Татар теле – туган телем

Татар теле – туган телем

Татар теле – туган телем

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

 

 Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, – дип юкка гына әйтми халык.

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен-кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

 Татар телен саклап үстерү – дәүләт күләмендәге эш. Чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

 Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе – сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән. Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын күздә тотабыз.

 Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул - безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә. Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла. Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы - халык. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән. Татар теле -дөньяда иң матур тел! Татар теле- ул минем туган телем, ә туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләре зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотырга кирәк.

 Татар теле - безнең туган телебез. Ә без үзебез - татарлар. Иң борынгы вакытлардан тарихта татарлар горур, тырыш, түзем, батыр, бердәм һәм уңган халык булып яшәгән һәм яши. Татарларны Россиянең һәм СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган дәүләтләрнең, дөньяның төрле почмакларында да очратырга мөмкин. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында күп кенә күренекле кешеләр - дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, журналистлар чыкканнар. Татар халкының вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар. Алар элек-электән хөрмәткә лаеклы булганнар, шуңа күрә үзебезнең милләтебезне сакларга, яратырга һәм дус-тату яшәргә кирәк.

Татар телен халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе һәм җиде миллион халык сөйләшкән тел булып тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде.

 Тел турында күренекле кешеләрнең фикерләрен укып чыктык. Каюм Нысыйри: “ Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул” дип яза.

Константин Ушинский “ Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла” – дип яза.”

 “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул” –дип яза Х.Сарьян.

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз” дип яза Садри Максуди.

 Без аларның фикерләре белән килешәбез. Туган телебезне белү,өйрәнү һәм саклап калуны узебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.

 

Сәйфуллина Ландыш

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...