Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган

Барча галәмнәр Хуҗасы ата-ананың йөрәген Үзенең рәхмәт һәм мәрхәмәт сыйфатлары белән бәрәкәтле итте. Шуңа күрә ата-аналарның балаларын яратуы ул гадәти күренеш.

 

Бу сыйфатны шулай ук башка мәхлукларда да, кошларда да, хайваннарда да күрергә мөмкин. Чыпчык кечкенә генә кош булса да, балалары өчен оя ясый, балаларын ашату өчен ризык эзләп табып оясына кире очып кайтып, балаларын ашата. Тавыкка карасак, ул да зәгыйфь мәхлук булуына карамастан, чебиләрен яклап канатларын җәеп мәчегә каршы тора.

Кеше исә мәхлукларның иң хөрмәтлесе, чөнки аның акылы һәм фикерләү сәләте бар. Балаларына карата булган ярату аның өчен гадәти сыйфат. Шуңа күрә бу ярату сәбәпле ата-аналар балалары өчен, аларның тормышлары матур булсын дип тырышалар. Балалар да үз чиратларында ата-аналарын хөрмәт итәргә һәм итәгатьле булырга, ихластан хезмәт итәргә тиеш булалар. Чөнки бу аларның вазыйфалары. Ата-анага хөрмәт күрсәтү бөтен китапларда да аерым урынны алып тора.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әйт: «Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһка һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде. Сезне дә, балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кебек фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз” (Әнгам сүрәсе, 151 аят).

Коръәнне тәфсир кылучылар бу аятьне болай дип аңлаттылар:

- Хәзрәти Габдулла ибне Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәләмнән алып соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр булган Аллаһның барча шәригатьләрдә дә бу аятьтә китерелгән хөкемнәр бар иде. Бер генә шәригатьтә дә бу карарларның берсе генә дә кире кагылмады”.

- Хәзрәти Габдулла ибне Мәсгуд (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Әгәр берәү Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең соңгы теләген белергә теләсә, шушы аятьне укысын”.

- Хәзрәти Габдулла ибне Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: Әнгам сүрәсендә Коръәннең анасы булган берничә катгый аятьләр бар”. Һәм ул шушы аятьне укыган.

- Хәзрәти Гыбәдә ибне Сәмит (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шушы аятьне ахырына кадәр укыды һәм әйтте: “Әгәр берәү бу өч нәрсә турында ант итсә һәм аларны тормышка ашырса, Аллаһ Тәгалә ул бәндәне һичшиксез бүләкләр. Әгәр берәү бу өч нәрсәгә карата игътибарсыз булса, Аллаһ аны бәлки бу дөньяда җәзалар. Әгәр инде җәзасын Кыямәт көненә калдырса, ул вакытта бу Аның хөкемендә булыр: теләсә җәзалар, теләсә гафу итәр”.

 

 

Резидә Замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...