Бәхетле гаилә

Бәхетле гаилә

Бәхетле гаилә

Гаилә мөселман өммәтендә төп рольне алып тора. Әгәр гаилә нык булса, өммәтебез дә нык булыр.... Әмма инде гаилә җепләре өзелсә, өммәтебез дә тукыма сыман таркалып тузып бетәр.

 

Ир белән хатын бер-берсенә терәк һәм аларның икесенең дә роле Аллаһның Китабында һәм пәйгамбәребезнең Сөннәтендә тәфсилләп аңлатылган. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:...алар сездән катгый гаһед алдылар” (Ниса сүрәсе, 21 аят). Аллаһ Тәгалә никахның вазыйфаларын “мисакан гализа” ягъни (катгый гаһед) сүзләре белән сурәтли. Ир кешенең хәләл җефетенә карата булган җаваплылыгы шушы гаһед (килешү) сүзләре аша йөкләнелә һәм ул шушы гаһедне үтәргә Аллаһ Тәгаләгә вәгъдә бирә.

Бәхетле һәм уңышлы гаилә берничә принципка нигезләнә. Бу приципларны ир белән хатын бергәләшеп чын күңелдән үтәгән очракта гына нәтиҗәсе аермачык күренә. Әгәр бу йөкләмәләр Коръән Кәримдә һәм Сөннәттә билгеләнгән рәвештә үтәлсә, ул очракта йортта бәхет һәм тынычлык, иминлек урнашыр. Әмма инде ир белән хатын бу кагыйдәләрне инкарь итсәләр, аларның өйләре зоопаркка әйләнер. Кайбер йөкләмәләр гаилә тормышы өчен бик әһәмиятле булмаса да, ир белән хатын тормышында алар мөһим роль уйныйлар.

Шәригатьтә ир белән хатынның өйләнешүе ул гыйбадәтнең бер төре. Ислам диненең күркәмлеге шунда ки, ир белән хатын өчен гадәти булган теләкләрне үтәп, алар Аллаһ Тәгаләнең әҗер савабына ирешәләр. Ислам дине ул гадәти тормыш яшәеше. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу хакта: “Исламда никахсыз яшәү юк”, дигән.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “...хатын-кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: ике, өч һәм дүрт итеп, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать бергә генә никахланыгыз...” (Ниса сүрәсе, 3 аять)

Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисендә әйтелгән: “Өйләнешү – ул минем Сөннәтем, минем сөннәтемне санга сукмаучы – ул минем өммәтемнән түгелдер”. Ислам динендә гаилә коруның никадәр мөһим булуын аңлатырлык башка гыйбарә юктыр мөгаен.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...