Тыелганнан ерак булыйк
Аллаһның ярдәме, мөселман кардәшләремнең догасы сәясендә ерак елларга сәяхәт кылып, кан кардәшләрем, мөселман кардәшләрем, шул җөмләсеннән күп кенә якташларыбыз белән күп кенә галимнәр белән күрешеп, утырышып, сау-сәламәт әйләнеп кайтдым. Күп кенә дин галимнәре белән күрешеп, утырышып, сау-сәламәт әйләнеп кайтдым. Күп кенә дин галимнәре, фән галимнәре вә башка мәшһүр, күренекле адәмнәр җитештергән Татарстан үзәге – тарихи Казан шәһәреннән килүем мөнасәбәте белән, гәрчә мин андый ихтирамга лаек адәм булмасам да, зур ихтирам итеп, зур кунак иттеләр. Аллаһы разый булсын һәр күрешкән адәмнәргә һәм мәҗлесләрдә һәркайсыларына. Казан мөселманлары исемендән сәламләрегезне тапшырдым.
Ангрен (Үзбәкестан) шәһәрендә үзбәк, таҗик, казах халыклары катнаш сөннәт туйларында һәм мәет озату мәҗлесләрендә булырга туры килде. Һәрбер булган җиремдә утырышкан мөселман кардәшләребез әһле гыйлем дә – һәркайсы сау-сәламәт илегезгә кайтып, Казан шәһәрендә яшәүче кардәшләребезгә чын йөрәктән дога вә сәлам тапшырырга куштлар. Өстемә әманәт итеп алган шушы мөселман кардәшләребезнең сәламен тапшырам.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә “Тәхрим” сүрәсендә 8нче аятьдә әйтә: “И, Аллаһыга иман китергән, ышанган бәндәләр! Аллаһыга чын тәүбә белән (чын үкенү белән) тәүбә кылыгыз, чын үкенү белән үкенеп, Раббыгызга кайтсагыз, җенабе Хак гөнаһларыгызны бетереп, агар сулары булган оҗмах бакчаларына кертүе өметле. Ул көндә, ягъни Кыямәт көнендә пәйгамбәргә ияреп иман китергән бәндәләр хур кылмас, үкенечкә калдырмас, ди. Коръәндә “әл-Гыймран” сүрәсендә, 135нче аятендә әйтелгән: мәгънәсе: шундый адәмнәр гөнаһ булган бер эшне эшләгәч чын күңелләре белән үкенеп, тәүбә кылып Аллаһыга кайттылар да икенче мәртәбә шушы начар, гөнаһ булган эшне кабат эшләмәделәр. 136нчы аятьтә шушы кешеләр хакында Аллаһ Тәгалә шушы рәвешле шатлыклы хәбәр бирә: Ягъни: шушы рәвешле хата вә гөнаһларына тәүбә кылып, үкенеп Аллаһыга кайткан бәндәләрнең гөнаһлары гафу ителер. Аллаһы тарафыннан гөнаһлары гафу кылынып, җәннәт бакчаларында мәңге калучылар, ди. Шушы аятьләрдән аңлашыла ки, һәрбер мөэмин, мөселман булган адәмгә һәрбер хаталанып кылынган гөнаһларыбызга чын күңелдән үкенеп, тәүбә кылу барыбызга да фарыз була. Иң яхшысы: Гөнаһтан үкенеп тәүбә итү – фарыз, әмма гөнаһ булган эшләрдән саклану, ерак булу – монысы фарызрак була. Инде, җәмәгать, форсат кулда вакыт шартларын җиренә җиткереп тәүбә кылуда. Югарыда укылган аятьләр буенча вәгъдә кылынган зур сөенечләр бар.
Гөнаһ эшләр төрлечә була: 1. Аллаһы берлән ике арада булган гөнаһлар, ягъни: фарыз ваҗибләребезне үтәмәү, хәрам ризыклар ашау, хәрам нәрсәләр эчү, үз-үзен үтерү, башкаларны начарлыкка өндәү. Менә бу эшләр Аллаһы белән ике арада булган хәрам. Хәрам гайре золми (булып, мондый гөнаһларга [кеше] чын күңеленнән үкенеп тәүбә кылса, ин шә Аллаһ, ихластан булса, Аллаһ гафу итәр. Фарыз ваҗибләрне каза кылырга онытмаска кирәк.
- Инде хәрам золми булган гөнаһлар бар. Менә бу гөнаһларның мисаллары: көч-куәт беләнме, теләк беләнме, ничек кенә булса да башкаларны рәнҗетү. Менә мондый гөнаһларга никадәр генә тәүбә кылсак та, шушы җәбер-золым итеп рәнҗеткән адәмнәрне бәхилләтмичә тәүбәләре, никадәр ихлас белән әйтелмәсен, гөнаһлары гафу ителмәячәк. Иң куркынычлы гөнаһ менә шушы – золми булган гөнаһлар. Шәйтан коткысы белән бер-беребезне рәнҗеткән булсак, кирәк малларына җәһатеннән, кирәк – телләребез белән бөһтан, гайбәт, нахак сүзләр белән рәнҗеткән булсак, тиздән ул кешеләр белән бәхилләшү, ризалашу кирәк. Инде берәү рәнҗетелгән адәмнән үзенең начарлыгына үкенеп, бәхиллек сорый икән, чын мөселманлык шул гафу итү, риза булу.
Коръән Кәримдә әйтелгән: мәгънәсе: “Чын тәкъва адәмнәр ачу килгәндә ачуларын йотарлар, ягъни никадәр ачулары килсә дә, Аллаһыдан куркып, ачулары белән эш итмәсләр. Шулый ук ул кешеләр башкаларны гафу итәрләр,. Менә тәкъва адәмнәр шулар”.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Аллаһ Тәгалә Гафу итүче, бәндәләренең дә бер-берсен гафу итүләрен сөя”.
- Гөнаһлары адәмнәрнең башка мәхлукълар (хайваннар) белән ике арада булган гөнаһлар. Башка гөнаһсыз хайваннарны рәнҗетүдән, аларның хакларына керүдән, җәбер-золым итүдән сакланырга кирәк.
Колхозларда, совхозларда хайван караучылар, кошлар караучылар, шушындый эштә булган адәмнәр хайваннарның ризыкларына хыянәт кылудан, аларны рәнҗетүдән бигрәк тә башларына сугудан бик сакланырга кирәк. Вакытында ашатып-эчертеп, асларын тазарту – менә болар аларның хакларын саклау була. Әгәр, киресенчә, тәрбиясенә кимчелек кылса, ризыкларына хыянәт кылса, бу да куркынычлы хәлләрдән. Инде йортларда эт асраучыларыбыз, мәче асраучыларыбыз да һәркайсын хакын сакларга тиешбез.
Хәрам золми булган гөнаһлар хакында дөньяда бәхилләшмичә, ризалашмаенча, Ахирәткә, Кыямәт көненә калса, ул көндә хәлләрнең бик мөшкел булачагы һичшиксез ачык мәгълүм, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хөтбәсеннән ачык мәгълүм: “Кем дә кемнең минем өстемдә хакы булса, әйтсен, хакын үтәрмен. Кемгә дә, беренчедән, мин кулым беләнме, телем хакын таләп итсен, Кыямәткә калмасын, дип, пәйгамбәр булса да, Кыямәтнең хәленнән шушы кадәр курыкты. Инде пәйгамбәрләрнең хуҗасы, Аллаһының дусты кеше хакының Кыямәттә шундый куркынычлы хәлгә калудан курыкса, инде безгә ни калды?
Бәндәчелек белән ир хатынын, хатын ирен, күршеләребезне, башка адәмләр белән үпкәләшкән, бәйләнешкән, хәтер калдырышкан булсак, вакыт үтмәс борын, бәхилләшеп тәүбә кылыйк. Бүгенге эшне иртәгә калдыру ирлек түгел. Үлемнең уйламаган-көтмәгән вакытда килеп җитүен һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Мин Аллаһыга һәркөнне йөз мәртәбә тәүбә кылам”.
Инде чагыштырып карыйк: гайбәт, бөһтан, хөсед кебекләрне гөнаһ дип тә белмибез. Кеше хәлләренә килгәнче, күз йомып, үзебезнең гаепләребезне, хаталарыбызны эзләп тикшерсәк, үзебезне-үзебез яхшылыкларыбыз белән яманлыкларыбызны чагыштырып карасак, киләчәгебез өчен зур файда булыр.
Шушы үзебезнең начарлыкларыбызны искә алып үкенү (тәүбә кылу) – ул дөнья, Ахирәтебезнең төзек булуына сәбәп була. Әгәр бер адәм чын күңеле белән Аллаһы хозурына барып, бөтен эшләребездә хисап бирәсе бар дип ышанса, ул адәм бөтен начарлыктан саклана, бөтен кешегә яхшылык итәргә тырыша, кирәк күргәндә, күрмәгәндә дә, кеше хакына кеүдән курка, кеше нәрсәсен урламый, алдамый, хыянәт кылмый, бөтен эшләгән эшләрендә, кирәк – хөкүмәт эшләрендә дә, һәрвакыт мәрхәмәт алырга тырыша.
Аллаһы Раббел галәмин барчаларыбызга тәүбәи нөсух (ихластан тәүбә) кылырга, бер-беребез белән тату, тыныч, дус яшәп, Кыямәт көнендә Аллаһның дуслары, сөйгән бәндәләре белән бергә булырга насыйп итсен.