Ангора кәҗәсе һәм маһир турында кызыклы тарих

Ангора кәҗәсе һәм маһир турында кызыклы тарих

Ангора кәҗәләре атамасы Төркиянең Анкара шәһәреннән алынган, чөнки ул аларның туган җирләре булып санала. 19 гасырның икенче яртысына кадәр хайваннар туган җирләрендә кыйммәтле саналган һәм аларны саклауга күп тырышлык куелган. Аларның йоныннан әзерләнә торган маһир иң сыйфатлы материал буларак билгеле.

 

 

Кәҗәләр кешеләр тарафыннан йорт хайваны буларак иң беренче урында тора. Аларның борынгы калдыклары Иран һәм Гыйракның таулы районнарында табылган. Ур шәһәрендә табылган артефактларда кәҗәләрне озын һәм дулкынлы йонлы итеп сурәтләнгән. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Ибраһим галәйһиссәләм Ур шәһәреннән үзенең көтүе белән бергә киткән, ә соңрак яһүдләр сахрада үзләренең гыйбадәтханәләре өчен кәҗә йоныннан зур япма ясаганнар.

13 нче гасыр язмасы сакланган, һәм анда Урта Азиядән Сөләйман шаһ Чыңгызханнан куркып кәҗәләр көтүен мең километр ераклыктагы Анкарага куып китергән. Хайваннар яңа урында үзләрен яхшы хис иткәннәр һәм матур йоннары сәбәпле кыйммәтле саналганнар. Аларның йоныннан солтан кигән ефәккә охшаган тукыма ясаганнар.

Кәҗәләр турындагы 1550 елгы икенче бер язмада бу җирләргә килгән голланд кешесе аларга игътибар иткән. Һәм аның аркасында аларның уникаль йоннары Аурупада да кызыксыну уяткан. 4 елдан соң, 1554 елда бер пар ангора кәҗәләре ул заманның Рим папасына бүләк итеп бирелгән.

Тора-бара Төркиядән чыгарылган маһирны сораучылар күбәю сәбәпле, солтан эшкәртелмәгән йонны чыгаруны тыя һәм ангора кәҗәләрен чыгаруны тыярга тырыша. Шуңа күрә йөз еллар буена Анкара бердәнбер җитештерүче була.

Эшкәртелмәгән йонны Төркиядән чыгаруны тыйган закон 19 гасырда гына гамәлдән чыга. Патшабикә Виктория солтанны бу законны гамәлдән алырга күндерә. Моннан соң йонны сораучылар арта һәм Төркия өчен уңышсыз тәҗрибә булган ангора кәҗәсен ул җирлекнең курд нәселе белән кушылдыралар һәм бу саф токымлы ангора кәҗәләренең югалуына китерә һәм йонның сыйфаты төшүгә сәбәпче була.

Бәхеткә каршы Төркия ул вакытта бу кәҗәләрне тотуда бердәнбер ил түгел иде, чөнки 1838 елда Көньяк Африка беренче ангора кәҗәләрен 12 ата һәм бер ана кәҗәне үзләренә алып чыккан була.

Төрекләр бөтен ата кәҗәләрне нәселсез итәләр һәм шулай итеп килешүне эзәргә маташалар, ләкин сатып алучыларга уңыш елмая, ана кәҗә йөкле була. Аңардан туган кәҗәне ул җирлек кәҗәсе белән кушылдыралар. 1856 елда тагын бер төркем саф токымлы ангора кәҗәләре чыгарыла. Аларны Америка, Австралия, Яңа Зеландия илләренә чыгаралар.

1881 елда Госманлы дәүләте ангора кәҗәләрен чыгаруны тулысынча тыя, ләкин чыгарылган кәҗәләр инде ул вакытта яңа җирлекләрдә киң тарала башлыйлар. Бүгенге көндә аларны бөтен дөнья буйлап төрле өлкәләрдә үрчетәләр. Иң яхшы маһирны җитештерүчеләр буларак Көньяк Африка, Техас һәм Австралия тора.

Төркиядә бүген дә яхшы сыйфатлы маһир җитештерәләр.

Саф токымлы ангора кәҗәсе – зур булмаган һәм нәфис хайван. Аның башы башка кәҗәләрнекенә караганда кечкенәрәк. Маңгае киң, танауы борынына таба тараеп килә, иреннәре нечкә, тешләре тиегз. Ата һәм ана кәҗәләрнең икесенең дә мөгезләре һәм сакаллары бар. Аларның бөтен тәннәре, башы, маңгае, колаклары һәм ияк астына кадәр ак, дулкынланып торган йомшак йон белән капланган.

Ангора кәҗәләрен аларның йоннары мәшһүр итте. Чөнки ангора йоныннан ялтырап торган, озын һәм нык эрләнгән җеп гаҗәеп сыйфатка ия булган маһир эшләнелә. Бу исемне аурупалылар уйлап тапканнар. Ул гарәп сүзеннән алынган, “мухайар” – “кәҗә йоныннан тукыма”ны аңлата. Төркиядә бу эрләнгән җепне “тифтик” дип йөртәләр.

Үзенең яхшы сыйфатлы булуына карап, маһир кием өчен дә, йорттагы кирәк-ярак өчен дә еш сорала. Маһирдан бәйләнгән свитерлар җылы һәм төсе яхшы саклана. Маһирдан кыйммәтле өй җиһазлары эшләнә.

Маһир бөтен сезон өчен дә яраклы булган материал. Аңардан җылы киемнәр җитештергән кебек, шулай ук җиңелчә киемнәр дә эшлиләр.

Гасырлар буена бу материал үзенең мәшһүрлеген саклап калган һәм һәр заман стиленә яраклаштырылган.

 

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2025-05-01 (Зөлкагъдә 1446 ел.) №5.


Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (кыскача Абдулла Алиш) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.   Абдулла алты-җиде яшь-ләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем...


Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:   — Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып...


Хаҗның бүләге – оҗмах

«Әәли-Гыймран» сүрәсенең 97нче аятендә әйтелгән: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр».   Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора»,...


Гомрә хаҗыннан алган тәэсирләрем

Безнең Болгар җирлегендә хәзрәтебез Фәрхат Минкадыйр улы Минсәгыйров безгә мәчеттә вәгазь сөйләгәндә, аңлаешлы итеп хаҗ гамәлләренең савабы турында сөйләде. Без Рамазан айларында, уйлана-уйлана, йә Раббым Аллаһ, безгә дә насыйп булсын дип теләкләр теләдек. Күптәнге хыялым иде, әлбәттә. Аллаһ...


Җиңү көне уңаеннан

9 майда ел саен илебездә Җиңү көне билгеләп үтелә. Көчле рух һәм үлемсез батырлыкны гәүдәләндереп, бу дата миллионлаган кешеләрнең газаплары бәрабәренә ирешелгән бөек каһарманлык турында каныбызга сеңгән изге хәтерен яңарта.   Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил һәм аның антифашист...