Каюм Насыйри – татар халкының күренекле шәхесе
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров – Каюм Насыйри – 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның укымышлы кешеләре була.
К.Насыйри балалык вакытларын әнә шундый укымышлы кешеләре булган гаиләдә, туган авылы Шырданда уздыра. Башлангыч белемне атасыннан ала. 1841 елда аны Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр шул мәдрәсәдә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, яшерен рәвештә русча укый, шәкертләрнең күпчелегеннән аермалы буларак, җәмгыятькә файдалы, белемле кеше булып җитлегә.
1855 елда К.Насыйрины, христиан руханилары әзерли торган Духовное училищега, татар теле укытучысы итеп чакыралар. Аның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башланып китә. Соңрак ул шул ук училищеның дәвамы булган Духовная семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшли. Анда укытучылар белән нык аралаша, рус телен өйрәнә. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
1829 елдан башлап К.Насыйри, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, барлык гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни, әдәби хезмәтләре шул вакытларда туа. Әдип барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга, акчасын аларны бастыруга сарыф итә.
Укучы яшьләр, рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар, К.Насыйри хезмәтләрен үз вакытында ук таныйлар. 1885 елда К.Насыйри Казан Университеты каршындагы “Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” әгъзасы итеп сайлана.
Каюм Насыйриның беренче әсәрләреннән “Мәҗмәгыл-әхбар” (“Хәбәрләр җыентыгы”) 1859 елда языла. Басылып чыккан беренче әсәре – “Кыскача нәхү китабы”. Бу китап, русча өйрәнүче татарларны күздә тотып, рус телендә языла, “Краткая татарская грамматика” исемендә 1860 елда басыла.
К.Насыйри 1871 елда ярым журнал характерында, “Казан календаре” исемендә, еллык өстәл календаре чыгара башлый. Газета вазифасын өлешчә әнә шул календарьлар үти. Аның егерме дүрт ел дәвамында чыгып килгән календарьларында, ел саен кабатлана торган гадәти материалларында фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри татарлардан беренче журналист-энциклопедист та булган.
1879 елда К.Насыйри аеруча зур күләмле “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтен яза башлый. Аның кыскартылган вариантын, “Кырык бакча” исеме белән, 1880 елда бастыра.
Бу әсәрдә өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында сөйләнелә, гыйбрәтле мисаллар китерелә. Аларның бер өлеше заманның социаль җитешсезлекләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. “Кырык бакча” китабында мәңгелек афоризмнар, хикмәтле сүзләр, фикерләр байтак. Мәсәлән:
“Кеше үзен-үзе таныса, камил, акыллы икәне шуннан беленер”.
“Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт”.
К.Насыйриның халыкка аңлаешлы әсәрләрен яратканнар, кулдан кулга йөртеп укыганнар. Мәдрәсәләрдә рөхсәт ителмәсә дә, шәкертләргә дә әлеге китаплар таныш булган.
Каюм Насыйриның балалар китабына таләпләре, аның үрнәкләре татар балалар әдәбиятын үстерүгә нигез булып тора.
Вакытлар, еллар үткән саен, К. Насыйриның тарихи урыны, хезмәте тагын да ачыла бара.
Минем күзаллавымча, Каюм Насыйриның тормыш юлының тарихи булуы белән беррәттән, яшь буынны тәрбияләүдә дә үтә гыйбрәтле һәм әһәмиятле булып гәүдәләнә. Аның һәр кылган гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч аваздаш. Россиядә капитализм үсеше дөньяви белемгә, шул исәптән техник белемгә дә ия булган белгечләр, төрле яктан камил зыялылар үстерүне көн кадагына куйган бер чорда, татар халкы үз арасыннан мәгърифәтче галим Каюм Насыйрины тарих мәйданына чыгара ала. Ә Насыйри исә, татар халкын тагын бер ташкын астында калдырмауны максат итеп куя.
Каюм Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте белән башланып китә. Ул барлык гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый, барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә. Халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы улы, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдип була.
К.Насыйри күпкырлы эшчәнлек алып бара һәм иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби-мәдәни мирас калдыра.
К.Насыйриның иҗаты, эшчәнлеге халыкчанлык белән сугарылган. Бу аның халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүендә, халык мәнфәгатьләрен яклавында һәм китапларында халык иҗатына киң урын бирүендә күренә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, К.Насыйриның гаять күп кырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми-мәгърифәтчелек һәм әдәби-тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый.