Җир тетрәү вакыйгаларыннан гыйбрәт

Җир тетрәү вакыйгаларыннан гыйбрәт

Кешегә берәр бәла килсә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу сүзләрне әйтергә кушкан: “Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм Аңа кире кайтачакбыз”.

 

Шулай ук ул галәйһиссәләм безгә бу сүзләрне әйтергә өйрәтте: “Ий Аллаһым, килгән авырлыктан миңа савап бир һәм аның урынына минем өчен яхшырак булганын насыйп ит”.

Бу дөнья – вакытлыча тору урыны. Кеше монда билгеле бер юлны үтә. Мөэмин кеше юлында авырлыклар очратса, кәферне куркыткан кебек бу бәлаләр аны куркытмый.

“Мәгариҗ” сүрәсенең 19-20 аятьләрендә әйтелгән: “Дөреслектә кеше куркучан итеп бар кылынган. Аңа бәла килгәндә ул сабыр итми. Яхшылык килгәндә саранлык кыла. Бу намаз укучыларга кагылмый”.

Намаз укучы мөэмин кеше Аллаһның тәкъдиреннән риза һәм нәрсә генә булса да: “Без Аллаһныкы һәм Аңа кире кайтачакбыз”, - дип әйтә.

Бу – ул үтә торган юл, ә мәңгелек урыны аның Ахирәттә булыр.

Кәфер кеше болай итеп фикерли алмый, чөнки ул ышанмый һәм, әлбәттә бәла килгәндә, акылын югалта, авыруга сабыша.

Шуны бел, әгәр бөтен мәхлуклар да бергә җыелып сиңа файда китерергә теләсәләр, алар сиңа бары тик Аллаһ тәкъдир иткән нәрсәне генә кылырлар. Шулай ук, әгәр барча мәхлуклар сиңа берәр зарар китерү өчен җыелсалар, алар сиңа зыян китерә алмаслар, мәгәр Аллаһ тәкъдир иткән нәрсәдән башка.

Шуңа күрә мөэмин кешенең күңеле тыныч, ул яхшылыкны көтә, Аллаһтан сорап дога кыла.

Без бу вакыйгалардан гыйбрәт алырга тиеш. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Без Үзебезнең могъҗизаларны бары тик (кешеләрне) куркыту өчен һәм иман китерсеннәр өчен җибәрәбез” (Исра сүрәсе, 59 аят)

Шуңа күрә кешелек иман китерергә, Аллаһка кайтырга тиеш. Бу бер кешенең иман китерүе генә булырга тиеш түгел, мондый килешүне күп кешеләр төзергә тиеш.

Әгәр кеше ата-анасына карата итәгатьсез булган халәттә вафат булса, Кыямәт көнендә шул халәтендә торгызылачак. Зина кылучы, урлаучы һәм башка зур гөнаһлар кылучы Кыямәт көнендә нинди халәттә булыр?!

Бу вакыйгаларда кешелек өчен күрсәтмәләр бар: «Кеше! Синең өчен мөмкинчелек бар. Аллаһ сиңа бу мөмкинчелекне бирде, Аллаһ белән синең арада булган кимчелекләрне, хаталарны төзәт. Кешеләр белән синең арада булган кимчелек-хаталарны төзәт!»

Аллаһтан иминлек, тынычлык сорыйбыз, безнең кимчелекләребезне яшерсен, дин кардәшләребезгә җиңеллек бирсен дип дога кылабыз.

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...