Мөселман халыклары әдәбиятында Сөләйман пәйгамбәр турында

Мөселман халыклары әдәбиятында Сөләйман пәйгамбәр турында

Мөселман халыклары әдәбиятында Сөләйман пәйгамбәр турында

Сөләйман пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) тарихы мөселман халыкларының, шәхсән төрек һәм фарсы әдәбиятында, зур урынны алып тора. Ул поэзиядә, халык шигырьләрендә, әкиятләрдә, легендаларда һәм мәкальләрдә тасвирлана. Пәйгамбәргә аерым мәснәвиләр багышлана.

 

Коръәндә һәм хәдисләрдә китерелгән тарихы, шулай ук христиан һәм яһүди гадәтләреннән алынган хикәяләр йөз еллар буена халык хыялында эшкәртелеп, тора-бара мөселман әбәдиятында аерылгысыз бер башлангыч ала.

Моннан тыш, әдәбиятта үз урынын алган бу юнәлеш, башка кешеләр һәм хайваннар, могҗизалар белән дә тыгыз бәйләнештә. Мәсәлән, Сәбә патшабикәсе Бәлкыйс, вәзире Әсәф, Давыд галәйһиссәлам, һөдһөд кошы, кырмыскалар, җеннәр, гыйфритләр, дию пәриләре кебек геройлар.

Әдәбиятта шулай ук Сөләйман галәйһиссәламнең кашлы йөзеге һәм таягы да аерым бер образ алган. Пәйгамбәрнең хайваннар, кошлар телен аңлавы һәм җеннәр белән идарә итүе дә төрле әсәрләрнең нигезе буларак билгеле. Ул җирдәге хакимлек һәм байлыкның символы кебек искә алынган һәм шул сәбәпле поэмаларда, хакимиятне мактаганда аларны “Сөйләмани заман” һәм “Сөләймани дәвран” (“Безнең заман Сөләйманы”) дип тасвирлаганнар.

Төрек солтаны Сөләйман I дә шигырьләрдә әлеге пәйгамбәр белән чагыштырып китерелгән. Сөләйман мөлке, хакимлек һәм Сөләйман галәйһиссәламнең куәте бөек бер гаҗәеп символ булып калган.

Сөләйман галәйһиссәлам әдәбиятта еш кына үзенең вәзире Әсәф бин Бурхия белән искә алына. Аның вәзире Бәлкыйснең тәхетен күз ачып йомганчы Йәмәннән Иерусалимга (әл-Кудс) китергән һәм ул вәзир Аллаһның исемнәрен (Исме әгъзам) белгән дип фаразлана. Шулай ук пәйгамбәр Сөләйман галәйһиссәлам үзе гаделлекне күтәрүче, ә аның сарае фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә карата гадел суд карар чыгару урыны буларак сурәтләнә.

Моннан тыш авторлар моннан гыйбрәт алырга өндәп, Сөләйман галәйһиссәлам нинди генә зур хакимлек иясе һәм көчле булуга карамастан, бу дөньяда мәңгелеккә кала алмавын, башка мәхлуклар кебек үк бакыйлыкка күчүен искә алалар һәм һәркемгә бу тарихны укып фикерләргә, ахирәтне онытмаска өндиләр.

Сөләйман галәйһиссәламнең кошлар телен белүен һәм Бәлкыйс белән мөгамәләсе турында төрле күзлектән караганнар, һөдһөдне илче итеп җибәрүенә, кырмыскалар белән сөйләшүенә ниндидер бер символик мәгънә салырга тырышканнар.

Мәсәлән, Сөләйман галәй-һиссәламнең кашлы йөзеген җен урлап үзенең кабиләсе каршында үзен Сөләйман дип игълан итүе, “Кемнең йөзеге бар, шул Сөләйман”, дигән әйтемнең килеп чыгуына сәбәпче булган.

 

Гамил Ибраһим

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...