Дин вә милләт хезмәтчесе Таҗетдин Ялчыгол

Дин вә милләт хезмәтчесе Таҗетдин Ялчыгол

Милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, татар халкы аяусыз эзәрлекләүләргә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенең милли асылын, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килә. Милли һәм рухи байлыкны саклауда аеруча белем-мәгърифәт зур әһәмияткә ия.

 

Кыен чорларда халыкка белем һәм тәрбия бирүдә бөтен көчен куйган олуг галимнәрнең берсе Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол.

Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол 1768 елның октябрь аенда хәзерге Азнакай районына керүче Чалпы авылында туган. «Тәварихы Болгария» китабында язылганча, ул әтисе белән Әй һәм Арша елгалары арасында урнашкан Курмаш-елга авылында яшәгән. Әй дәрьясы – Көньяк уралдан башланып, хәзерге Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан җирләре аша Караиделгә коючы елга. Арша – аның бер кушылдыгы.

Таҗетдин бик иртә әнисез кала. Әтисе Ялчыгол бик укымышлы дин әһеле була. 1775-1776 елларда Ялчыгол мулла улы белән бергә Сәгыйд бистәсе, ягъни Оренбург Каргаласы аркылы Әстерхан төбәгенә юнәлә. Максаты – хаҗга бару.

Таҗетдин һәм аның әтисе, Әстерхан төбәгендә бер еллап булгач, Дагыстанга китәләр. Биредә алар Җаксай (Яксай) шәһәрендә яшәгән. Чөнки бу шәһәрдә элек-электән ногай, комык, татар аралашып гомер кичерә.

Әстерхан, Дагыстан якларында Ялчыгол мулла балалар укыта, руханилык кыла, хаҗ сәфәренә әзерләнә.

Таҗетдин әүвәл әтисендә белем ала, аннан Кавказ якларында мәдрәсәдә укый. Дагыстанда дүрт еллап яшәгәч, Ялчыгол мулла улы белән Төркиягә юнәлә. Биредә алар Кече Азиядәге мөһим сәүдә һәм мәгърифәт үзәкләренең берсе булган Диарбакыр шәһәрендә туктыйлар.

Ялчыгол мулла улын Төркия каласы Диярбакырда, бер танышында калдыра һәм Гарәбстанга, хаҗ кылырга китергә ниятли. Таҗетдин мәдрәсәдә төрле фәннәрдән белем ала, мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен үзләштерә.

Остазы вафат булгач, Таҗетдин Ялчыгол, әтисенең кайтуын ишетеп, Госманлы мәмләкәтенең мәркәзенә – Истанбулга юнәлә. Ул әтисен Истанбул мәчетендә, хаҗдан кайткан хаҗилар арасында күреп ала. Әмма әтисе үз улын танымыйча, яныннан узып китә. Намаз кылу тәмамланганнан соң Таҗетдин әтисе белән исәнләшә. Таҗетдин бик үскән, тәмам үзгәргән була... Алар әтисенең дусты Әхмәд хаҗи йортында тукталалар.

Алга таба Таҗетдин Ялчыгол ике ел әтисе белән Истанбулда яши. Истанбулдан аларның юлы Әстерхан шәһәренә юнәлә. Әстерхан төбәгендә бер ел торгач, Мәскәүгә китәләр. Биредә ата белән угыл алты ай яшиләр. Аннан Ялчыголларның өч атна Мәкәрҗәдә, ике ай Казанда торулары мәгълүм.

Казаннан чыкканда Ялчыгол мулла авырый башлый һәм улына каберем янында яшә, гыйлем тарат, дәрес бир, каберемне елга ике мәртәбә зиярәт ит, дип васыять әйтә. Ялчыгол мулла хәзерге Татарстан Республикасының Мамадыш районы Урта Сон авылында вафат була.

Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗетдин хәзрәт Урта Сон авылында өч ел дәрес бирә. 1792-1799 елларда Минзәлә өязенең Җирекле авылында (хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы Каенлы авылында) гомер кичерә. 1799 елдан алып 1824 елга кадәр хәзерге Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яши. Аннары әдип хәзерге Зәй районының Мәлем авылына күчеп килә һәм 14 ел гомерен шунда уздыра. Җәмәгате белән бергәләп 4 ир бала һәм 3 кыз үстерә. Олы улы – Бәһаведдин Чаллы белән Сарман арасында урнашкан Күперле авылында мулла булып хезмәт итә, икенче улы – Җәләледдин Мәлем авылы мулласы була. Калган ике улы Шәрәфеддин һәм Госамеддин шулай ук Мәлемдә гомер кичергән.

Олы кызы – Биби-Нәфисә, уртанчысы – Газизә, аннан кечесе – Биби-Җәмилә исемле була.

Таҗетдин Ялчыголныңя дини фәннәр, тарих, әдәбият, медицина буенча дистәдән артык китап язуы билгеле. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе «Рисаләи Газизә» китабы. Бу китапның тарихы шундый: Таҗетдин хәзрәтнең кызы Газизә әтисеннән Суфи Аллаһыярның иман, гыйбадәт, әдәп кагыйдәләрен аңлаткан «Собәтел-гаҗизин» әсәренә аңлатмалар язуын берничә кат үтенә. Китап язылып беткәч, кызы аны ошатып, кат-кат укый. Бу китапка Рисаләи Газизә исеме бирелә, ягъни Газизәгә язылган китап. Аны мәдрәсәләрдә шәкертләр өйрәнә, халык күчереп язып, бер-берсенә тарата. Г.Тукай да үз истәлекләрендә кечкенә чакта шушы хезмәтне укуын искәрткән.

Таҗетдин Ялчыгол мәгълүм табиб, дарулар ясаучы да була, балта остасы булуы билгеле. Аны авылдан авылга, хәтта ераграк төбәкләргә, Ык буйларына да чакырып торалар. Ул күп кешеләрне дәвалый.

Таҗетдин хәзрәт – эш-хәрәкәт, гамәл кешесе. Чыганакларда аның җәяү йөрергә яратуы искәртелә. Үлемен дә ул адәм балаларына игелек кылганда каршылый. Бер танышының чакыруы буенча ул, сырхауларны дәвалау өчен Мәлемнән 50 чакрым ераклыктагы Имәнлебаш авылына килә. Шунда кинәт кенә башы авыртып вафат була. Бу – 1838 елның 26 июне. Дин әһеленә 71 яшь була. Аны, васыяте буенча, үлгән авылда күмәләр.

 

Нияз Сабиров

Апанай мәчете имам-хатыйбы

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...