Гасырлар аша күпер

Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел

 

Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.

 

2025 елның декабрендә Махачкала шәһәрендә бөтен Россиядән галимнәр, дин белгечләре, тарихчылар һәм имамнар бергә җыелды. Дуслык йортында тантаналы рәвештә «Ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел: борынгы университетның Россия мәдәниятенә һәм мәгарифенә керткән өлеше» дип аталган Бөтенроссия форумы үткәрелде.

1075 елда Цахур авылында нигез салынган ән-Низамия мәдрәсәсе дөньяви һәм дини белемнәр арасындагы чикләрне юк итеп, фәлсәфә, дин гыйлеме, медицина һәм астрономия гыйлемнәре кешелек дөньясын аңлауның бердәм үрнәгенә әверелгән гаҗәеп чорның тере символына әверелде.

Бу борынгы үзәктә акыл ияләре гыйлем алганнар, аннан соң шул гыйлемнәрен башкаларга биргәннәр. Алар калдырган мирас бүген дә күпләрне фикерләргә мәҗбүр итә. Биредә галимнәр үсә, алар соңыннан бөтен Кавказ буйлап таралып җирле мәдәниятне суфичылыкның тирән зирәклеге һәм фәнни эзләнүләр белән баета.

ДР Мөфтияте тарафыннан Республика башлыгы Сергей Мәликовның гранты белән оештырылган форумда катнашучылар шулай ук киләчәк буынга шушы бөек исемнәрне генә түгел, ән-Низамия мәдрәсәсе диварларында дөнья күргән мәгърифәткә ирешү ысулын ничек итеп киләчәк буынга ирештерү турында фикер алыштылар.

«Ән-низамия мәдрәсәсенә 950 ел: борынгы университетның Россия мәдәниятенә һәм мәгарифенә керткән өлеше» дигән түгәрәк өстәл үткәннәрнең бүгенгесе белән очрашу урынына әйләнде.

Форумда катнашучылар мәдрәсә программасындагы Коръән фәннәре һәм арифметика, медицина һәм поэзиянең янәшә торуын искә төшерделәр һәм бу синтезның үз вакытыннан никадәр алда баруына гаҗәпләнделәр.

Аннары форум лекция һәм ачык сөйләшүләр форматына күчте, анда һәр доклад тирәнрәк аңлауга илтүче баскыч булды.

Дагыстан Республикасы галимнәр шурасы рәисенең урынбасары, Ислам фәннәре докторы Мөхәммәд Мәхмүдов мәдрәсәнең ничек Ислам фәнни фикере тимерчелегенә әйләнүе, аны тәмамлаучыларның белемнәрен алга алып барулары, тулы бер төбәкләрне баетулары турында илһамланып сөйләде. Россия мөселманнары Диния Нәзарәте РИУ проректоры Руслан хәзрәт Сәяхов чыгышында ассызыклаганча: “ән-Низамия мирасы-музей экспонаты түгел, ә заманча мәгариф өчен көч алырга мөмкин булган тере чыганак булып тора”.

Фикер алышуларда Әбү Хәмид әл-Газали (Аллаһның рәхмәтендә булсын) аерым урын алды. Аның идеяләре, суфичылык тәҗрибәсен һәм рациональ анализны берләштерү сәләте әлегә кадәр соклану уята. Форумда катнашучылар аның хезмәтләрен искә төшереп кенә калмадылар, алар аның ысулын бүгенге көндә дөньядагы гадәтләр һәм инновация арасындагы балансны эзләгәндә, ничек актуаль була алуын аңларга тырыштылар.

Түгәрәк өстәл тәмамлангач, Дуслык йортының зур залында тантаналы чара узды, анда 800гә якын кеше катнашты. Сәламләү сүзләреннән һәм Россия төбәкләре мөфтиләренең чыгышларыннан тыш, программага нәшидләр башкаруы һәм «Этос»театрының театраль әсәре дә кертелгән иде.

Форумның төп өлеше – ул мәдрәсәнең тарихи ватаны булган Цахур авылында мөселман галимнәре мәҗлесе. Монда кайчандыр беренче лекцияләр яңгыраган, ә һавага эзләнү рухы сеңгән таулар арасындагы мирасны саклау — ул үткәнне үзгәртмичә калдыру түгеллеген, ә аның яңа формаларда дәвам итүе икәненә ышанучылар җыелды. Мәҗлес хәтер акты гына түгел, ә хәрәкәткә чакыру да булды – ән-Низамия идеяләрен заманча укыту программаларында, диннәр һәм мәдәниятләр арасындагы сөйләшүләрдә, тулы белемгә омтылышта яңа тормыш алсын өчен бик кирәк иде.

Форум ахырына якынлашкач, бу ахыры түгел, ә башы гына әле дигән хис калды. Ән-низамия мәдрәсәсенең мирасы – белемгә сусаган акылларны туендыручы борынгы гыйлем чишмәсе кебек. Катнашучылар бу уку йортының тарихы дәреслектәге бит кенә түгел, ә заман чакыруы икәнен аңлап таралдылар. Чакыру – ул киң фикерләү сәләтен саклап калу, төрле нәрсәләрне берләштерүдән курыкмау, башкалар каршылыкларны гына күргән урында хакыйкатьне эзләү дигән сүз. Ән-низамия мәдрәсәсенең чын юбилее нәкъ менә шул хакта сөйли.

 

Роберт Корбанов

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...