ук хатын белән ир бер-берсеннән камиллек (идеал) көтәргә тиеш түгелләр. Әлеге төшенчә күп вакытта уйлап табылган хыялый бер әйбер генә булып кала. “Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш”, - дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Аллаһның Расүле галәйһиссәлам әйткән: “Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр”, - дигән. Ирләргә карата Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әйткән сүзе: “Мөэминнәр арасыннан иң камил иманлылары – күркәм холыклы булганнары, ә арагыздан иң хәерле булганнарыгыз – үз хатынына карата күркәм мөгамәләдә, яхшы мөнәсәбәттә булганыгыздыр”.

Хатыннарга карата Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәшһүр хәдисе: “Әгәр бер хатын биш вакыт намазын калдырмыйча укыса һәм Рамазан аенда ураза тотса, үзенең пакълеген саклап, иренә хыянәт итмәсә һәм иренә итагатьле булса, ул хатын җәннәтнең үзе теләгән ишегеннән керер”.

Аллаһы Раббыбыз безгә бәхетле, саф, матур тормыш итәргә боера. Гаилә кешегә бу мөмкинлекләрне бирә. Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы булып тора. Аллаһы Тәгалә барыбызга да гаилә бәхетен насыйп итсен! Балаларыбызга, оныкларыбызга Аллаһ кушканча күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп яшәргә, бәхетле картлык насыйп булсын!

 

Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...