Гыйлем дөньясының кояшы - Әбү Хәнифә
Гыйлем дөньясының кояшы - Әбү Хәнифә

Әбү Хәнифә хәзрәтләре (Алаһның рәхмәтендә булсын) һиҗри буенча 80 елда Күфәдә туган. Атасы Сәбит, бабасы Фарсы Зәүта исемле. Моннан чыгып, милләте белән ул фарсы булган, бабасы исә Кабил (Кабул) әһеленнән.
Әбү Хәнифә турында киң таралган нәрсәләрнең берсе, аның асылы фарсы милләтеннән булуы. Шулай ук аның Бәбилдән (Вавилон) булуы да риваять ителә. Ул гарәп түгел һәм хәлле бер гаиләдән булган. Анасы Кабилдән. Атасы Күфәгә килеп урнашкач хәзрәти Гали (разыяллаһү ганһү) белән күрешкән. Хәзрәти Гали Сәбиткә һәм аның гаиләсенә хәер-догада булган.
Әбү Хәнифә яшәгән бу дәвердә, гыйлем белән мәшгуль булучыларның күбесе гарәп булмаган галимнәр. Нәсел белән мактанулары булмаса да, Аллаһ аларга мактану өчен гыйлем биргән. Гыйлем шәрәфе тагын да пагрәк, тагын да өстенрәк, гасырлар буенча балкып торыр, һич сүнмәс.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре Күфәдә үсә. Тормышының күп елларын анда өйрәнеп, өйрәтеп һәм көрәшеп кичерә. Белүебезчә, атасы сәүдәгәр, гаять яхшы бер мөселман булган. Хәзрәти Гали разыяллаһү ганһүне күрүе һәм аның хәер-догасын алуын искә алсак, Сәбитнең шөбһәсез мөселман булуы дәлилләнә.
Әбү Хәнифәнең галимнәр мәҗлесендә була башлаганчы базарга йөрүен, соңыннан да гомере буе сәүдә итүен беләбез. Бу безгә атасының да сәүдәгәр булуын әйтергә нигез бирә. Аның кумаш-тукыма сәүдәсе белән шөгыльләнгәнүе билгеле. Әбү Хәнифә бу сәүдәгәрлек сыйфатларын атасыннан алган.
Диндар гаиләләрдәге кебек Әбү Хәнифә дә кечкенә вакытында Коръән Кәримне ятлаган. Һәм ул – Коръәнне иң күп укыган кешеләрдән. Рамазан аенда Коръәнне 60 тапкыр хәтем итүе риваять ителә. Тора-бара Әбү Хәнифә бөтен барлыгы белән гыйлемгә бирелә.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре үз гасырында киң таралган гыйлемнәрнең бөтенесен сынап караган, алардан күңеленә иң ошаганын фикыһны сайлап алган һәм ул бу гыйлемдә аерым бер бөек дәрәҗәгә ирешкән. Димәк ки, дәверендәге гыйлемнәрнең бөтенесен белгән киңкырлы бер кеше булган. Фикыһка бирелүе исә, элек бөтен гыйлемнәрне үзләштереп, бөтенесеннән хәбәрдар булганнан соң килә.
Әбү Хәнифә Хәммад бине Әбү Сөләйманнан дәрес алды. Фикыһ хосусында шул остазы янында үсә. Хәммад (Аллаһның рәхмәтендә булсын) үлгәнче аннан аерылмый. Ул бары тик остазы Хәммадның үлеменнән соң мөстәкыйль дәрес мәҗлесе корган. Хәммад һиҗри буенча 120 елда үлгән. Әбү Хәнифә ул заманда 40 яшендә булган. Димәк, Әбү Хәнифә 40 яшендә дәрес бирә башлаган. Акылы камилияткә җитеп үскәннән соң, остазының урынына күчкән.
Имам Зөфәрдән риваять ителә: Әбү Хәнифә остазы Хәммадка булган бәйлелеге хакында боларны сөйләде: «Ун ел аның дәресләрен алдым. Соңыннан күңелемдә бер дәрес мәҗлесендә аерым биреп карау теләге туды, аның дәресләреннән аерылып үзем дәрес бирергә уйладым. Бер көн өйдән чыктым. Мәчеткә кердем, остазымны күргәч, күңелем аңардан аерылуга риза булмады, янына килеп утырдым. Ул төндә остазымның Басрадагы туганының берсеннән үлем хәбәре килде. Мал калдырган булган, аннан башка мирасчысы юк иде. Остазым миннән үз урынына утырып дәрес бирүемне үтенде һәм Басрага китте. Ул киткәннән соң, аның үзеннән һич ишетмәгән мәсьәләләр килеп чыга башлады. Мин аларга җавап бирәм, җавапларны язып та бара идем. Соңыннан остазым кайткач, бу мәсьәләләрне аңа аңлаттым. Мин ул исән чакта аннан аерылмаска ант иттем һәм ул үлгәнгә кадәр аның яныннан китмәдем».
Әбү Хәнифә кырык яшендә остазы Хәммад урынына кала. Фикыһ дәресләре бирә башлый. Бер-берсенә охшаган хәдисләрне чагыштыра, бер үк дәлиллеләрен бер хөкемгә бәйли, табигый куәтле акыллы һәм нык мантыйклы (логикасы) булуы сәбәпле ул боларны бик җиңел кыла иде. Шулай итеп, ул Хәнәфи мәзһәбен тудырган якты фикыһ юлын ачты.
Тарихтан күренгәнчә, Әбү Хәнифә байлык иясе, мөлкәтле бер гаиләдә үскән кеше. Ул аталарыннан калган сәүдәгәрлек эшен дәвам итте.
Бөтен риваятьләр дә аның сәүдәне ташламавын сөйли. Шимбә көнен гаилә ихтыяҗлары өчен билгеләгән. Ул көнне гыйлем мәҗлесләренә, базарга бармас иде. Өй эшләрен, бакча эшләрен карар иде. Башка көннәрдә базарда иртәдән икенде вакытына кадәр торыр иде. Җомга көннәре бөтен дусларын, сөекле кешеләрен өенә чакырып кунак итәр иде. Алар өчен ризыклар хәзерләтер иде.
Бу бары тик аның ышанычлы ярдәмчесе булуы белән генә булыр, чөнки әгәр алай булмаса, үзенә базарда сәүдә итәргә туры килер иде.
Әбү Хәнифә, сәүдәгәр буларак халык белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә дүрт төрле сыйфатка ия иде; бу сыйфатлар аның тугъры, намуслы бер сәүдәгәр булуын дәлилләргә җитә. Галимнәр арасында иң биек мәртәбәдә булганы кебек, сәүдә әхлакында да шулай булды:
- Бик канәгать, күңеле бик бай иде. Кешеләрне фәкыйрь иткән саранлыкның анда эзе дә юк иде. Моның сәбәбе, бәлки бай һәм мөлкәтле бер гаиләдә үсүедер. Чөнки ихтыяҗны күреп үскән кеше түгел иде.
- Әманәтне бик саклар иде. Әманәт хосусында бик җентекле, хыянәтнең нәрсә икәнен белмәс иде.
- Бик юмарт, куллары ачык, саранлык аннан ерак иде.
- Бик диндар, күп гыйбадәт кылыр иде. Көндез ураза тотар, төннәрне намаз кылып үткәрер иде.
Бу сыйфатлары сәбәпле аны хәзрәти Әбү Бәкер Сиддыйкка охшаталар иде. Әйтерсең лә Әбү Бәкер Сиддыйкны үзенә үрнәк тота, аның эзеннән китә иде. Бер малны сатып алган вакытта, саткан вакыттагы кебек әманәт кагыйдәсен үтәр иде.
Ул киемгә дә бик игътибар итә, тышкы кыяфәтнең дә, эчке кебек пакь булуын теләр иде. Танышларына да үзләренең киемнәренә һәм башка тышкы күренешләренә игътибарлы булуларын тели иде.
Бөтен риваятьләрнең бердәм булган бер ноктасы бар, ул да булса, Әбү Хәнифәнең төрмәгә ябылуы. Моннан соң ул фәтва бирмәгән, дәрес укыту өчен гыйлем мәҗлесендә утырмаган. Чөнки, яки төрмәдә, яки аннан чыккач үлгән. Риваятьләр буенча, ул яисә төрмәдәге таякның тәэсиреннән, яисә агулап үтерелгән. Чөнки, таяк белән суктырылып, төрмәдә озак вакытка калмасын дип агу эчертелүе турында да мәгълүмат бар. Яки төрмәдә үлмичә, башта азат ителеп, өендә үлгәндер. Төрмәдән чыкканнан соң, дәрес бирүдән һәм халык белән күрешүдән тыелганмы ул, юкмы?
Риваятьләрнең берсе сөйләгәнчә, таяк белән сугылганнан соң, төрмәдә калган һәм анда үлгән. Давыт бине Рәшит Вәсити сөйли: «Мин имам Әгъзамны казыйлыкны кабул иттерү өчен җәзаланганын күрдем. Һәр көн зинданнан чыгарылыр һәм ун камчы сугылыр иде. Хәтта 110 камчы сугылды. Аңа, казыйлыкны кабул ит, дип әйтелә иде. Ул, мин моңа лаек түгелмен, дип әйтер иде. Таяк белән сугылганда ул әкрен генә: «Аллаһым, кодрәтең белән миннән аларның явызлыгын ерак кыл!» - дип дога кыла иде. Казыйлыкны кабул итмәячәген аңлагач, аның ризыгына агу куштылар һәм аны агулап үтерделәр».
Ибне-Бәззәзи “Мөнәкыйбь” китабында боларны сөйли: «Әбү Хәнифә төрмәгә ябылып, беркүпме вакыт җәзаландырудан соң, Мансур тирәсендәгеләрнең кайберләре бу эшне сөйләштеләр. Шуның өчен төрмәдән чыгарылса да, фәтва бирүдән һәм халык белән күрешүдән, өеннән чыгудан тыелды. Үлгәнче бу хәл шулай дәвам итте».
Без бу соңгы риваятьне кабул итәбез. Монда тагын акыл кабул иткән бер тараф бар: хәлифәнең якыннарыннан кайберләре олы яшьтәге фәкыйһьне кызганып, хәлифә алдында аны яклап чыгулары мөмкин. Чөнки, ул хәлифә белән килешмәсә дә, аңа һичбер зарары тимәгән. Соңыннан бу эштә, гомумән, башкаларның да фикерен хисапка алырга кирәк иде.
Әбү Хәнифәнең Хәйзуран зиратының сулы бүлеменә түгел, коры бүлеменә күмүне васыять итүе турында бөтен риваятьләр дә бер фикердә. Бу васыять төрмәдән чыккач, үлгәнче әйтелгән. Шуның өчен төрмәдән чыгарылуы турындагы риваять моңа тагын да туры килә. Әбү Хәнифә үлгән вакытта, Мансурның аңа җеназа намазы кылуын сөйлиләр. Әгәр төрмәдә булса, Мансур моны кылмас иде.
Әбү Хәнифә сиддыйкларның һәм шәһитләрнең үлеменә охшаган бер үлем белән бу галәмнән ахирәткә күчте. Һиҗри буенча 150 елда вафат булды. 151 яки 153 елда дип әйтүчеләр булса да, беренчесе дөресрәк. Үлем аның өчен бер ял итү булды. Ул - бөек вөҗдан, диндар рух, куәтле йөрәк, зирәк акыл, сабыр күңел, үлем белән ахыры булмаган хозур белән кавышты.