Корбан гаете вәгазе

Корбан гаете вәгазе

Галәмнәрнең раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булсын. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булсын.

 

Хөрмәтле мөселманнар! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Аллаһы Раббыбыз һәркай-сыбыздан догага мохтаҗ булган барлык әрхавларыбызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шат кылса иде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аның кушканнарын үтәп, тыйган гамәләреннән тыелып яшәү – кешенең төп вазыйфасы булып тора. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кешене бу дөньяга нәкъ менә шуның өчен җибәрде дә. Һәрбер мөселман үзенең Раббысына омтылырга, Аны искә алырга, һәрбер гамәлне Аның ризалыгы өчен кылырга тиеш, чөнки ул бары тик Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте аркасында яши. Кайвакыт кеше үз Раббысын онытып, хаталар, гөнаһлы гамәлләр кыла, үзен һәлакәт чокырына ташлый, калебен каралта. Шушы гөнаһлардан, хата-кимчелекләрдән пакьләнү, Аллаһы Тәгаләгә якынаю юлларының берсе – хаҗ гыйбадәте. Бөтен Ислам галимнәренең уртак фикере буенча хаҗ гыйбадәте һәрбер хәлле мөселман өчен фарыз (тиешле) гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

“Мөмкинлекләре булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычлары – Аның йортына хаҗ кылу” (“Әәли Гыймран” сүрәсе, 97 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр берәү хаҗ кылып, бозыклык кылмаса, өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр”, – дигән.

 Газиз дин кардәшләрем! Төрле илләрдә яшәүче ничәшәр йөз миллион мөселманнар кебек, без дә бүген изге Корбан гаетенә шатланып, тәһарәт-госелләр алып, пакь, матур киемнәр киеп, хушбуйлар сөртеп, тәкбирләр әйтеп, Аллаһ йортына, ягъни мәчеткә җыелдык.

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм “Гыйд әл-әдха” дип атала. “Әдха” сүзе корбан чалу дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган.

Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә: “Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 аять).

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әгәр без Аллаһ газабыннан котылырга һәм Аның рәхмәтенә ирешергә, бәхетле булырга телибез икән, алдагы аятьтә әйтелгәнчә, Ислам юлында тырышырга, ягъни Корбан бәйрәме көннәрендә генә түгел, ә һәр көнне гөнаһлардан сакланып, Аллаһка шөкрана кылып, күбрәк игелекле гамәлләр эшләп яшәргә тиешбез.

Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 29-30 нчы аятьләрендә болай дип әйткән: “Җир йөзендә ни булса, Ул барысын да сезнең өчен яралтты. Соңрак күкне төзергә теләде һәм аны җиде кат итеп корды. Ул – барысын да белүче. (Ий Мөхәммәд) исеңдә тот, Раббың фәрештәләргә әйтте: “Мин Җир йөзенә (Адәмне) хәлифә (башлык, хуҗа) итеп яралтачакмын”, – диде.

Шул рәвешле, Аллаһы Раббыбыз Адәм балаларын күркәм сурәттә яралтып, акыл, зиһен биреп, барлык мәхлуклардан өстен кылган. Аллаһы Тәгалә җир өстендә һәм астында булган байлыкларны, судагы хисапсыз күп балыкларны, бөтен җан ияләрен безгә буйсынучы, итагать итүче итеп яралткан. Безгә, Адәм балаларына бернинди мәхлукка бирелмәгән хәлифә дәрәҗәсе бирелгән. Инде Аллаһ Раббыбыз безне шундый олуг нигъмәтләр белән бүләкләгәннән соң, безгә зур гына вазыйфалар, бурычлар йөкләгән. Коръәни-Кәримдә “Тәхрим” сүрәсенең 6 нчы аятендә адәмнәр өстендәге олуг вазыйфаларның кайберләре искә алына. Шул вазыйфаларны үтәмәүчеләр каты газапка дучар булачаклары турында белдерелә:

“Әй, иманлы бәндәләр, үзегезне, гаиләгезне уттан саклагыз. Ул утның утыны кешелек вазыйфаларын, кешелек бурычын үтәмәгән адәмнәр булыр”.

Шулай итеп, Аллаһы Раббыбыз бу аять белән безгә белдерәдер ки, үзебезне һәм гаиләбезне дөнья, ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булган начар эшләрдән тыеп, җәһәннәм газабыннан сакларга тырышу. Өстебездә булган зур бурычларыбыз хакында Рәсүл әкрам галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Әй, бәндә, синең өстеңдә Раббыңның хакы, нәфесең һәм әгъзаларыңның хакы бар һәм гаиләңнең хакы бар, һәрбер хак иясенә хакларын бир, вазыйфаңны үтә”, – дигән.

Беренче вазыйфа – Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә каршында булган вазыйфа, ягъни дөньяны, бөтен галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһны тану, биргән барлык нигъмәтләренә шөкрана кылып, һәрвакыт һәр җирдә Аллаһ хозурына барып, хисап бирәчәгебезне истә тоту.

Икенче вазыйфа – кешенең үз-үзе каршындагы бурычы, ягъни Аллаһ биргән тән сәламәтлеген саклау. Авыру булса – дәвалану. Күп кенә тән авырулары дөрес тукланмаудан килә. Бүгенге көндә без чамадан тыш күп ашыйбыз һәм эчәбез, ашказаннарыбызга ял бирмибез. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам ашказанын өчкә бүләргә кушкан: бер өлеше ризык өчен, бер өлеше – су, бер өлеше һава өчен.

Адәм баласының үзе хакындагы икенче бурычы – акылны гыйлем белән баету. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Белем алу – һәрбер мөселман өчен фарыз (тиешле)”, – дигән.

Мөселман кеше, дөньяви гыйлемме, дин гыйлемеме – икесен дә тигез күреп, өйрәнергә бурычлы, чөнки дөньяви гыйлем белән дини гыйлем, үзара бәйләнгән рәвештә, бер-берсен тулыландыра.

Адәм баласының үзе хакында өченче бурычы – күңелен, җанын тәрбияләп, начар сыйфатлардан арындырып, күркәм сыйфатлар белән бизәп, бөтен кешеләр белән дус, тату, тыныч торырга һәм игелекле гамәлләр кылырга тырышу. Рәсүл әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһы Тәгалә сезне тышкы кыяфәтегез һәм матди быйлылыгыз буенча бәяләмәс. Ул сезнең күңелләрегезгә (калебләрегезгә) һәм сез кылган гамәлләрегезгә карый», – дигән (Табарани).

Бу хәдистән күренгәнчә, динебез калебкә зур әһәмият биреп, аңа игътибарлы булырга боера. Һәр мөселман үз калебенә хуҗа булырга тиеш. Калебләребезне сафландыру – һәрбер мөселманның изге бурычы.

Аллаһы Тәгалә барчабызга да ихлас шөкрана кылучылардан булырга, күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде.

 

Рамил Курамшин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...