Кара тминнең файдасы

Кара тминнең файдасы

Кара тмин составында йөзгә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган майлы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшләнмиләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш.

Кара тминда А, В, В2, Вд, В0, Вд, С, Е витаминнары, эфир мае, алкалоидлар һәм түбәндәге микроэле­ментлар: кальций, тимер, бакыр, цинк, фосфор, натрий, калий һәм моносахаридлар, каротин һәм башка биологик актив матдәләр бар.

 

Кара тминне куллану ысуллары

Кара тмин орлыгын яисә маен башка табигый биостимуляторлар кебек кулланалар. Гадәттә, бу дәвалау курсы 3 айдан 6 айга чаклы дәвам итә (ләкин 1 айдан да ким булырга тиеш түгел). Даруны 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә.

Авыруның препаратны кичерү һәм мөмкинлекләренә карап, даруны эчү өчен түбәндәге ысулларның берсен сайлап алырга мөмкин:

  1. Иртә белән ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы май яисә төелгән 1 чәй кашыгы орлыкны кабул итәргә. Ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы майны кабул итәргә һәм аннан соң 1 аш кашыгы бал болгатылган ярты стакан суны эчәргә.
  2. Ярты стакан суга 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм ашарга 30 минут кала кабул итәргә.

Искәрмә: кара тмин маен куллану алдыннан яхшылап болгатырга, кара тмин орлыгын киледә төяргә кирәк.

 

Куллану дозасы

15 яшьтән узганнарга тулы доза бирелә. Балаларга һәр 4 яшькә чаклы 5 тамчы май исәпләнә. Мәсәлән: 4 яшьтәге балага – 5 тамчы. 8 яшьтәгегә – 10 тамчы, 12 яшьтәгегә – 15 тамчы. 1-2 яшьтәге балаларга зурлар дозасының 1/12~1/8 өлеше бирелә.

Тмин препаратларын кояш нуры төшмәслек, коры, салкынча урында сакларга кирәк.

 

Кара тмин маеның организмга тәэсире

Кара тмин составында туенмаган (ненасыщенные) ярымтуенмаган май кислоталары, аминокислоталар А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир майлары, флавоннар, минераль матдәләр яки макроэлементлар (кальций, магний, натрий, калий, хлоридлар) һәм микроэлементлар (цинк, бакыр, һ.б.) бар. Галимнәрнең фикеренчә, кара тминның составы әле тулысынча, фәнни яктан тикшерелеп бетмәгән.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...