Көньяк Мисыр сандугачы – Габделбасыйт Кари

Көньяк Мисыр сандугачы – Габделбасыйт Кари

Көньяк Мисыр сандугачы – Габделбасыйт Кари

Коръән укучыларның остазы, Коръән сандугачы гаҗәеп тавыш иясе Габделбасыйт Мөхәммәд Габдесамад 1927 нче елда Мурагаза авылында Армант җирлегендә Көньяк Мисырның Кина районында туа. Аның бабасы Габдесамад, әтисе – Мөхәммәд һәм үзе Габделбасыйт мәшһүр Коръән хафизлар (ягъни Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр) һәм тәҗвид (ягъни Коръән уку кагыйдәләре) белгечләре буларак һәркемгә мәгълүм. Кардәшләре Мәхмүд һәм Габделхәмид тә шулай ук мәшһүр хафизлардан булганнар.

 

Балачак истәлекләрен искә алып Габделбасыйт сөйләгәннәрдән: “10 яшемдә мин Коръәнне тулысынча яттан өйрәндем. Әтием транспорт эшләре министрлыгында эшләде, бабам галим иде. Мин алардан Коръән укырга өйрәнергә теләгән идем, ләкин бабам белән әтием миңа остаз Мөхәммәд Сәлим янына Тантага барырга киңәш иттеләр. Армант белән Танта арасы ерак булуга карамастан без юлга җыенып ятканда, остаз Сәлим үзе Армантка килгәнен белдек. Мин аның янына килеп Коръәнне тулысынча яттан укып чыктым. Аннары бер хатасыз “Шатибия” кыйраәте буенча укыдым”.

Мөхәммәд Сәлим остазда укыган вакытта, 12 яшендә Габделбасыйт Кинаның төрле районнарында Коръәнне укый. Ул кая гына барса да, телдән-телгә күчеп аның аеруча матур мәкам белән Коръән укуы киң тарала.

1950 елда Габделбасыт Мәдинәгә килә. Аның бу сәфәргә омтылышының төп максаты да Габделгазиз Заһир, Габделфәттах Шаши һәм Мостафа Исмәгыйл кебек мәшһүр карыйларның тавышларын тыңлау теләге зур була.

Дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән бик күп хаҗилар төн уртасыннан соң Хәзрәти Зәйнәб мәчетендә җыела башладылар. Бервакыт Габделбасытны Коръәннән 10 аять укуын үтенделәр. Габделбасыйт “Әхзәб” сүрәсенең аятләрен бер сәгатькә якын укыды. Мәчеттә кабер тынлыгы урнашты, чөнки бөтенесенең дә игътибары яшь карыйга юнәлгән иде. Алар гаҗәпкә калганнар һәм Габделбасыйтның үзенчәлекле тавышын ишетеп таң калганнар иде.

1951 елда Шәех Дәббә Габделбасытка тавышын яздырырга тәкъдим итә. Ул бу тәкъдимне кабул итә һәм гаиләсе белән Каһирәдә нигезләнә. Шулай итеп аның тавышы радио аша тапшырыла, аның исеме тирә-юньгә тарала.

1952 елда Рамазан аенда Габделбасытка төрле дәүләтләрдән чакырулар килә башлый. Алар аны үзләренә чакыралар, бергә Коръәнне хәтем кылырга тәкъдим итәләр. Чакырулар арасында хәтта “һичьюгы бер генә тапкыр булса да безнең илне зиярат ит” дигән тәкъдимнәр дә була. Чөнки Габделбасыт аяк баскан җир Коръәннең бәрәкәте сәбәпле Аллаһ нуры белән тулыланган.

Пакыстан республикасы башлыгы Габделбасытны Матарга чакыра һәм аны аерым бер хөрмәт белән каршы ала.

Габделбасыт Индонезиянең иң зур мәчетендә Коръән укый.

1952 елда Габделбасыт әтисе белән хаҗ сәфәренә чыга. Анда гарәпләр аңардан Коръән укуын үтенәләр. Бу тәкъдим белән хөрмәт кылынган Габделбасыт Гарәпстанның берничә мәчетендә Коръән укыган: Мәккәдә әл-Хәрамда, шулай ук Мәдинәдә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мәчетендә.

Һиндстаннан килгән бер ир Габделбасытны тирән ихтирам белән Һиндстанга чакыра, аны зур мәчеткә китерә. Габделбасыт кешеләрнең күзләренә карагач, ул аларның күзләрендә күз яшьләре күрә. Габделбасыт укыган саен күз яшьләре дә арта гына бара. Ул үзе дә бу халәт белән хисләнеп күз яшьләренә ирек бирә.

Габделбасытны мөселман илләре генә түгел, шулай ук шәрык һәм көнбатыш илләре дә хөрмәт итә. Парижда, Лондонда, Куддуста башка дин әһелләре аның Коръән укыганын тыңлагач ислам дине кабул итәргә теләкләрен белдерәләр. Ул Сирия, Ливан һәм Сенегал илләренең орденнары белән хөрмәтләнә.

Габделбасыт күп еллар буена шикәр авыруы һәм бавыр авыруы белән көрәшә. Ахыр чиктә Мисыр шәһәре Газәдәге “Доктор Бадрон” исемендәге шифаханәгә эләгә. Ләкин табиплар аның хәле көннән-көн авырлашканын күреп, Лондонга дәваларга җибәрәләр. Лондонда ул бер атна дәва ала, ләкин үлеменең якынлашуын сизгән сыман, улына кире Мисырга кайтаруын сорый.

Габделбасыт 1988 елда көзен вафат була. Аллаһның рәхмәтендә булсын!

 

Галимә Искәндәрова

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...