Габдулла Тукай тормышыннан кызыклы фактлар

Габдулла Тукай тормышыннан кызыклы фактлар
  • Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар.
  • Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.
  • Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, һ.б. имзалар бар.
  • Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
  • Замандашлары сөйләве буенча Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пиджак алгач, аның 2 размерга зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча, шактый озак кына киеп йөргән.
  • Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
  • Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
  • Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913).
  •  

     

    Булат Ибраһим

    2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


    Изге Рамазан

    Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


    Кадер кичәсе – изге кичә

    Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


    Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

    Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


    Гасырлар аша күпер

    Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


    AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

    Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...