Күңел тынычлыгын табу

Күңел тынычлыгын табу

Ислам динендә күңел тынычлыгы Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарга биргән бүләге булып тора.

 

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә куәт вә карарны иңдерде, Аллаһудан иңдерелгән иман нуры белән кәсби иманнары куәтләнсен өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер, Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр.. (Әл-Фәтх сүрәсе, 4 аять)

Һәрберебезнең күңел тынычлыгына ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли. Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы – Аллаһыга мөрәҗәгать итүдә, дип өйрәтә. Аллаһының безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән укыйбыз, намаз гыйбадәтен кылабыз, зикер әйтәбез – тынычланабыз. Ураза тотабыз – нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар шулай ук кешегә тынычлык алып килә. Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат – Ул Аллаһы, чөнки күңелне, рухны барлыкка китерүче дә Ул. Коръәндә бу турыда болай дип әйтелә: «Алар – иман китергән һәм күңелләре Аллаһыны зикер итү белән [бөтен буталчыклардан, шик-шөбһәләрдән котылып] тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһыны зикер итү белән тынычланмыймы?» (Әр-Рагъд сүрәсе, 28 аять)

Шуннан чыгып, Ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә: Аллаһы мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый дип уйларга кирәк. Бу – кешене тынычландыра.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәндә, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе белән Мәккәгә бер сәгатьлек ераклыкта булган Сәүр тавы түбәсендәге бер мәгарәдә өч көн буена Мәккә мөшрикләреннән яшеренәләр. Бу вакытта мөшрикләр, мәгарә янына килеп, аларны эзли башлагач, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе: «Әгәр бүген тотылсак, Аллаһының дине бетәр!» – дип уйлап, бик куркуга кала һәм Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Йә, Расүлуллаһ, аларның берәрсе аяк астына караса, безне күрәчәк!» – дигәч, Расүлуллаһ: «Өченчесе Аллаһы булган ике кеше хакында син нәрсә уйлыйсың?!» – дип әйтә һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм саклавы үзләре белән булганын аңлата.

Коръәндә әйтелгән: «Шулчак ул [аның өчен хәвефләнгән] юлдашына: «Борчылма, Аллаһы [ярдәме һәм саклавы] бит безнең белән!» – дип әйтте, һәм Аллаһы аңа [рәхмәтен һәм] тынычлыгын иңдерде». (Әт-Тәүбә сүрәсе, 40 аять)

Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы – ихлас күңелдән Коръән аятьләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кешеләр Аллаһы йортларының берсендә бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачаклар һәм Аллаһы Үз каршындагылар алдында аларны искә алачак.

Тынычлануга якынаюның иң җайлы юлы күп тапкырлар Аллаһыны зикер итү. Юныс галәйһиссәламне балык йоткач, ул бик җайсыз, чарасыз хәлдә кала. Шулчакта Аллаһыны зикер итеп, бу доганы укы. Мәгънәсе: «Синнән башка һичбер илаһ юк! Син пакь! Һичшиксез, мин үз-үземә зыян китерүчеләрдән булдым!»

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Без аңа җавап бирдек һәм аны [йоткан балыкка: «Бераздан аны диңгез ярына илтеп чыгар!» – дип әмер итеп] хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз». (Әл-Әнбия сүрәсе, 88 аять)

 Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу доганы бик еш кабатлый торган булган: «Ий Аллаһым, дөреслектә мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән һәм ваемсызлыгымнан, саранлыгымнан һәм төшенкелеккә бирелүчәнлегемнән, бурычлар авырлыгыннан һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан Сиңа сыенамын».

Һәр ниятне Аллаһыга тәвәккәлләп тормышка ашырырга, һәрбер эшне Аллаһыга тапшырып башкарырга тиешбез. Аллаһыга тәвәккәл кылучы кеше эшләренең ахыры нәрсә белән төгәлләнүенә карамастан, күңеле белән риза була һәм үзен тыныч тота. Хәтта ул теләгән максатына ирешмәсә дә зарланмый.

Тәвәккәллек сәбәпле Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне дә һәм Мөхәммәд галәйһи сәламне дә яманнардан саклады. Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патша яккан уттан, ә Мөхәммәд галәйһи сәләм Мәккә кяферләренең һөҗүменнән котылды. Габдулла бине Габбас радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Безгә ярдәмче буларак Аллаһы җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул», – дигән сүзләрне Ибраһим пәйгамбәр утка атылган вакытында, ә Мөхәммәд галәйһи сәлам Мәккә кяферләре белән куркытылган вакытта әйтте».

Аллаһы Раббыбыз һәрберебезгә дә күңел тынычлыгы насыйп итсен Аллаһы Раббыбызга даими зикер-гыйбадәттә булырга насыйп кылсын!

 

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә районы hәм шәhәре имам-мөхтәсибе

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...