Ризык

Ризык

Иманыбызның ныклыгы зәгыйфьлеге ашаган ризыкларыбызга да бәйле. Әлбәттә, тәнебезнең ныклыгын саклау өчен, без көн саен күпмедер күләмдә ашарга һәм күпмедер күләмдә эчәргә тиеш. Әмма ашау-эчүнең тәртибе бар, ашый торган ризыкларыбызның да яраганы-ярамаганы бар.

 

Хайваннар да бөтен нәрсәне ашамыйлар. Мәсәлән, эт печән ашамый, сыер ит ашамый. Күңелләрен, җаннарын саф тотсыннар, иманнары нык булсын дип Аллаһ Раббыбыз безне кайбер ризык һәм эчемлекләрдән тыйды. Алар – хәмер, дуңгыз ите, үләксә, бугаз каны, ит ашый торган ерткыч хайваннар ите. Әлбәттә, без болардан тыелырга тиеш. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Кайгы-хәсрәткә сабыр итүнең әҗере 300 дәрәҗә, фарызларны үтәүдә сабырлык күрсәтүнең әҗере 600 дәрәҗә, хәрамнан тыелуның әҗере 900 дәрәҗә”, - диде. Бу хәдистән дә хәрамнан тыелуның никадәр мөһим икәне күренә. Хәрамның да анасы булып хәмер санала. Шуны истә тотарга кирәк “Кешедәге бозыклык сыйфатлары “Иман” дигән богау белән богаулап куелган”. Иман кешене җинаять эшләүдән тыеп тора. Хәдис бар: “Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар”, - дигән. Бозыклыкны тыеп тора торган көч калдымы? Юк бит. Димәк, аракы эчкән кеше – башка кешеләр өчен бәла-каза, куркыныч чыганагы. Исерек хәтта үзенең якыннарына, әти-әнисенә, балаларына карата да җинаять эшләргә мөмкин. Хәмернең хәрамлыгы – аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуда.

Без күрәләтә ашамасак та дуңгыз ите, бугаз каны, үләксә ризыгыбызда бар. Әйтик, колбасада дуңгыз ите, бугаз каны, хәтта үләксә ите дә булуы ихтимал. Чөнки ит комбинатында терлек башта ток белән үтерелә һәм шуннан соң гына эшкәртелә, каны иттә кала. Авыруны ничек тикшерәләр? Кан анализы алып. Димәк бар авыру канда була икән. Аллаһ безне шулай ук “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр”, әйтмичә суелган итне ашаудан да тыйды. Әлбәттә, ит комбинатында бу кагыйдә үтәлми. Күреп торабыз бит: фермада йә шәхси хуҗалыкта берәр зур хайван үлсә, оятсызрак хуҗалар аны да колбаса цехына алдып-йолдап, төрле документлар эшләтеп тапшырырга тырышалар. Шуңа күрә колбаса ашыйбызмы, ашханәдә котлет ашыйбызмы, кибетләрдән ит алабызмы – безгә хәрам керә. Урлап ашаган очракта хәләл ризык та хәрам була. Хәтта өйләрендә дуңгыз асрап, аны кулланучылар да бар. Дуңгыз асрагач, йорттагы ризык та да хәрам була. Аракы биреп, мал ризыгы урлап кайту да ризыкка хәрам кушу кебек үк. Аракы табынында ашап-эчеп утыру да – хәрамга ияләнү ул. Бу эшләрдә зур гөнаһ бар. Әлбәттә, болардан тыелу кирәк, чөнки хәрам кушылган ризыклар куллангач, күңел карала, кеше яхшылык белән яманлыкны аермый, аңа фарыз, вәҗиб гамәлләрне үтәү авырая. Андый кеше хәмер эчүгә хирыслана. Ашаган ризык канга сеңә, аннан яңадан-яңа күзәнәкләр барлыкка килеп, кешенең тәне формалаша. Әгәр күзәнәкләр хәрам кушылган ризыктан формалашса, ул бозык тән була. Тәне хәрамнан җыелган кешенең тәмәке тартасы, аракы эчәсе килә. Кечерәк яшьтәге балалар арасында мондый күренешләрнең булмавы аларның тәнендә хәрамның әзлеге белән дә аңлатыла. Кеше яшәгән саен хәрамны күбрәк куллана. Андагы хәрам күзәнәкләр дә арта һәм һәрвакыт ул инде аракы эчмичә тора алмый башлый. Ул кешене ачуланабыз, аңа үпкәлибез, милиция каһәрли. Күбесе үлгәнче үзгәрә алмый. Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул – киләчәк буынны кайгырту. Һәркем шуны яхшы төшенсен иде. Кешенең тәнендәге күзәнәкләр алышсын өчен, галимнәр 40 ел кирәк диләр. Димәк берәү ялгышын аңлап, хәрамнан тыела башласа да, ул 40 ел эчендә яңадан бу эшкә тотынуы бар икән. Аллаһ кушканнарны үтәгән, тыйганнардан тыелган кешегә шайтанның көче җитми, дигән идек. Аллаһ тыйганнарыннан тыелмаган, хәрам күзәнәкләре күп булган кеше, ул инде – шайтан колы. Ул турыда “Бәдәвам” китабында болай диелгән:

Исерек – Тәңре дошманы,

Дошман белгел син аны.

Дусты – аның шайтаны,

Аллаһ дигел бәдәвам.

Иң яхшысы, һәркайсыбыз кечкенәдән хәрамны кулланмаска тиеш. Әмма аның өчен дә ихтыяр көче кирәк. Хәрам әйбергә шайтан бизәк куеп, кешене үзенә тарта. Чын батырлык – ул үзеңне тыеп калу.

 Бер тәүлек буе ашарга бернинди дә ризык тапмасаң, үлмәслек күләмдә тыелганны ашау рөхсәт ителә. Авырган чакта табиб рецепт язып биргән дару составында спирт булса, әгәр аның спиртсызы белән алыштыру мөмкинлеге юк икән, кеше сәламәтләнгәнче бу даруны куллану да рөхсәт ителә.

 Ашауның да үз кагыйдаләре бар. Ризык уң кул белән генә ашалырга тиеш. Ашыгып ашау, чәйнәп бетермичә йоту, артык кайнарны ашау-эчү, салкын һәм кайнар ризыкларны бергә ашау, күп ашау – мәкруһ. Туйганнан соң ашау – хәрам. Табыннан туяр-туймас кузгалып китү сөннәт. Күп ашау кунак сыйлаганда һәм сәхәр вакытында гына дөрес санала. Пәйгамбәребез ашказанын өчкә бүләргә кушты: бер өлеше ризык өчен, бер өлеше – су, бер өлеше һава өчен. Аллаһ Коръәндә әйткән: “Ашаганда чама белегез, берүк исраф кылмагыз”, - дигән аятьне үтәсәк, күп авырулар булмас. Сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, бал белән туклану да сөннәт. Хәләл ризык куллану, дөрес туклану, кагыйдәләрен үтәү сәламәт яшәүнең дә нигезе булып тора.

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...